Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогы. 12.06.2023

Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш гөрли
-
Җәйге лагерьда 9 нчы көн. 09.06.2023

9 нчы көне дә бик файдалы үтте. Көн бик матур, кояшлы. Җәйге йомшак җил битләрне иркәли. Иртәнге режим буенча зарядка ясагач, биеп алгач күңелләребез тагын да күтәрелеп китте. Иртәнге аштан соң Рәмзия Камиловна “Йолдызлы сәгать” уйнатты. “Планетабызда коррупциягә урын юк”исемле иң яхшы плакат ясауга бәйгесе дә һәркемнең күңеленә хуш килде. Аннары отрядларга бүленеп кечкенә китапчыклар ясадык. Ә көндезге аштан соң кроссворлар чишеп башларны эшләтеп алдык. Аннары саф һавада рәхәтләнеп бидек. Алда безне күңелле Сабан туйлары көтә.
-
Җәйге лагерьда 8 нче көн. 08.06.2023

Бүген лагеребызның 8 нче көне. Санаулы көнебез сизелми дә бер-бер артлы үтеп китә. Табигатьтә җәй. Бөтен дөнья сихри матурлыкка төренгән. Туган ягыбыз буйлап сәяхәтләребезне дәвам итәбез. “Урман – безнең байлыгыбыз” дип исемләнгән чарабыз урман буенда үтте. Табигый материаллар, чәчәкләр җыеп могҗиза тудырдык. Урман һавасы җанга рәхәт, бөтенләй башкача. Арып-талып көндезге ашны ашадык.кайтып, пешекче апаларыбыз пешергән тәмле ашлар белән сыйландык.
Ә көндезге аштан соң командаларга бүленеп эстафета үткәрдек. Көнебез файдалы итеп үткәрә алуыбызга бик сөендек.
-
Җәйге лагерьда 7 нче көн. 07.06.2023

Ялыбыз күңелле генә дәвам итә. Иртәнге аштан соң ТР профилактик эшләр буенча Саба бүлекчәсе начальнигы Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы белән очрашу булды. Балаларга юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерде. Төрле уеннар, кызыклы викториналар үткәрде. Әлеге чарадан соң туган ягыбыз болынында үсүче чәчәкләр белән таныштык. Исемнәрен өйрәндек. Ә көндезге аштан соң саф һавада күңелле уеннар уйнадык, Сабантуй мәйдананда башкарылачак биюләребезне дә кабатладык.
-
Җәйге лагерьда 6 нчы көн. 06.06.2023

Бүгенге көнебез дә күтәренке кәеф белән башланып китте. Режим һәм план буенча барын да эшләргә өлгердек. Иртәнге аштан соң район үзәгенә юл тоттык. Ял паркларында туйганчы уйнадык. Саф һавада рәхәтләнеп күңел ачтык. Андагы матурлыктан аерылып кайтып та китәсебез килмәде. Көндезге аштан соң Светлана Владиковна рус теле көненә багышланган чара үткәрде. Кызыклы викторина, ребус, кросвордлар чишү... Һәрберсе балаларның күңеленә хуш килде. Көнгә йомгак ясаганнан соң өйләребезгә таралдык.
-
Җәйге лагерьда 5 нче көн. 05.06.2023

Җәйге лагерь үз эшен күңелле генә дәвам итә. Балалар “Кояшкай”да бик күңелле ял итеп, тәмле ризыклар ашап сәләмәтлекләрен ныгыталар. Бүген дә кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы чаралар үткәрелде. Авылыбыз фельдшеры Валиева Р.С. “Сәламәтлегең үз кулыңда” исемле чара үткәрде. Балачак чоры – ул кабатланмас, тылсымлы чор. Менә шушы тылсымлы чорда безнең киләчәгебезне дәвам итүчеләр – нәни шәхесләр тәрбияләнә, тернәкләнә. Шушы шытып чыккан “яшь үсентеләр” - шәхесләр өчен җылы кояш, игелекле туфрак кирәк. “Әхлак тәрбиясе-күңел хәзинәсе” исемле чарага авылыбыз абыстае Тәслимә апа чакырылды.Көндезге аштан соң рәхәтләнеп саф һавада уеннар уйнадылар. Көннең үткәне сизелмәде дә. Балалар иртәгеңә кадәр саубуллашып өйләренә таралыштылар.
#КояшкайСабы
#ЕвлаштаускаяСОШ
#Лагерь2022
#5көн
#РДШРТ
#мкууправлениеобразованиясабинскогорайона -
Җәйге лагерьда 4 нче көн. 04.06.2023

Җәйге лагерьда 4 нче көн. Бүгенге көнебез һәр көндәгечә линейка, инструктаж, иртәнге зарядка,биюләр белән башланып китте. Туган як табигатенә экскурсиягә чыктык. Ямьле Мишә буебыз искиткеч гүзәл икән бит. Һәрберебез андагы матурлыкка исебез китеп сокланып карадык. Болында хуш ис, төрле-төрле күбәләкләр чәчәктә-чәчәккә кунып куышып уйныйлар. Сандугачлар берсен-берсе уздырып сайрый. Табигать белән танышкач балык тоту ярышы үткәрдек. Бу шөгыль барыбызга да бик ошады. Көннең икенче яртысында саф һавада уеннар уйнадык. Көнебез күңелле үтте.
-
Җәйге лагерьда 3 нче көн. 03.06.2023

Җәйге лагерьда 3 нче көн. Авыл хуҗалыгы оешмаларына сәяхәт
Бүген, 3 июнь көнне “Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Явлаштау" бүлекчәсе оешмаларына сәяхәт оештырылды. Бүгенге көндә алар җир эшкәртү техникаларын ремонтлау, запас частьлар, ягулык-майлау материалларын хәстәрләү, минераль ашлама туплау кебек мөһим эшләр белән мәшгуль.
Машина-трактор паркына кайчан килсәң дә зур җанлылык хөкем сөрә. Ватылып кайткан техникалар тиз арада ремонтлап җибәрелә. Ашханәдә алар өчен кайнар аш әзерләнә. Балалар андагы эшчәнлек белән дә таныштылар.Ә иң ошаган урын нәни бозаулар торагы булды. Һәрберсе янына килеп, яратып, сөйләшеп тә алдылар.Сәяхәтебез мөгезле эре терлек торагында тәмамланды. Сәяхәттән кайткач көннең калган өлеше яңа балалар хәрәкәтен өйрәнүгә багышланды. Алдынгылар хәрәкәтенең берничә максаты бар. Беренчесе – ил белән бергә булу, яшьләрнең туган җирен, туган илен яратуын формалаштыру. Яшь буынны башкаларның хис-кичерешләрен аңлаучы һәм хөрмәт итүче кешеләр итеп тәрбияләү. Бергә булу: коллективта бер-береңә һәм, гомумән, янәшәдәгеләргә ярдәмчел булуга игътибар юнәлтү. Хәрәкәттә булу: хәрәкәттә булган кеше укырга да, актив яшәү рәвеше алып барырга да җитешә. Беренче булу үз юнәлешеңдә иң яхшысы булырга омтылуны аңлата. Балалар 2 төркемгә бүленеп 13 станциядә белемнәрен сынадылар. Алар шушы яңа оешманың 13 юнәлеше белән исемләнгән иде.
Көндезге аштан соң милли бәйрәмебез Сабантуйга бирнә җыюда катнаштылар. -
Җәйге лагерьда 2 нче көн. 02.06.2023

Җәйге лагерьда 2 нче көн.
Бүгенге көнебез дә көндәгечә күтәренке кәеф белән башланып китте. Көннәр дә бик матур.Кояш үзенең җылысын җәлләмичә мулдан өләшә. Көндезге ашка кадәр Лесхоздагы "Нарат" боз сараенда сәяхәттә булдык. Уен мәйданчыгында да рәхәтләнеп уйнадылар. Кондезге аштан соң шахмат уенында көч сынаштык, кызыклы уеннар уйнадык. Шулай итеп көнебез сизелми генэ үтеп тә китте.
#2көн
#Ледовыйдворец
#КояшкайСабы #снтрт #ЕвлаштаускаяСОШ
#РДШРТ #мкууправлениеобразованиясабинскогорайона -
Җәйге лагерьда 1 нче көн. 01.06.2023

Җәйге лагерьда 1 нче көн.
Халыкара балаларны яклау көне.
1 июнь, гадәттәгечә, һәр елны Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтелә. Безнең балалар өчен – ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу.Бу-безнең мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагереның башланган көне.
Бүгенге бәйрәм көнендә балаларыбыз саф һавада рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр. Алар төрле ярышларда көч сынаштылар, җырладылар, биеделәр.
Кадерле балалар! Балачагыгыз күңелле, сөенечле мизгелләргә бай булсын. Җәйге ялларыгызның файдалы һәм мавыктыргыч узуын телибез. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз, балалар!










