Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
| E-Mail: | Leshoz.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
| Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 43 |
| У нас учат: | 3 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
"Иң яхшы - минем әти" 19.02.2013

Буи атна "Ватанны саклаучылар" көненә багышлана. Балалар бу зур бәйрәмгә әзерләнеп әтиләренә бүләкләр ясыйлар, шигырьләр, җырлар өйрәнәләр. Балалар белән бергәләшеп "Иң яхшысы - минем әти" темасына стенд эшләнде.
-
иртәнге күнегүләр 18.02.2013

Һәр көн саен иртәнге
Күнегүләр ясыйлар,
Сәламәт яшәү рәвешен
Бездә шулай башлыйлар.
-
Муса абый - балаларның якын дусты 15.02.2013

Күңеллеләр hәм тапкырлар
Телиләр ярышырга!
hәр ике як бер-береннән
Теләми калышырга.
КВН! КВН!
Бик күңелле бу уен!
-
Саф һавада уеннар 15.02.2013

Биек булып, ап-ак булып,
Урамга ак кар яуган.
Көне буе шау-гөр килеп
Шуабыз шул ак таудан.
-
Муса Җәлил иҗатына багышланган күргәзмә 14.02.2013

М.Җәлил атналыгы дәвам итә. Бүген зурлар төркемендә әвәләү шөгыле. Балалар М.Җәлил әсәрләрен өйрәнгәннән соң төркемнәргә бүленеп пластилиннан кызыклы картиналар әвәләделәр. "Күке", "Чишмә", "Карак песи" h.б. эшләре бик матур килеп чыкты. Шөгыльдә балаларның иҗади фантазияләрен үстерү, вак моториканы ныгыту максатлары белән рәттән коллективта бердәм эшли белүләрен үстерү hәм эстетик тәрбия бирү дә торды. Балалар эшләреннән күргәзмә әти-әниләргә дә ошады.
-
Кечкенәләр төркемендә физкультура шөгыле 12.02.2013

Тәрбияче апа әйтә:
"Тәмле була ашарга!
Барыгыз да , әйдәгез,
Физзарядка ясарга!"
-
Муса абый иҗатында кунакта. 12.02.2013

Муса Җәлил, Муса Җәлил
Халкыбызның каhарманы.
Үлемсез аның исеме,
Мәңгелек аның даны!
-
Лыжня России - 2013 09.02.2013

Бүген бездә Чаңгы бәйрәме!
-
"Лыжня России -2013", "Лыжня Татарстана - 2013" 09.02.2013

Бүген Лесхоз бистәсендә массакүләм чаңгы ярышлары узды. Көн матур кояшлы, күңелләрдә шатлыклы хисләр... Чаңгычыларны төркемнәргә бүлеп стартка тезеп бастырдылар. Беренчеләр булып ир-атлар ярышты. 2 км дистанцияне егетләр күз ачып йомганчы әйләнеп килделәр. Хатын-кызлар да сынатмадылар, бар көчләрен туплап финишка бер-бер артлы килеп җиттеләр. Ярышта җиңүчеләр истәлекле сувенирлар белән бүләкләнде.
-
"Җир шары буйлап сәяхәт" 08.02.2013

Җир шарына чисталык кирәк!











