МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | с.Кильдебяк, ул.Школьная 22 |
| Телефон: | +7(843)-624-55-25 |
| E-Mail: | Kildebek.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кильдебякская СОШ" |
| Руководитель: | Мавлитов Нияз Миннахматович |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 126 учеников, из них иностранных граждан 6 |
| У нас учат: | 22 |
МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 ( 199 ) 200 >>
-
Пионерия бәйрәме 15.05.2012

Бүген Корбангали Тимергалиев исемендәге дружина варислары Пионериянең 90-еллыгы уңаеннан узачак район слетында катнаша. "Сәйлән" бию төркеме кызлары "Катюша" биюе белән чыгыш ясыйлар. Ветеран укытучы, озак еллар өлкән вожатый булып эшләгән Шакирова Наилә Харисовна- безнең хөрмәтле кунагыбыз.
-
Табигатьнең гүзәл мизгелләре. 14.05.2012

-
Иҗат бәйрәме 11.05.2012

11 май көнне авыл мәдәният йорты гөрләп торды. Анда безнең укучыларыбызның дәртле биюләреннән, моңлы җырларыннан, хисле шигырьләреннән торган иҗат-отчет кичәсе узды. Ел буе түгәрәкләрдә өйрәнгән, төрле конкурслар өчен әзерләгән чыгышларын күрсәттеләр укучыларыбыз. Концертны Каюмова Гөлсем һәм Губайдуллин Ранилләр алып барды. Түгәгәрәк җитәкчеләре Диләрә Илгизовнага, Гүзәл Ринадовнага, барлык оештыручыларга һәм катнашучыларга зур рәхмәт белдерәбез. Молодцы!
-
Бөек Җиңү бәйрәме 08.05.2012

Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр! Сезне Бөек Җиңү бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Беркем дә онытылырга тиеш түгел. Сугыш кырында ятып калган, сугыштан соңгы елларда вафат булган бабайларыбыз һәм әбиләребез истәлегенә тап төшермичә, матур итеп укыргы, хезмәт итәргә тиешбез.
-
Сафта йөрү смотры 07.05.2012

Һәр елны Бөек Җиңү көне алдыннан мәктәптә җыр белән сафта йөрү смотры уза. Быел да әлеге традицияне бозмадык. Дәресләрдән соң һәр класс җыр белән сафта йөрү буенча үзенең осталыгын күрсәтте. Бер класс та сынатмады. Хәрби-патриотик темага җыр астында матур итеп атлады. Барыгызга да рәхмәт белдерәбез!
-
"Илһам чишмәсе" бәйгесе нәтиҗәләре 05.05.2012

Безнең мәктәптә шигъги җанлы укучылар һәм укытучылар бик күп. Алар төрле конкурсларда катнашалар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Бүген Вәлиева Ф.Ш., Латипова Р.А. (татар теле укытучылары), Ибраев Рәнис, Вәлиева Сөмбел, Имамутдинов Илшатлар Казанда бүләкләү тантанасында катнашып кайттылар. Алар "Илһам чишмәсе" дип аталган, республика күләмендә узган конкурска үзләренең шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Аларның шигырьләре җыеныкка керде, ә 2 укучыбыз (Ибраев Рәнис һәм Имамутдинов Илшат) 3 дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Котлыйбыз, уңышлар телибез һәм рәхмәт белдерәбез!
-
Җиңү бәйрәменә әзерлек 03.05.2012

Мәктәптә Бөек Җиңү бәйрәмен каршылауга әзерлек эшләре бара. Һәр класс җыр белән сафта йөрү смотрына әзерләнә, Митингта булачак әдәби-музыкаль чыгышка да укучылар бик теләп әзерләнәләр. Обелискка кую өчен венок та ясалачак.
-
Котлыйбыз! 30.04.2012

25-27 апрель көннәрендә района балалар иҗат үзәгендә "Иҗат- бәхет чишмәсе" дип аталган конкурс узды. Безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары вокал, бию, кул эшләре, дәрес эшкәртмәләре номинацияләрендә катнашты. Конкурска бик күп катнашучылар килгән иде. Касимова Ләйлә "вокал" номинациясендә Гран прига лаек булды һәм ул гала -концертта катнашачак.(җитәкчесе- Хакимова Г.Р.) Биюче кызларыбыз румын халык биюен башкарып лауреатлар булдылар. (җитәкчеләре- Ибрагимова Д.И.) Кул эшләре номинацияендә Вәлиева Сөмбел 1 урынга чыкты (җитәкчесе- Латипова А.М.) Котлыйбыз һәм рәхмәт белдерәбез!
-
День открытых дверей 25.04.2012

Сегодня в 1 классе прошел "День открытых дверей" для родителей будущих первоклассников. Рушания Бакиевна показала открытый урок по математике "Задачи с двумя действиями"
-
Моя малая Родина 25.04.2012

В рамках акции "Весенняя неделя добра" сегодня прошли мероприятия под девизом "Моя малая Родина". Учащиеся сажали деревья вокруг здания школы.













