муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
Әдәби алан 30.06.2022

Бүген уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Әбрар Каримуллин исемендәге район китапханәсенең балалар булеге оештырган "Җәйге алан" проектының "Җәйге китапханә сәяхәте - 2022" исеме астында үткәрелгән чарада катнаштылар. Балаларны әкият геройлары Шүрәле, Убырлы, Буратино, Нолик каршы алдылар, театральләшкән тамаша курсәттеләр. Кызыклы сорауларга җаваплар эзләп тәҗрибәләр үткәрделәр. Әкият геройлары китаплар ярдәмендә башка бик күп төрле сорауларга җавап табып булганын балаларга аңлаттылар. Китапларны саклап, кадерләп тотарга кирәклегенә төшендерделәр. Чара биюләр, уеннар, асфальтка рәсем ясау белән үрелеп барды.
-
"Зеленая дорога Детства" 01.06.2022

Сегодня воспитанники старшей и подготовительной к школе групп заняли 1 место в районном смотр-конкурсе агитбригад "Зеленая дорога Детства" по пропаганде правил дорожного движения и профилактике детского дорожно-транспортного травматизма среди ДОУ Сабинского муниципального района.
-
"1 июнь - Балаларны яклау көне" 01.06.2022 1 июнь - Балаларны яклау көне уңеннан балалар иҗат үзәгендә күңелле чара үткәрелде. Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын Мальвина, клоун Клепа каршы алдылар. Балалар белән берлектә төрле-төрле уеннар, күңелле ярышлар үткәрделәр.

-
"Үзе бәйрәм - балачак" 01.06.2022 1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан бакчабызда "Үзе бәйрәм - балачак" исемендә чара үтте. Бәйрәм җыр, бию, шигырьләр белән үрелеп барды. Беренче, икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар төркеме балалары хәрәкәтле, эстафета уеннарда катнашып күңелле ял иттеләр.

-
"Сау бул, бакча!" 28.05.2022

Бүген бакчада үзе шатлаклы да, үзе бераз моңсу да. Чөнки алты ел бакчабызда тәрбия һәм белем алган балаларыбызны мәктәпкә озатабыз. Әле кайчан гына килгән нәниләр инде зур үсеп, башлангыч белем туплап мәктәпкә әзер булганнар.
Яраттык бакчабызны
Җырлап уйнадык, көлдек
Чыныгып, тәнгә көч җыеп
Мәктәпкә әзерләндек.
Күп нәрсәне тәүге тапкыр
Без төшендек бакчада
Ни өчен яз ел да килә
Карлар явып торса да.
Бездә бәйрәм!Бездә бәйрәм!
Менә шуңа күрә без.
Шатланабыз, сөенәбез,
Елмаябыз, көләбез.
-
BebySkills бәйгесендә җиңү яулаганнары тәбрикләү 25.05.2022

Бүген балалар иҗат үзәгендә районкүләм, республикакүләм, регионара үткәрелгән BebySkills бәйгесенең җиңүчеләрен котлап үттеләр. Бу чарада мәктәпкә әзерлек төркеменнән Кабиров Кәрим, зурлар төркеменнән Аубакирова Нурлана катнаштылар. Җиңүчеләрне Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы котлады. Бәйгедә катнашып районыбыз данын үстергән балаларга медаль, грамота, истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
Урман - җиребезнең матурлыгы, байлыгы. 13.05.2022

Атна дәвамында бар эшчәнлек балаларда урманга һәм аның байлыкларына сак караш тәрбияләү; кешеләр тарафыннан табигатьне сакларга кирәклеге турында нәтиҗә ясарга күнектерү, урман, андагы тереклек турында белемнәрен тирәнәйтү, мул табигатьнең кеше тормышында әһәмиятен аңлату, балаларда игьтибарлылык, әйләнә-тирә табигатькә, урманга карата сакчыллык, миһербанлык сыйфатлары, экологик кульура тәрбияләү максатыннан оештырылды. Балалар белән бакча биләмәсендә, бистәдә үсүче агач, куаклар күзәтелде. Алардагы язгы үзгәрешләргә зур игьтибар бирелде. Агач, куакларның бөреләре бүртеп, яфрак ярулары күзәтелде.
-
Батырларны искә алып! 12.05.2022 Сугышчыларыбзның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында балаларның белемнәрен арттыру, районыбызның Бөек Ватан сугышы каһарманнары, аларның күрсәткән батырлыклары турында күзаллауларын кинәйтү, Туган ил һәм дөньядагы вакыйгалар белән кызыксынучанлакларын үстерү, балаларда Ватанга, Туган якка, туган телгә мәхәббәт, патриотик хисләр, кыю һәм батыр булу теләге тәрбияләү максатыннан зурлар, уртачылар төркемем балалары белән мәңгелек утка, билгесез солдат хәйкәленә, тылда хезмәт иткән райондашлырыбыз истәлегенә ачылган хәйкәлгә, афганчылар хәйкәленә экскурсия оештырылды.

-
9 Май - Җиңү көне! 09.05.2022

Язлар җиңү алып килде.
Илем озак көтте ул көнне.
Һәр ел саен Җиңү бәйрәмендә
Хәтирәләр борчый күңелне.
Җиңү алып килгән яз айларын
Һәрбер буын көтә өзелеп.
Аны каршылаучы ветераннар,
Әйтерсеңлә, кала сөзелеп
Бөреләрен ачкан өметләре
Һаман нидер көтә сизенеп.
Яу яланы, бары хәтерләтә
Күпме калган гомер өзелеп.
-
Бөек җиңүгә - 77 ел! “Безгә тынычлык кирәк” 06.05.2022

Шаулый урман, гөрли болын,
Яфрак яра тал тирәк,
Яшел бакча төзү өчен,
Безгә тынычлык кирәк.
Тормышны, җирне ярату
- Безнең беренче теләк,
Зур заводлар салу өчен,
Безгә тынычлык кирәк.
Әхмәт Ерикәй
Бакчабызда икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Бөек Җиңү көне билгеләп үтелде.












