МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | с.Кильдебяк, ул.Школьная 22 |
| Телефон: | +7(843)-624-55-25 |
| E-Mail: | Kildebek.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кильдебякская СОШ" |
| Руководитель: | Мавлитов Нияз Миннахматович |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 126 учеников, из них иностранных граждан 6 |
| У нас учат: | 22 |
МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
Лагерь, 14 көн 18.06.2012

Ялдан соң көч җыеп кабат лагеребызга җыелдык. Бүген без обелискка кую өчен чәчәкләр ясадык, кино сәгатендә мультфильм карадык, икенче аштан соң спортзалда ярыштык. Көнебез күңелле һәм файдалы узды.
-
Лагерь,13 көн 16.06.2012

Бүген бик истәлекле көн булды. Сабабаш мәктәбе каршында оешкан лагерь белән очрашу булды. Бик матур концерт карадык, ярыштык, үзебезгә кайткач рәсем ясадык, атналыкка нәтиҗә чыгардык.
-
Лагерь, 12 көн 15.06.2012

Бүген без кабат сәяхәт иттек. Иртәнге аштан соң Лесхозга музейга бардык, питомникта булдык. Безгә бик ошады. Икенче аштан соң биедек, хәрәкәтле уеннар уйнадык, җырладык
-
Лагерь, 11 көн 14.06.2012

Көннәр кимү ягына бара. Бүген без Сабага туган якны өйрәнү музена бардык, китапханәдә булдык, кайткач олимпия уеннары тарихы белән таныштык, хәрәкәтле уеннар уйнадык һәм караоке конкурс үткәрдек.
-
Лагерь, 10 көн 13.06.2012

Ике көн ял иткәннән соң лагерь дәвам итә. Бүген без татар теле һәм Тукай иҗатына багышланган викторина үткәрдек, икенче аштан соң бассейнга бардык
-
Лагерь, 9 көн 10.06.2012

Лагеребызның нәкъ уртасына җиттек. Бүген көн салкынча. Иртәнге аштан соң кино сәгате булды, соңрак залда төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык, икенче аштан соң җыр белән сафта йөрү смотрына әзерләндек, көн азагында "Минем бабам сугышта катнашкан" дип аталган рәсем конкурсы үткәрдек.
-
Лагерь, 8 көн 09.06.2012

Көннәр әкренләп уза. Менә 8 көн дә үтте. Бүген без "Авылым атамалары" дип аталган чара үткәрдек, икенче аштан соң бераз уйнап алдык, обедтан соң авыл китапханәсендә булдык. Көнне бик файдалы һәм күңелле үткәрдек.
-
Лагерь, 7 көн 08.06.2012

Бүген бездә мәдәни- мирас атналыгы башланды. Иртән мәктәп китапханәсендә оешкан музейда булдык, аннары саф һавада җырлы- биюле уеннар уйнадык, икенче аштан соң саф салкын сулы чишмәдә булдык һәм обедтан соң авыл Сабантуе өчен бирнә җыюда катнаштык
-
Лагерь, 6 көн 07.06.2012

Бүген көн бик матур, кояшлы һәм җылы. Иртәнге якта спорт мәйданчыгында сәламәт яшәү рәвеше атналыгына нәтиҗә ясадык, күңелле эстафета үткәрдек, икенче аштан соң "Минем яраткан спорт төрем" дип аталган рәсем конкурсы узды, көн азагында "Минем булачак һөнәрем" дип аталган презентация булды. Иң осталар бүләкләнде.
-
Лагерь, 5 день 06.06.2012

Сегодня в нашем лагере прошел "День русского языка". Учителя Ризаля Зуфаровна и Мунира Султанбековна рассказали о роли русского языка, провели викторину, ученики читали свои любимые стихи. Лучшие воспитанники были отмечены призами, после обеда с удовольствием пели караоке













