МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | с.Кильдебяк, ул.Школьная 22 |
| Телефон: | +7(843)-624-55-25 |
| E-Mail: | Kildebek.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кильдебякская СОШ" |
| Руководитель: | Мавлитов Нияз Миннахматович |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 126 учеников, из них иностранных граждан 6 |
| У нас учат: | 22 |
МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 ( 209 ) 210 >>
-
3 чирек башланды 16.01.2012

Каникуллар артта калды. Иң озын уку чиреге башланды. Алда күп җаваплы эшләр көтә. Барыгызга да нык сәламәтлек, тырышлык, сабырлык һәм уңышлар телибез!
-
Фән олимпиадаларының республика этаплары 15.01.2012

Фән олимпиадаларының республика этаплары башланды. 11 сыйныф укучысы Губайдуллин Ранил француз теле һәм МХК фәннәреннән катнашып кайтты.
-
Каникулда чаралар 10.01.2012

Каникуллар дәвам итә. Бик күңелле чаралар уза. Түгәрәкләр эшли
-
Баскетбол 08.01.2012

Бүген безнең мәктәп базасында баскетбол буенча республика күләмендә зона ярышлары уза. 6 районның спортчылары катнаша. Уңышлар телибез!
-
Күңелле каникуллар 06.01.2012

Каникуллар чорында безнең укучылар өчен күп чаралар планлаштырылды. Классларда ярышлар, тау шуулар, Казанга сәяхәт, боз сараена ( 3 тапкыр) һәм бассейнга бару, түгәрәкләр шөгыльләре, имтиханнарга һәм олимпиадаларга әзерлек.
-
Укучылар үзидарәсе 06.01.2012

Мәктәп балалар Думасында иң актив укучылар. Алар чаралар планлаштырганда,үткәргәндә иң яхшы ярдәмчеләр.
-
Бүген бездә бәйрәм 03.01.2012

Бүген көтеп алган Яңа ел кичәсе. Җырлыйбыз, биибез, күңел ачабыз. Иң осталарны Кыш бабай бүләкләре көтә.
-
Яңа ел якынлашканда... 30.12.2011

Яңа елдан барыбыз да нидер көтәбез, яхшыга өметләнәбез. Кадерле укучылар, хөрмәтле әти-әниләр һәм укытучылар! Чын күңелдән барыгызны да яңа ел белән тәбрик итәбез, сау-сәламәт булыгыз,барлык теләкләрегезнең үтәлүен, хыялларыгызның чынга ашуын телибез!
Безнең укучыларыбыз бәйрәмне зур әзерлек белән көтәләр. Рәсемнәр, сувенирлар ясадылар, газета чыгардылар, концерт номерлары әзерләделәр, шигырьләр иҗат иттеләр, костюмнар әзерләделәр. Бәйрәм 3.01.12 көнне башлангыч һәм урта класслар өчен сәг.9.00 дә, өлкән класс укучылары өчен 18.00 дә башлана. Барыгызны да бәйрәмдә көтеп калабыз! Китапханәдә укучылар эшеннән күргәзмә эшли башлады.
-
Ата-аналар җыелышы 29.12.2011

Бүген 2 чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта районның балигъ булмаган балалар белән эш бүлеге инспекторы Зәкиев И.Т. катнашты. Ул райондагы балалар арасында җинаятьчелеккә каршы эш белән, статистик белешмәләр белән таныштырды, суицид проблемасын күтәрде, 71 Законны искә төшереп китте, ата-аналарның сорауларына җавап бирде. Мәктәп директоры чыгышында яртыеллык нәтиҗәләр турында, булачак бәйрәмнәр, каникуллар турында сөйләде, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү зарурлыгын һәм ата-аналар белән бергә килешеп эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлеген искәртеп китте. Күпчелек әти-әниләрнең җыелышта катнашуы куандыра. Җыелышның икенче өлеше классларда узды.
-
Спектакль әзерли башладык 26.12.2011

Январь ахырында безнең укучылар көче белән спектакль әзерләнеп район сәхнәсендә куелачак. Без Ф. Яруллинның "Ак яфрак" әкиятен сайладык. Бүген Билалова Ч.К. һәм укытучыларыбыз белән берлектә әзерлек эшләре башладык. Әкиятнең эчтәлеген искә төшердек, рольләрне бүлештек.













