Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
| Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
| E-Mail: | Shitcy.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 51 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
"Тормышны саклыйк" акциясе. 20 - апрель Донорлар көне. 20.04.2017

Түбән Шытсу төп мәктәбендә Донорлар көне булып үтте. Бу көн, беренче чиратта, донорларның үзләренә - бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең сәламәтлекләре һәм гомерләре өчен үзләренең каннарын риясыз бирүче кешеләргә багышланган. Бу көн шулай ук донорлар канын алучы һәм аны тикшерүче медицина хезмәткәрләренә багышланган. Бәйрәмне үткәрергә сәбәп булып тарихта иң мөһим вакыйга - 182 ел элек 1832 елның 20 апрелендә яшь петербург акушеры Андрей Вольфның каны киткән бала табучы хатынга кан җибәрүне беренче тапкыр уңышлы үткәрүе торган. Хатын-кызның гомере табибның дөрес эшләве һәм пациентканың иренең донорлар каны ярдәмендә коткарылган. Илебездә беренче уңышлы кан җибәрү истәлегенә 20 апрель Милли кан донорлары көне итеп игълан ителгән.
Әлеге бәйрәм көне җәмгыятьне кан хезмәтенә һәм Россиядә бушлай кан тапшыру проблемаларына игътибарны юнәлтүгә йөз тота, шулай ук донорларның бәһасез каннарын бүләк итүләре өчен рәхмәт белдерүгә сәбәп булып тора.
Бүген мәктәбебездә донорлар турында әңгәмәләр уздырдык. Башлангыч сыйныф укучылары белән рәсемнәр ясадык. -
"Информация үзәгендә" акциясе 19.04.2017

Бүген мәктәбебездә "Дәүләт хезмәте күрсәтү порталы - безнең ярдәмчебез" темасына әңгәмә үткәрелде һәм буклетлар яасп өләшенде.
-
"Тарихи Ватаныбызны саклыйк" акциясе 18.04.2017

Түбән Шытсу төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары "Туган якны өйрәнү" музеенда экскурсиядә булдылар. Алар анда тарихи ядкәрләр белән таныштылар.
-
География атналыгы. 17.04.2017

Бүген мәктәбебездә география атналыгы башланып китте. 5-7 нче сыйныф укучылары "Географик сукмак буйлап сәяхәт иттеләр". Тәнәфестә географик ребуслар чиштеләр һәм сорауларга җавап бирделәр.
-
"Сәләткә нур булган йолдызлар" әдәби конкурсы. 15.04.2017

«Сәләткә нур булган йолдызлар” әдәби конкурсы «Сәләт» оешмасы, Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан, «Ялкын», «Идел», «Салават күпере» журналлары белән берлектә оештырыла. Быел конкурска 262 гариза кабул ителгән. Шулар арасыннан 30 эш финалга үткән. Җиңүчеләр арасында Түбән Шытсу төп мәктәбеннән 7 сыйныф укучысы Габдрәкыйпова Камилә дә “Сәләт” йортында булып кайтты.Ул “Балалар әдәбияты” номинациясендә “Табигать һәм кеше “ исемендәге җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Аңа киләчәктә уңышлар телибез!
-
Класс сәгатьләре. 15.04.2017

Бүген мәктәбебездә "Тормыш иминлеге нигезләре: хезмәтне саклау", "Җир көне", Җиде буыныңны беләсеңме" дигән темаларга класс сәгатьләре үтте.
-
Өмә. 15.04.2017

Кичә, 14.04.2017, мәктәбебездә дәресләрдән соң, территорияне кардан чистарту буенча өмә оештырылды.
-
Беренче Халыкара музыка уен кораллары фестивале “Этнофония” 15.04.2017

15 апрель көнне Түбән Шытсу төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Нургалиев Н. белән 6 нчы сыйныф укучысы Шарифуллин Р., җитәкчеләре Шарифуллин Илшат Габдрәфыйк улы белән берлектә,Казанда үткәрелгән "Этнофония" Беренче Халыкара музыка уен кораллары фестивалендә катнашып, III дәрәҗәдәге лауреат исеме алдылар. Укучыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез!
-
Макулатура җыю акциясе. 14.04.2017

13-17 апрельгә кадәр мәктәбебез күләмендә макулатура җыю акциясе бара.Бүгенге көндә укучылар тарафыннан 185,5 килограмм макулатура җыйналды.
-
2017 ел - экология елы 13.04.2017

Табигать – безнең туган йортыбыз. Аны яратырга һәм сакларга кирәк. Табигатьтә бөтен нәрсә үзара бәйләнгән. Әгәр дә без урманнарны һәм табигатьне пычратсак, андагы кош-кортлар барсы да үлеп яки качып бетәрләр. Аларсыз табигатьне күз алдыгызга китерегез әле: бөтен агачлар корыган, чәчәкләр сулган, кошлар сайрамый. Ошармы инде бу безгә, әлбәттә, юк. Кешенең саксызлыгы аркасында республикабызның "Кызыл китабы” калыная бара. Димәк, күпме үсемлек, кош-корт, хайван, бөҗәкләр юкка чыга бара дигән сүз. Мондый хәлгә калмас өчен, безгә табигатьне сакларга кирәк.
2017 ел Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан 4 һәм 5 сыйныф укучылары “Экология елы” дигән темага проект эше тәкъдим иттеләр. Укучылар үзләренең проект эше белән, туган табигатебезне, булдыра алганча, сакларга, һәм безнең барыбызның да тырышуларыннан кешелекнең хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә табигатькә карата начарлыклары кимүен дәлилләргә тырыштылар.











