Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
| E-Mail: | DsadSaf.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
| Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 44 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Батырлыкта - матурлык 21.02.2014

Әти безнең терәгебез,
Әти безне яклаучы.
Авырлыклар китермичә
Даавыллардан саклаучы.
Яшәсен әти-әниләр,
Сәламәт һәм шат булып.
Кызларының, улларының
Кадерлеләре булып.
Әтиләрне, бабайларны
Кадерлибез, зурлыйбыз.
Чын күңелдән һәммәгезне
Бәйрәм белән котлыйбыз!
Уртанчылар төркемендә бүген 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсе булды. Бәйрәмгә барлык әтиләр дә, бабайлар килгән иде. Балалар һөнәрләрен күрсәтеп, бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
М. Җәлил - халык улы 15.02.2014

Балалар Муса Җәлилнең тормыш юлы белән бергә аның язган шигырьләрен һәм шигырьләренә иҗат ителгән җырларын өйрәнделәр.
-
Сәламәт гаиләдә - сәламәт бала 12.02.2014

12 нче февраль көнне "Сәламәт гаиләдә - сәламәт бала" темасы буенча көне буе төрле чаралар үтте. Иртән әти-әниләр арасында сәламәтлек темасына мәкальләр конкурсы булды. Балалар белән шул ук темага презентация каралды һәм әңгәмәләр үткәрелде. Күңелле стартлар уеннары оештырылды. "Иң матур физик күнегү" конкурсы үткәрелде. Ә кичен әти-әниләренең гаиләдә баланы ни рәвешле чыныктырулары турында фикер алышулар булды. Бала белән берлектә чаңгы, чана һәм тимер аякта шууган вакытта төшерелгән фотосурәтләреннән күргәзмәләр оештырылды.
-
Җир шары буенча сәяхәт 08.02.2014

3-8 нче февраль көннәрен үз эченә алган атнада "Җир шары буенча сәяхәт" темасы буенча балалар тәрбияче апалары ярдәме белән бик күп илләргә сәяхәт ясадылар, үзләренә бик күп кызыклы ачышлар ясадылар. Әти-әниләре белән чит илләргә сәяхәт итүче балалар фотосурәтләре ярдәмендә иптәшләренә үзләренең күргәннәрен сөйләделәр, кызыксыну уяттылар.
-
Лыжня России - 2014! 08.02.2014

Суык булу сәбәпле, балалар әлеге чарада катнаша алмады. Ләкин тәрбияче апалар чаңгы ярышында катнаштылар. Ә балалар белән, көннәр бераз җылыткач, рәхәтләнеп шуарбыз әле!
-
Куркынычсызлык 01.02.2014

Әлеге атнада балалар куркынычсызлык кагыйдәләрен, уттан саклану чараларын искә төшерделәр, белгән белемнәрен ныгыттылар. Барысы өчен дә әзер булган повязкаларын тиз арада бәйләргә өйрәнү күнекмәләрен ныгыттылар.
-
Юлларда иминлек кирәк 31.01.2014

Бүген бакчабызның уртанчылар төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча "Юлларда иминлек кирәк" исемле чара үткәрелде. Әлеге бәйрәмгә килгән әкият герое Кызыл калфакка балалар юл тамгаларын һәм җәяүле белергә тиеш булган кагыйдәләрне аңлаттылар. Юл йөрү кагыйдәләре һәм тамгалары турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бу чарага ГИБДД хезмәткәре Насыйбуллин И.Д. да килде. Ул балаларга төрле сораулар биреп балаларны сынады, киңәшләрен бирде, юлда сак булырга кирәклеге турында кат-кат кисәтте. Машинадагы бала креслосының булуы һәм баланы шунда утырту, статистик курсәткечләр буенча, баланың гомере һәр очракта да сакланып калуы турында чыгыш ясады, мисаллар китерде. Әлеге бәйрәм кичәсе бик эчтәлекле һәм кирәкле чара булды. Шушындый файдалы чараны оештырган уртанчылар төркеме тәрбиячеләре Мирзина Э.М. белән Вахитова Э.Г.га һәм бик зур бүләкләр белән килгән Ильнур Дамировичка бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 31.01.2014

Бүген бакчабызда гомуми ата-аналар җыелышы булды. Бакча мөдире Муратова Э.Ш. әти-әниләрне барлык яңалыклар белән дә таныштырды: түләүләр арту турында аңлатылды, шул сәбәпле өстәмә килешенүләр төзелде; әти-әниләрнең взосны түләү вакыты турында аңлатылды; кайбер льготалар бетү турында һ.б. Икенче көн тәртибе буенча "Әллүки" балалар бакчасы логопеды Халимова М.Р. яшь үзенчәлекләренә карап балаларда сөйләм теленең ни дәрәрҗәдә үсеш алырга тиешлеге турында әти-әниләргә аңлатып, киңәшләрен һәм әти-әниләрнең сорауларына җавапларын бирде. Быел укырга керәчәк балаларның әти-әниләренә, гомумән, мәктәп системасындагы үзгәрешләр һәм яңалыклар белән таныштыру йөзеннән чакырылган кунагыбыз, Эзмә урта мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Рамазанова Э.Х. чыгыш ясады һәм киңәшләрен бирде. Өченче көн тәртибе буенча, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре белән генә калып, тәрбиячебез Шайдуллина И.Р. һәр баланың белем дәрәҗәсе белән әти-әниләрен таныштырды. Кайсы өлкәдә тагын бала белән күбрәк шөгыльләнергә кирәклеге турында әти-әниләргә киңәшләрен бирде. Гомумән, ата-аналар җыелышы бик эчтәлекле,файдалы һәм яңалыкларга бай булды. Бакчабыз администрациясе чыгыш ясаган кунакларга, тәрбиячеләргә бик зур рәхмәтен җиткерә.
-
Гомуми ата-аналар җыелышыннан күренешләр 31.01.2014

Логопед Халимова Миләүшә Рәшитовнаның чыгышы.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 31.01.2014

Эзмә урта мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Рамазанова Эльмира Хамитолвна чыгышы.






