Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Сүзне тап" 25.02.2021

Укучыларның белемнәрен тикшерү, ныгыту, яңа мәгълүматлар белән таныштыру,сорауларга тулы, дөрес җавап бирүләрен ,уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә эшләү, туган якка карата кызыксыну һәм мәхәббәт уяту максатында 1 сыйныф укучылары белән “Сүзне тап” дигән чара үткәрелде. Укучылар 6 турдан торган бәйгедә ике командага бүленеп,үзләренең белемнәрен,тел байлыкларын тикшерделәр.
-
Җырлы-моңлы, динле туган телем
19.02.2021
Мәктәбебездә Халыкара Туган тел көненә багышланган “Җырлы, моңлы, динле туган телем” дип исемләнгән очрашу кичәсе үтте. Очрашуга Олыяз һәм Эзмә мәчетләрендә дин сабагы укытучы олы хөрмәткә лаек мөгаллимәләребез Хуҗаәхмәтова Рәмзия Рәшит кызы, Галимбекова Әлфия Нәкыйп кызы чакырылды. Кичәдә туган тел турында җырлар, шигырьләр яңгырады. Укучылар уен коралларында халкыбызның милли көйләрен башкардылар. Мөгаллимәләребез укучылар күңеленә Туган телебезне сакларга кирәклеген, аның матурлыгын, аһәңен үзләренең тыйнак, гади, җанга якын, үтемле сүзләре белән әйтеп бирделәр.
-
КВН "Туган телем" 12.02.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 12нче февраль көнне 2А һәм 2Б сыйныфларында КВН үткәрелде. Әлеге чарада барлыгы 37 укучы үзләренең көчләрен төрле бәйгеләрдә: ребуслар чишү, табышмакларның җавабын табу, нәфис сүз, туган телгә кагылышлы сорауларга җавап бирү, криптограмма чишүдә сынадылар. Укучылар үзләренең белемнәрен тирәнәйтеп, үткәрелгән чарадан канәгать калдылар.
-
"Без бергә" 03.02.2021

Мәктәбебездә туган телебезне саклау һәм үстерү максатыннан башлангыч сыйныф укучылары арасында “Без бергә” дип исемләнгән сәнгатьле сөйләм бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә 43 укучы чыгыш ясады, 110 укучы бәйрәмдә катнашты. Жюри тарафыннан иң яхшы нәфис сүз осталары билгеләнде. Бәйрәм җырлар, биюләр белән үрелеп барылды.
-
Спортивные игры ШСК
30.01.2021
Сегодня в школе в рамках мероприятий "Школьного спортивного клуба" проводились соревнования по настольному теннису и футболу.
-
Туган телем - минем байлыгым
30.01.2021
Буген 3нче һәм 4нче сыйныф укучылары белән туган илебезгә, телебезгә һәм аның байлыгына карата хөрмәт уяту, аны ярату максатыннан “Туган телем- минем байлыгым ” исеме астында сыйныф сәгате уздырылды. Чара барышында укучылар “Туган тел” һәм “Без-татарлар” төркеменә бүленеп көч сынаштылар. Алган белемнәрен гомумиләштерү йөзеннән проект эше башкардылар. Чара телебез турында нәфис сүз, мәкальләр әйтү, җырлар белән аралаштырып барылды.
-
Спортивные игры ШСК
29.01.2021
В рамках проведения спортивных игр школьных спортивных клубов в школе прошли соревнования по баскетболу 3х3 среди команд девушек и команд юношей.
-
"Биш йолдыз" интеллектуаль уены
27.01.2021
Татарстанда 2021нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. 20 нче гыйнвардан 20нче февральгә кадәр туган тел айлыгы үткәрелә. 27нче гыйнвар көнне айлык кысаларында 3нче сыйныф укучылары белән әйдаман Галия Әхмәтова “Биш йолдыз сүз уены” дигән интеллектуаль уен уздыры. Өч төркем арасында үткәрелгән уенда укучылар зур кызыксыну белән актив катнаштылар. Төркемнәргә урыннар билгеләнеп грамоталар тапшырылды.
-
Туган телем- иркә гөлем
20.01.2021
Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә 2021нче ел - Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Туган телем – иркә гөлем” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрелде. “Тел дәрьясы” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе, стенд оештырылды. Бу кичәдә 1-11нче сыйныф укучылары (230 укучы), укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре катнашты. Әлеге чаралар кысасында Халыкара туган тел айлыгы, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы эшчәнлеге җәелдереп җибәрелде.
-
Родительский контроль за качеством питания 09.12.2020

Сегодня комиссия родительского контроля за качеством питания провела рейд по проверке организации питания. В ходе исследования замечаний не выявлены. Гигиеническое состояние столовой соответствует требованиям СанПин. В обеденном зале вывешено меню, утвержденное директором школы, с указанием наименования блюд, выхода продуктов.Рацион питания соответствует утвержденному меню. Контрольные блюда имеются.







