муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Табигатьтә - көз! 12.10.2022

Бүген уртанчлылар төркеме балалары белән бакча биләмәсе буйлап экскурсия оештырылды. Күзәтүләр, әнгәмәләр аша балаларның ел фасыллары, көз, табигатьтәге үзгәрешләр турында белемнәре киңәйтелде, тере һәм тере булмаган табигатькә сак караш тәрбияләнде.
-
Ямьле Саба - яр буенда 11.10.2022

«Көз килде»
Менә көз килде
Салкынча җилле
Агачларда яфраклар
Саргайган инде.
Бездәге кошлар
Көньякка китте.
Сизелмичә дә
Җылы җәй үтте.
Зурлар төркеме балалары Ямьле Саба - яр буена экскурсиягә бардылар. Балалар агач, куакларны күзәтеп, күбесенең яфраклары коелып бетүенә, ә чыршы, наратларның сары яфраклы агачлар арсында яшел булып аерылып торуына игьтибар иттеләр. Яфракларның салмак җилдә әкрен генә, бөтерелә-бөтерелә җиргә төшүен күзәттеләр. Коелган яфракларның аяк астында кыштыртавын билгеләп үттеләр. Туган төбәгебезнең табигате матур булуына сокланып, шул матурлыкны сакларга кирәклегенә төшенделәр.
-
Кукольный театр 11.10.2022 Кукольный театр является прекрасным тренажером развития речевого аппарата и мелкой моторики. Сначала взрослые показывают представления своим малышам, постепенно вовлекая их в совместные действия. А затем и малыши (обычно к трем годам, а иногда и ранее) потянутся делать то же самое. Такую большую радость доставляют детям музыкальный руководитель, воспитатели детского сада, родители применяя кукольный театр. Это поучительно и интересно, ярко и содержательно. Кукольный театр, по своей природе близок и понятен маленьким детям и поэтому имеет для них огромное эмоциональное воздействие.

-
Татар һәм башкорт халкының милли уен коралы - курай 07.10.2022

Балаларны татар һәм башкорт халыкларының милли тынлы музыка коралы курай һәм аның барлыкка килүе белән таныштыру; башкорт, татар халкының милли музыкаль коралына кызыксыну уяту; балалар белән музыкаль-ритмик хәрәкәтләрне ныгыту, башкорт, татар сәнгатенә сөю, музыкаль эстетик зәвык тәрбияләү максатыннан Фәрид Габделмәҗит улы "Моңлы курай" исемендә чара үткәрде. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары курайның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, курайда уйнау серләренә төшенделәр.
-
Витаминки из грядки 06.10.2022

Чтобы быстрым быть и ловким,
Нужно много есть морковки.
Это овощ, а не фрукт —
Нужный для детей продукт!
Моя мама говорила: —
«Он дает красу и силу.
Насыщая организм,
Продлевает людям жизнь.»
-
1 октябрь - Өлкәннәр көне 03.10.2022 1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан бакчабызда озак еллар эшләп бүгенге көндә лаеклы ялда булган хезмәттәшләребезне котлап пакетлар тараттык. Хезмәттәшләребез сөенеп каршы алдылар, хөрмәтләгәнгә рәхмәтләрен җиткереп, уңышлы эш көннәре теләп калдылар.

-
"Кайда, кайсы җәнлек яши?" 15.09.2022

Балаларның йорт һәм кыргый хайваннар, аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартларына ничек җайлашулары турындагы белемнәрен баету, хайваннарга мәрхәмәтле караш тәрбияләү максатыннан "Кыргый һәм йорт хайваннары дөньясында" атналыгы үткәрелә. Балалар бердәм белү эшчәнлекләре барышында алган белемнәрне дидактик уеннар аша ныгыталар. Уртанчылар төркеме балалары "Кайда, кайсы җәнлек яши?" уены барышында җәнлекләрне яшәү шартларын искә төшереп ике төркемгә бүлә бүлүне ныгыттылар.
-
Балахөнәр проекты 15.09.2022

Балахөнәр проекты кысаларында бүген зурлар төркеме балалары "Юл иминлеге" станциясендә булып юл-патруль инспекторы эшчәнлеге белән таныштылар. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, юл иминлеге сагында торучы инспекторлар хезмәтен тирәнтен кузалладылар.
-
Әти-әниләр җыелышлары 14.09.2022

"Баланы мәктәпкә әзерләү " темасы астында "Шатлык" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә әти — әниләр җыелышы узды. Бик күп ата-анадан: баланы ничек итеп мәктәпкә әзерләргә, аның яхшы укуына, тәртипле булуына нинди юллар белән ирешергә, дигән сорау ишетергә туры килә. Һәм бу борчылу бик урынлы да.. Үзенең чыгышында Айсинә Ринатовна моңа дәлилләр китерде. Әти-әниләрне уку елына алынган максат, бурычлар белән таныштырды. Педагог-психолог Зөлфия Рөстәмовна балаларда булган курку хисен бетерү алымнары, укырга кызыксыну уяту юллары белән таныштырды. "Мәктәпкә баручы бала ниләр белергә тиеш?", - дип исемләнгән белешмәлекләр таратылды.
-
"Кабак бәйрәме - 2022" 10.09.2022

Елда матур бер көз көнендә Сабабызда күркәм бәйрәм - Кабак бәйрәме үткәрелә. Быел ул 19 тапкыр оештырылды. Безнең "Шатлык" балалар бакчасы коллективы да бу чарада теләп катнаша. Бакчаларда үстергән кабаклардан берсеннән-берсе матур эшләнмәләр, композицияләр, кабактан пепшерелгән тәмле ризыклар күргәзмәдә үз урыннарын алалар. Бәйрәмгә килгән кунаклар кабактан ясалган эшләнмәләрне кызыксынып карыйлар, пешкән ризыкларны теләп алалар. Безнең "Шатлык" балалар бакчасы коллективы бәйрәмдә "Кабактан эшләнгәнгән иң матур композиция", "Кабактан пешерелгән иң тәмле ризыклар" номинацияләрендә өченче дәрәҗәдәге Дипломнар белән бүләкләнделәр.












