муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Тәрбияче - 2020" бәйгесенең зона этабы 13.02.2020

2020 нче елның 13 февраль көнне Кукмараның №3 “Кояшкай” балалар бакчасында республикакүләм “Тәрбияче – 2020” бәйгесенең зона этабы үтте. Бу этапта бәйгедә катнашучылар иҗади презентация тәкъдим иттеләр һәм балалар белән бердәм белем бирү эшчәнлеген күрсәттеләр. МБМБУ Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасының рус теленә өйрәтүче тәрбиячесе - Галиәкбәрова А.Ф. балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә кулланып эшләүче инновацион алымнар белән таныштырып чыгыш ясады.
-
"Яшел ут" бәйгесенең икенче туры 12.02.2020

Бүген "Бәләкәч" балалар бакчасында районкүләм "Яшел ут" бәйгесенең икенче туры үтте. МБМБУ Саба 1 нче "Шатлык" балалар бакчасынан Сабирова Р.Р. бәйгедә катнашып өченче урынны яулады. Җиңүчебезне чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар теләп калабыз.
-
"Лыжня России - 2020", "Лыжня Татарстана - 2020" 08.02.2020 Сегодня воспитанники старшей, подготовительной к школе групп, коллектив нашего детского сада участвовали на соревнованиях "Лыжня Росии - 2020", "Лыжня Татарстана - 2020"

-
Әти-әниләр җыелышы 30.01.2020 Бүген уртанчылар төркемендә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Әти-әниләрне балалар бакчасы тормышы белән таныштыру йөзеннән "Математика иленә сәяхәт", "Мин кышны яратам" темаларына танып белү, математик күзаллауны үстерү буенча бердәм белем бирү эшчәнлекләре күрсәтелде.

-
"Saba Balahoner" проекты дәвам итә 30.01.2020

"Saba Balahoner" проекты кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары лаборант, аптекарь, социаль хезмәткәр һөнәрләре белән таныштылар. Ял итү, туризмны оештыру буенча кызыклы мәгълүматлар тупладылар.
-
Саф һавада 22.01.2020 Саф һавага чыккач зурлар төркеме балалары һава торышын, карны күзәттеләр. Көн җылы булгач карның ябышучан, җепчек булуын билгеләп үттеләр. Бик теләп эшкә керештеләр, тиз арада кар бабай әвәләп куйдылар.

-
Без - булачак төзүче, табиблар 17.01.2020 Бердәм белем бирү эшчәнлеге, күзәтү барышында алган белемнәрен балалар уенда чагылдыралар. Зурлар төркеме балалары табиб, төзүче булыйп уйнарга яраталар. Авыруларны дәвалыйлар, биек-биек йортлар төзиләр.

-
"Тәрбияче - 2020" конкурсында җиңүче 17.01.2020 Район күләм үткәрелгән "Тәрбияче - 2020" республика бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды. Тәрбияче Алсина Фаиловна беренче урынны яулады. Чын күңелдән Алсинә Фаиловнаны котлыйбыз, уңышлар теләп калабыз.

-
Конкурс "Воспитатель года - 2020" 16.01.2020 Бүген МБМБУ Саба 1 нче "Шатлык" балалар бакчасында Республика күләм "Тәрбияче-2020" бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Өченче турда 6 педагог көч сынашты, мастер-класс үткәрде. Бәйгедә катнашучы һәр педагог яхшы әзерлек белән чыгыш ясады, тәҗрибә белән уртаклашты.

-
Проект "Saba Balahoner" 16.01.2020

Продолжается проект "Saba Balahoner". Сегодня воспитанники подготовительной к школе группы много интересного узнали о профессиях флориста, водителя, электрика, врача.












