Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Галихузина Гульназ Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 ( 212 ) 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Район ярышлары 05.09.2015

Сабаның "Олимп" стадионында "Скверлар һәм парклар" көненә багышлап район ярышлары булып китте. Бу ярышларның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Әти-әниләр, балалар, тәрбиячеләр бик теләп катнаштылар. Стадионда чын бәйрәм хисе иде. Җырлар, биюләр, уеннар, рәсем ясаулар оештырылган. Барыбызда рәхәтләнеп ял итеп кайттык. Бу ярышларда катнашкан барлык балаларга һәм әти-әниләргә рәхмәтебезне җиткерәбез! Шулай актив катнашуларыгызны теләп калабыз!
-
"Күңелле балачак" атналыгы 04.09.2015

1-4 сентябрь"Күңелле балачак" атналыгы исеме астында үтте. Төркемнәрдә балалар белән "Минем бакчам" дигән темага карата сөйләшүләр, рәсем, кисеп ябыштыру шөгыльләре үтте.Балалар бакчасына ярату хисләре тәрбияләү, балаларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыру, ягымлы сүзләр куллану хисабына сүзлек байлыгын активлаштыру, балаларда дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү өстендә эш алып барылды.Уен мәйданчыкларында төрле кызыклы хәрәкәтле уеннар оештырылды.Йомгаклау чарасы итеп асфальтта рәсемнәр ясалды.
-
яңа уку елы белән 02.09.2015

Кадерле хезмәттәшләрем.Сезнең барыгызны да яңа уку елы белән тәбрик итәм.Катлаулы хезмәтегездә иҗади уңышлар,сәламәтлек,күңел тынычлыгы,балалар белән исән-сау эшләвегезне теләп калам.
-
Котлыйбыз!!! 01.09.2015

Хөрмәтле хезмәттәшебез Марина Петровна! Туган кенегез белән котлыйбыз. Бәхет, сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез.
Гомерең хәзинәсенә
Өстәлде тагын бер ел,
Моңайма еллар үтә, -дип
Елмай син- бәхетле бул!
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең,
Шатлык сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!
Гамьле еллар, гамьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!
-
юбилеең белән 01.09.2015

Шушы көннәрдә хезмәттәшебез Шәрипова Фәридә Миннислам кызының 50 яшьлек олы юбилее булып узды.Аны шушы бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз.Озын гомер,сәламәтлек,кайгы-хәсрәтсез көннәр,кызының игелеген күреп яшәвен теләп калабыз.
-
Китапханәгә экскурсия 24.08.2015

Буген, 24 нче август көнне Саба №2 "Эллуки" балалар бакчасының зурлар төркеме белән Әбрар Каримуллин исемендәге район китапханәсенә экскурсиягә бардык. Китапханәче Эльмира Васильевна балаларны китапханәнең уку залында төрле әдәби жанрлар белән таныштырды. Балаларга табышмаклар чишәргә бирде, тизәйткечләр кабатлатты, әкиятләр җыентыгы белән таныштырды. Әкиятләргә карата сораулар биреп, балалардан җаваплар алды.Китапханәченең максаты - балаларга икмәк турында мәгълүмат бирү иде. Шуңа карата балаларга икмәк турында презентация тәкъдим ителде. Соңыннан балалар төрледән-төрле, кызыклы, мавыктыргыч журналлар карадылар. Китапханәче апага рәхмәт әйтеп, кайтып киттеләр.
-
Мул уңышыбыз. 12.08.2015

Менюда үз уңышыбыз.
-
Корабльле дә "Эллүки". 11.08.2015

Зурлар төркемендә йөрүче Назмутдинов Камилнең әтисе ясаган кораблик белән сәяхәткә чакырабыз. Аларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.
-
06.08.2015

Җәй буе яшел суган белән балаларга витамин ашаттык.
-
Самолетыбыз да бар. 05.08.2015

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә йөрүче Гатиятуллин Алимнең әтисе ясаган самолет "Эллүки"дә сезне көтә. Аларга олы рәхмәтебез. Сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.









