Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
| E-Mail: | DsadSaf.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
| Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 45 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
1 октябрь - Өлкәннәр көне! 01.10.2021

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Зурлар төркеменә йөрүче балалар өлкәннәргә кисеп ябыштыру шөгылендә шундый матур Матрешка - открыткалар ясадылар.
Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,
Сәлам сезгә безнең буыннан!
Бар дөньяны бүләк итәр идем
Әгәр килсә минем кулымнан!
Үтә гомер аккан сулар кебек
Ә күңел һич туймый яшьлектән.
Йөзләрегез инде картайса да,
Ник күңелләр болай яшь икән?
-
Авылым-Эзмә! 30.09.2021

Режим моментларында авылыбызның тарихи урыннарына багышланган кубикларны төзибез.
-
Көз күчтәнәчләре 29.09.2021

Кеченәләр төркеменә йөрүче балалар да әти-әниләре белән көз күчтәнәчләреннән күргәзмзгә матур һәм завыклы кул эшләрен ясап алып килделәр. Әлеге әйберләрдән төркемдә бик матур күргәзмә оештырылды.
-
Һәркемгә белү кирәк! 25.09.2021

Юл йөрү кагыйдәләре
Һәркемгә дә бик кирәк.
Исән-имин яшәү өчен
Ул безгә зур бер терәк.
-
Көз күчтәнәчләре 23.09.2021

Зурлар төркеменә йөрүче балалар әти-әниләре белән көз күчтәнәчләреннән ясап матур композицияләр алып килделәр. "Кулларым тудырган могҗиза" конкурсында һәрбер гаилә катнашырга зур теләк белдерде.
-
Көз күчтәнәчләре 23.09.2021

"Кулларым тудырган могҗиза" конкурсына көз күчтәнәчләреннән әзерлзнгзн эшләр.
-
Математика эшчәнлеге 23.09.2021

Зурлар төркемендә математика эшчәнлеге вакытында балалар төрле кечкенә фигуралар ярдәмендә башка төр фигураларны бик теләп һәм кызыксынып ясыйлар, җыялар.
-
Бакча яшелчәләрен кышка әзерләү 21.09.2021

Балаларны симметрияле формалар кисүнең яңа ысулы белән таныштыру. Эшләү барышында төрле материалларны яраштыру, күнекмәсен ныгыту. Көзге байлыкның гүзәллеген күреп, тоеп, соклану хисен тәрбияләү.
-
Кросс нации - 2021 18.09.2021

Ел да уздырыла торган "Кросс нации" акциясендә бакчабызның тәрбияче апалары балалар белән берлектә актив катнашалар.
-
Челтер-челтер чишмәбез 13.09.2021

Челтер-челтер ага чишмә, һич тә тыймалы түгел.
Ә сулары шундый йомшак эчеп туймалы түгел.
Без киләбез чишмәбезнең салкын суын эчмәгә.
Эчкәндә узеннән-үзе баш иелә чишмәгә.






