Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Товарищеские встречи 24.01.2018

16 и 23 января между командами Иштуганской и Евлаштауской СОШ состоялись товарищеские матчи по волейболу. В обеих встречах победу одержали наши девочки. Молодцы! (Тренер Фазылов И.И.)
-
Иртәнге линейка 22.01.2018

Һәр атнаның дүшәмбе көнендә мәктәбебездә линейка үткәрелә. Ул Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын җырлау белән башланып китә. Линейкада үткән атнада эшләгән зшләргә йомгак ясала һәм киләсе атна өчен план белән таныштырыла.
-
Котлыйбыз! 19.01.2018

Мәктәбебездә озак еллар буе тәрбия өлкәсендә хезмәт куйган, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шигабиева Фәйрүзә Нурисламовнага - 55 яшь.
Хөрмәтле Фәйрүзә Нурисламовна!
Сезне олы бәйрәмегез — 55 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгегездә,
Картаерга һич тә ашыкма!Иң изге теләкләр белән, Явлаштау урта мәктәбе коллективы
-
Третье заседание Республиканского родительского интернет-собрания 16.01.2018

19 января 2018 года в 12 часов состоится третье заседание Республиканского родительского интернет-собрания, посвященное вопросам информационной безопасности детей. Данный проект – совместная инициатива Министерства образования и науки Республики Татарстан и Общественного совета при Министерстве образования и науки Республики Татарстан. Тема заседания – «Виртуальная жизнь ребенка: Интернет – друг или враг?»
Online-трансляция на сайте киу.рф
В процессе трансляции слушатели смогут получить ответы на заранее присланные вопросы.
Вопросы принимаются по адресу электронной почты roditelirt@mail.ru
-
Кошлар-безнең дусларыбыз! 15.01.2018

Беренче сыйныф укучылары кышлаучы кошлар өчен җимлекләр куйдылар.
Кыш җиттеме – кошлар өчен
Без ашханә ачабыз:
Җимлекләр ясап эләбез,
Кошларны ашатабыз
Килегез, кил, кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар.
Җимлеккә сез куныгыз,
Көн дə кунак булыгыз.
Кошлар - безнең дусларыбыз. Аларга ярдәм итик, саклыйк, язмышларына сизгер булыйк!!
-
Биек-биек тау битендә, чана шуып уйныйбыз 12.01.2018

-
Тимераякта шуу күңелле! 12.01.2018

-
Фликер - иминлек сакчысы! 10.01.2018

Игътибар! Җәяүлеләрдән яктылык сирпелергә тиеш.
Гражданнарның киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булу нигә кирәк?
Фликер нәрсәне аңлата?
Фликер – яктылыкны кире кайтаручы элемент. Ул юлдагы җәяүлеләрне һәлакәттән коткарып кала ала. Фликер - яктылык җитәрлек булмаган шартларда күренеп торуны тәэмин итеп, транспорт йөри торган юлда үзеңне күрсәтүнең бердәнбер ысулы, дияргә дә мөмкин. Фликерны үзең белән йөртү тәүлекнең караңгы вакытында җәяүленең тапталу куркынычын 6-8 тапкыр киметә! Фараларның якын уты белән хәрәкәт иткәндә, яктылык кайтаргыч элементы булган җәяүлене шоферлар 130-140 метр ераклыктан ук күреп ала, ә ансыз – 25-40 метрдан гына.
Закон юл хәрәкәтендә катнашучыларга яктылык кайтаргычлар: фликерлар, яктылык кайтаручы беләзекләр кулланырга куша, жилетлар кияргә тәкъдим итә.
Саклык барыбыздан да тора. Бергәләп юл кагыйдәләрен үтәсәк, киңәшләрне истә тотсак, фаҗигаләр санын киметә дә алыр идек!
-
С началом третьей четверти! 09.01.2018

-
Район башлыгының чыршы бәйрәме 26.12.2017

Район башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы катнашында Лесхоз мәдәният йортында үткәрелгән чыршы бәйрәменнән мәктәбебез укучылары зур канәгатьләнү хисләре кичереп кайттылар. Чөнки бәйрәм балалар күңелендә озак сакланырлык итеп оештырылган иде. Бу искиткеч тамашада бер бала да читтә калмады: җырлады, уйнады, биеде, чыршы тирәли әйләнде. Яңа ел сюрпризлары да күп булды. Бу чын мәгънәсендә аралашу, дуслашу бәйрәменә әверелде. Бәйрәм соңында барлык балаларга район башлыгының күчтәнәче һәм "Нарат" боз сараена гаилә белән бару өчен сертификатлар тапшырылды. Җитәкчеләребезгә һәм бәйрәмне оештыручыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.










