Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50 |
| Телефон: | +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90 |
| E-Mail: | G.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы |
| Руководитель: | Шаймарданов Айнур Нургалиевич |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 1026 |
| У нас учат: | 83 |
Новости
“Бүген бездә аулак өй”.
Опубликовано: 09.11.2013
Көзге каникуллар үтеп бара. Чыгарылыш класс укучыларының урак өсте. Рус теле һәм математика фәннәреннән сынап карау БДИ га әзерләнәләр. Тик шул ук вакытта дөрес итеп ял итә белергә дә кирәк.
8 ноябрь көнне 11 г класс укучылары «Аулак өй» кичәсенә жыелдылар.
Максатлар: Татар халыкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрне яңарту; укучыларны татар халык традицияләрендә тәрбияләү, гореф-гадәтләре аша татар теленә мәхәббәт хисләре уяту; татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү; әдәплелеккә, бер-береңә карата игътибарлы булырга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү.
«Бүген бездә аулак өй. Аулак өй турында ишетмәгән кеше сирәктер. Ишеткәнегез булмаса, әйдәгез аулак өйгә рәхим итегез, без сезне аулак өйгә чакырабыз, әби-бабаларыбыздан калган йола, уен, бәйрәмнәрне искә төшерәбез»,- дип сүзен башлады сценарий авторы, алып баручы Нигъмәтжанова Алия. Укычылар бик теләп уеннарда катнаштылар, биеделэр, җырладылар. Бигрәк тә "Капкалы”, «Йөзек салышлы», «Наза» уеннарын ошатып уйнадылар. Бик күңелле ял иттеләр.
«Аулак өйдә уйнала торган уеннарны, җырлана торган җырларны бер көндә генә башкарып бетереп булмый. Алар безгә гасырлар дәверендә җыелып килгән.Без дә аларны сакларга, түкми -чәчми киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш. Тик кызганычка каршы,татар милләтенең йөзек кашы булган әлеге йола бары тарихта гына калып бара сыман. Төрле спектакль, концерт программалары яисә инде милли бәйрәмнәр генә аулак өй турында тагын бер кат искә төшерә», -дип кичәне тәмамлады класс житәкчесе Садыкова Р.Р.
Бу кичәне уздыруга методик ярдәм күрсәткәне өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фазылова Р.И.га зур рәхмәтебезне белдерәбез.
К списку новостей



















