Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
"Укытучылар көне" 05.10.2021

Укытучы, якты кояш кебек,
Күңелемне назлап жылыта.
Авыр чакта ярдәм кулы суза,
Сабыр сүзе белән юата.
-
"рус халык әкиятләре белән таныштыру." 25.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында китапханәчебез Фирдәвес Тимерхановна 3А укучыларын рус халык әкиятләре белән таныштырды.
-
"Татарча диктант" 10.09.2021

Бүген мәктәбебездә татарча диктант язу оештырылды. Укучылар, укытучылар диктантны татар язучысы Гөмәр Башировның "Чишмә моңы ничек җыр булды?" дигән әсәреннән өзек буенча яздылар..
-
"Внимание-дети!" 02.09.2021

-
Белем бәйрәме 01.09.2021

Белем көне. Мәктәбебезнең ишегалды матур чәчәк бәйләмнәре тоткан укучыларның шат авазына күмелде. Бүген беренче кыңгырау чыңы укучыларны беренче дәрескә дәште. Бу уку елында гимназиябез бусагасын 243 укучы атлап керә. Шуларның 27е беренче сыйныфка керүче нәни укучыларыбыз. Аларга, укытучыларга, әти-әниләргә уңышлар телибез. Белем бәйрәме белән!
-
Күңелле сәяхәт 21.06.2021

Мәктәбебез каршында оештырылган “Дуслык” ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүче укучылар белән Казан шәһәрендә экскурсиядә булдык. Экскурсия вакытында укучыларыбызны Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы белән таныштырдык, Кремль янында герой шагыйребез Муса Җәлилгә куелган һәйкәл янында булдык. Шулай ук музейда табигый хәзинәләр, күк җисемнәре белән танышу балаларга бик ошады.
-
Өтернәс шәһәрлегенә сәяхәт 18.06.2021

Бүген мәктәп яны "Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүче укучылар белән Өтернәс – Эзмә тарихи - мәдәни коплексына кергән Өтернәс шәһәрлегенә (җирле халык телендә Калатау дип йөртелә) экскурсия оештырылды. Максатыбыз - 1552нче елда борынгы ватаныбыз Казан ханлыгы рус гаскәрләре (басып алучылар) тарафыннан җимерелгәннән сон да, бәйсезлек, азатлык байрагы астында көрәшне дәвам иткән бабаларыбызның каршылык күрсәтү үзәгенә әверелгән крепость урынында булу, биредә барган каты сугышларда шәһит киткән бабаларыбызны искә алу иде.
-
Зирәкләргә, тапкырларга - табышмак 09.06.2021

Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын алып тора. Алар зиһенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау – фикерләүне тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. “Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак” дигән әйтем дә әнә шуңа ишарә. Бүген "Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүче укучылар белән “Зирәкләргә, тапкырларга - табышмак” дип исемләнгән КВН - кичә үткәрелде. Чарада 3 отряд катнашты..Балаларыбыз һәр сорауга тапкыр да, зирәк тә итеп җавап бирделәр. Кичә балаларга бик ошады. Чара электрон презентация белән тулыландырып барылды.
-
Яңгырасын татар моңы 26.05.2021

“Яңгырасын татар моңнары” исеме астында үткәрелгән кичәдә укучыларыбыз халкыбызның уен кораллары белән таныштылар. Кичәдә якташ гармунчыбыз, Фәйзулла Туишев исемендәге премия лауреаты, озак еллар буена “Халык уен кораллары”, “Гармунчылар” ансамбльләре җитәкчесе булган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәфкил абый Яруллин иҗаты белән танышып, бай мәгълүмат тупладылар.
-
"Милли җанлы татар кызы"
22.05.2021
Бүген "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР журналистлар берлеге әгъзасы, Эзмә урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Гөлсинә Наил кызы Галимуллина исемендәге "Милли җанлы татар кызы" проектына йомгак ясалды. Бик күп конкурсларда, "Әдәби марафон" проектында һәрдаим катнашкан, туган тел фәненнән муниципаль этапта җиңү яулап, республикада призер булган, туган як турында шигырьләр иҗат иткән 7А сыйныф укучысы Мифтахова Азалия әлеге проектның җиңүчесе дип табылды һәм Гөлсинә апа Галимуллинадан истәлекле бүләк - калфакка ия булды.







