Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
| Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
| E-Mail: | Shitcy.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 51 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Волейбол ярышы. 25.04.2017

Бүген Түбән Шытсу төп мәктәбенең кызлар командасы волейбол ярышында катнашып III урынга лаек булдылар һәм диплом белән бүләкләнделәр.Кызларга алга таба да уңышлар һәм җиңүләр теләп калабыз!
-
"Гаилә белән китап укыйбыз" акциясе 24.04.2017

23 нче апрель көнне Югары Шытсу китапханәсендә "Гаилә белән китап укыйбыз" акциясе үтте. Загидуллина Вәсимә апа гаиләләргә "Китап белемгә юл" темасына әңгәмә оештырылды. Соңыннан уеннар булды. Бәйрәмдә Түбән Шытсу җирлеге рәисе Мавлетов Булат Миндрахман улы да катнашты.
-
«Язгы игелек атналыгы» акциясе 24.04.2017

«Язгы игелек атналыгы» акциясе кысаларында Түбән Шытсу төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары 475 кг маклатура җыеп тапшырдылар. Маклатура җыеп кергән акчага уку кирәк-яраклары алып, Икшермә “Тургай” балалар йортына бүләк иттек.
-
"Илһам" бәйгесе. 24.04.2017

21 апрель көнне Түбән Шытсу төп мәктәбеннән Габдрәкыйпова Камилә (7 сыйныф) һәм Гыйниятова Зәлия (8 сыйныф) республикакүләм “Илһам” яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау этабында катнашты. Алар диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.Алга таба да укучыларыбызга иҗатларында яңа үрләр насыйп булсын!
-
"Халкым мирасы" конкурсы 24.04.2017

22 нче апрель көнне Түбән Шытсу төп мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Шарифуллин Рәзил I Регионара "Халкым мирасы" татар балалар фольклоры фестиваль-конкурсында катнашып, ”Халык уен кораллары” номинациясендә I дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды. Рәзилгә алга таба да иҗади уңышлар телибез!
-
21 нче апрель - Җирле узидарә көне. 22.04.2017

21 нче апрель - Җирле узидарә көне буларак билгеләп үтелә. 22 нче апрель көнне Түбән Шытсу төп мәктәбенең 5-9 сыйныф укучылары Шытсу авыл җирлеге башлыгы Мавлетов Булат Миндрахман улы белән очраштылар. Булат Миндрахман улы укучыларга үзенең эше, нинди законнар белергә кирәклеген сөйләп үтте. Укучылар "Авыл җирлеге башлыгы булсам, нишләр идем?", дигән сорауга җавап бирделәр. Җирле үзидарә органнарына территорияләрнең социаль-икътисади халәте, халыкның тормыш шартларын яхшырту, аны тагын да уңайлы итү буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Муниципаль хезмәт барлык өлкәләрдә тирән белем, җаваплылык хисе, үз-үзеңне һәрчак контрольдә тотуны, тәртипле булуны таләп итә. Үз халкыңа хезмәт итүдән дә дәрәҗәлерәк һөнәр юк. Сезгә туган төбәгебез, халкым мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәр һәм эшләр өчен нык сәламәтлек, барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телибез.
-
"Экологик уикенд" акциясе 22.04.2017

Бүген мәктәбебездә "Чисталык көне"оештырылды. Түбән Шытсу төп мәктәбенең укучылары мәктәп территориясен чупләрдән чистарттылар.
-
"Экологик уикенд" 22.04.2017

22 апрель - Җир көне буларак билгеләп үтелә.Җир планетасының экологик торышы турында, табигатьнең гүзәллеген, байлагын күрә белергә өйрәтү; җирнең барлык тереклек ияләре өчен уртак йорт булдыруга басым ясау, сакчыл караш, кешелеклелек, киң күңеллелек сыйфатлары тәрбияләү йөзеннән үткәрелә.Әлеге дата кысаларында #ДОБРЫЙТАТАРТСАН#МЭРХЭМЭТЛЕТАТАРСТАН акцияләре уза. Шул уңайдан мәктәбебездә "Зәңгәр күзле җирем" дигән кичә үткәрелде. Җир - ул гомум байлыгыбыз, без аны сакларга, кадерен белергә тиешбез.
-
2017 ел - экология елы 22.04.2017

Табигатьне саклау -һәр кешенең изге бурычы ул. Безнең планетабыз бик нык пычранган, без зур бер чүплектә яшәгән кебек, ләкин халык әле моны аңлап бетерә алмый. Сулаган һавабызның, эчкән суыбызның, атлаган җиребезнең чисталыгы, сафлыгы - барысы да үзебезгә бәйле. Шуңа күрә тирә-як мохитебезгә карата битараф булмый, аны күркәм килеш киләчәк буыннарга да җиткерә алсак иде. Мәктәбебездә экология елына карата 5-9 сыйныф укучылары белән экологик дәрес һәм экологик диктантлар үткәрелде.
-
"Спортлы Татарстан" акциясе. 21.04.2017

Бүген мәктәбебездә 8 сыйныф укучылары арасында баскетбол, ә кечкенә укучыларыбыз, 1 сыйныфлар, арсында шахмат ярышы булды. Баскетбол ярышында дуслык җиңде, шахмат ярышында иң оста уйнаучылар булып, Файзрахманов Рамиль, Хабибуллина Зәлинә, Хидиятуллина Филсинәләр булдылар.Укучыларга уңышлар теләп калабыз!











