Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Очрашу кичәсе 18.10.2021

“Күңелләрем көздә язлар булып ташый,
Ашкынудан менә күкләргә”
Бүген Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбендә уздырылган җылы очрашу нәкъ менә шушы сүзләр белән башланып китте. Ә бу юллар якташ язучыбыз Ильмира Гимаеваның “Мин яшим” шигыреннән алынган. Татар халык мәкалендәгечә, мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр дигәнне хуплап, без аны мәктәбебезгә очрашуга чакырдык. Бу чараны укучылар да, укытучыларыбыз да дулкынланып көтте. Шагыйрәнең балачагы безнең ызандаш күрше авылы Шекше авылында үткән. Ул безгә шуның өчен дә бик кадерле. Көз уртасы булуга карамастан, ул мәктәбебезгә ул үзе белән җәйге кояш нурлары да алып керде кебек тоелды безгә. Очрашу вакытында аның гел елмаеп торучы ачык йөзе, чын татар хатын-кызларына гына хас нәзәкатьле сөйләме, бәрхет тавышы һәрберебезне үзенә җәлеп итте. Үзенең шигырьләрен укыганда чын тормышны күз алдына китереп утырдык. Без Сезгә бик сокланабыз, иҗатыгызны күптәннән хөрмәт итә идек, ә бүгенге очрашудан соң Сезнең үз милләтебезгә чын тугры шагыйрә икәнлегегезгә тагын бер кат инандык. Рәхмәт Сезгә безгә шундый матур мизгелләр бүләк итүегезгә!!! Иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын. Алга таба да очрашулар насыйп булсын. -
Экскурсиядә. 14.10.2021

Безнең биш укучыбыз Мәскәү шәһәрендә экскурсиядә.
-
Бәйрәм белән! 05.10.2021

Укытучым, Сезгә нәрсә генә
Бүләк итим бәйрәмегездә?
Болыннарда өзеп, букет тезеп,
Гөлләр бүләк итәр идем дә.
Шиңәрләр шул…
Шушы бәйрәмегезгә ямь өстәрлек
Бирим икән Сезгә ни генә?
Иң яхшысы - җырым бүләк булсын.
Безнең йөрәк типсен җырларда.
Җил дә алмас һәм кырау да тимәс аларга...
Дөрестән дә бүгенге бәйрәм көнендә укучыларыбыз йөрәк түрләреннән чыккан хисләрен үзләренең эчтәлекле шигырьләре, дәртле биюләре, матур җырлары белән белдерделәр. Һәр сыйныф укучысының яраткан мөгаллимнәренә әйтер сүзләре күп булды. Иртән матур җырлар белән каршы алдылар. Фойеда тәнәфесләрдә яңалыклар белән таныштырып шаян радио сөйләп торды. Озын тәнәфес вакытында укучылар hәм укытучылар арасында музыкаль батл оештырылды. Түгәрәккә йөрүче укучылар иҗат иткән шаян такмаклар һәр укытучы һәм укучының күңеленә хуш килде.
Бәйрәмнең төп оештыручылары 8 сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчесе Гөлүсә Айратовнага, барлык катнашучы укучыларга һәм укытучыларыбызга тирән рәхмәтебезне белдерәбез.
Бәйрәм белән!!! -
Һәр милләтнең үз теле, һәр яфракның үз төсе 02.10.2021

Мәктәбебездә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында чаралар үткәрү дәвам итә. 30 сентябрь көнне 3 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Шигабиева Ф.Н. белән табигатьтә “Һәр милләтнең үз теле, һәр яфракның үз төсе” исемле чара үткәрделәр.
Тел – халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы. -
Үз кулларыбыз белән 27.09.2021

Фаваризова Г.Г. түгәрәгенә кызларыбыз бик теләп йөриләр. Ул алар белән төрле материаллардан кул эшләре эшлиләр. Соңгы түгәрәктә алар көзге яфраклардан бүләк-букет ясадылар.
-
Ярминкә 2021. 25.09.2021

Явлаштау урта мәктәбе чираттагы көзге ярминкәдә казанлыларны кайнар коймак һәм чәй, тәмле ризыклар белән сыйладылар.
-
Торжественное принятие в ряды «ЮНАРМИЯ» 25.09.2021

«Юнармия» – это Всероссийское военно-патриотическое общественное движение, цель которого – сохранение и приумножение патриотических традиций. Что значит быть юнармейцем? Это значит быть патриотом своей Родины, с гордостью носить имя русского человека, быть готовым служить своей стране, защитить ее, если будет нужно. Большую роль играетона в гражданско-патриотическом воспитании подрастающего поколения. 25 сентября в ряды «Юнармия» были приняты еще девять обучающихся.
-
Тел бәйгесе 23.09.2021

23 сентябрь көнне, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 4 сыйныф укучылары арасында “Тел бәйгесе” исеме астында викторина үткәрелде. Викторинада “Зирәкләр” һәм “Тапкырлар” командалары катнашты Биш турдан торган уенда 27 балл белән “Зирәкләр” кмандасы җиңү яулады. Чара үткәрүнең максаты: укучыларда туган телгә кызыксыну уяту; белемнәрен тирәнәйтү , иҗади сәләтләрен үстерү; милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү, халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру.
-
Разговор о правильном питании 18.09.2021

Одной из важнейших задач сегодня является формирование у детей ответственного отношения к своему здоровью. Школьники должны узнать и принять для себя основные принципы здорового образа жизни, а это возможно только в результате совместной работы родителей, педагогов и самого ребенка. В условиях школы питание наравне с оздоровительным фактором, имеет большое воспитательное значение. Именно в школьном возрасте, когда активно формируются привычки, наибольшее значение имеет воспитание навыков рационального питания. В МБОУ «Евлаштауская СОШ» во всех классах прошли классные часы на эту тематику. Они обсуждали многие вопросы про еду.
Ученики пришли к выводу, что здоровая еда – это здорово, а так же, для организма ребенка необходимо горячее питание. Никогда не поздно пытаться изменить свой образ жизни и пищевые привычки в лучшую сторону, чтобы быть здоровыми духовно и физически, прожить долгую и счастливую жизнь! -
"Подари книге вторую жизнь!" - "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" 14.09.2021

Стартует акция “Подари книге вторую жизнь!”
В целях пополнения фонда школьных библиотек учебной, научно-популярной, художественной, справочной литературой, а также формирования бережного отношения к книге, привлечения детей к чтению, воспитания чувств гуманизма и благотворительности, Министерством образования и науки Республики Татарстан с 26 июля по 29 октября 2021 года проводится ежегодная благотворительная акция «Подари книге вторую жизнь».
В акции могут принять участие школьники, родители и все желающие жители Татарстана, в том числе организации.
"Китапка икенче тормыш бүләк ит!" акциясе старт ала.
Мәктәп китапханәләрен уку-укыту, фәнни-популяр, нәфис, белешмә әдәбият белән тулыландыру, шулай ук балаларда китапка карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелүче «Китапка икенче тормыш бүләк ит!» хәйрия акциясе старт ала. Әлеге акция 26 июльдән алып 29 октябрьга кадәр дәвам итэчэк.










