МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, С.Евлаштау, ул.Ш.Бариева, д21 |
| Телефон: | 8 (84362) 46-8-14 |
| E-Mail: | Evlashtau.ds.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" |
| Руководитель: | Галимова Алиса Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 16 воспитанников |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57
-
Чаңгы юллары чакыра. 08.02.2014

Көннең суыгы куркытмый,
Дуслык җылыта безне
Бергәләп чаңгы шуарга
Чакырабыз без сезне.
Бергә бигрәк күңелле
Чаңгы юлын үткәндә.
Алда безне мактый - мактый
Апаларыбыз көткәндә
-
Җир шары буйлап сәяхәт 07.02.2014

Дөнья киңлекләре буйлап
Сәяхәткә кузгалдык.
Уйлап - уйлап утырдык та
Төньякка, дип юл алдык.
Җиккән боланга утырып
Алмашлап йөреп килдек.
Төньяк турында бик кызыклы
Яңалыклар күп белдек
-
Сәяхәтнең дәвамы... 06.02.2014

Пингвинны ясап куйдык
Истәлек булып калсын.
Кемнәр тели , безнең белән
Көньякка да юл алсын.
-
Юллар имин булсын! 25.01.2014

Юлда йөри беләсеңме?
Үтисеңме кагыйдә?
Шушы хакта сөйләшәләр
Бу атнада һәр өйдә.
-
Яңа ел котлы булсын! 28.12.2013

Яңа елны көтеп ала һәркем,
Юш килсен дип юрый теләген.
Яңа елда иң-иң якынына
Бүләк итә кайнар йөрәген.
Яңа елда өмет капкалары
Бәхет теләп кенә ачылсын.
Һәрбер йортның тәрәзәсенә ул
Ак канаты белән кагылсын.
-
Кар сыннары патшалыгында. 26.12.2013

-
Китапханәгә сәяхәт. 14.12.2013

Без авылыбыз китапханәсенә сәяхәткә бардык. Сәяхәтебез тукталышлар аша үтте. 1 тукталыш - китапханә.
Монда безне китапханәче Тәгъзимә апа каршылады. Ул безне китапханәдә бик күп китап барлыгын, балалар өчен чыга торган газета, журналлар белән дә таныштырды. Сорауларыбызга бик теләп җавап бирде. Без анда бик зур һәм бик кечкенә китаплар да күрдек.
-
Сәламәтлек тукталышы. 14.12.2013

2 тукталышта безне авылыбыз фельшеры Резидә апабыз көтә иде. Үзебезнең басу- кырларда, болыннарда үсүче дару үләннәре белән таныштырды ул. Авырмас өчен аларның файдалары турында сөйләгәндә, балалар бик игътибар белән тыңладылар.
-
Уенчыклр иле- тукталышы. 14.12.2013

Менә без 3 тукталышта.
Монда безне уенчыклар көтеп тора иде. Аларны нинди материаллардан ясалганы бездә зур кызыксыну уятты. Без алар белән рәхәтләнеп уйнадык.
-
Чаңгы эзләре. 11.12.2013

Саф һава тәнгә дәва, дип -
Чыктык бергә урамга
Чаңгыларны киеп куйдык
Һич куркытмый буран да.
Тезелешеп бер-бер артлы,
Тип-тигез юллар салдык
Ап-ак, чиста кар өстенә
Егылышып та алдык.


