муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 ( 213 ) 214 215 216
-
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре 25.01.2013

Янгын вакытында, экстремаль очракларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, төрле ситуацияләрдән чыгу юлын табарга өйрәтү, янгын сүндерү чаралары белән таныштыру максатыннан бакчабызда өйрәнүләр оештырылды. Балалар өлкәннәр ярдәмендә киенеп, тиз арада курыныч булмаган урынга чыктылар. Тәрбиячеләр һәм бакча хезмәткәрләре тарафыннан куркынычсызлык кагыйдәләре кабат искә төшерелде һәм төгәл үтәлде.
-
Спорт - без сине яратабыз! 22.01.2013

Кышкы уеннарга багышланган атна дәвам итә. Балалар бакчасында чаралар даими оештырылып барса да, бу атна барышында һәркөн нинди дә булса спорт ярышлары үткәрергә омтылабыз. Мәсәлән, зурлар төркеме балалары белән бүген урамда спартакиада үткәрелде. Алар чана тартып үзара ярыштылар. Балалар бакчаларына Саба районы хакимияте тарафыннан балалар өчен чангылар кайтартылган иде. Быел балалар бик сөенеп шул чангыларда шуа, саф һавадагы чаралар да күбрәк шул спорт төре белән бәйле. Ата-аналар да, тәрбиячеләр дә бу чангы кайтарту акциясенә бик рәхмәтле, чөнки чангыны йөдән алып киләсе түгел, һәркемдә булмаска да мәмкин, сабыйлар да бик теләп дуслары белән рәхәтләнеп шуа, чыныга, сәламәтлеген ныгыта.
-
Безнең юбиляр! 22.01.2013

Бүген "Шатлык" балалар бакчасында музыка җитәкчесе Дилбәр Фатыйх кызы Мустафина 55 яшьлек юбилей уңаеннан тәбрикләү - котлаулар кабул итте. Аны шушы матур бәйрәме белән котларга Саба районы мәгариф бүлегенең профсоюз рәисе Гузялова Гөлнәзирә Мөдәрисовна, мәктәпкәчә тәрбия бирү буенча әйдәп баручы белгеч Димухаметова Айгөл Шаһинуровна килделәр. Тантана Бакчабыз мөдире Исрафилова Миәүшә Курбангалиевна тәбрикләве, коллективның юбилярга башышланган җырлары, балалар биюләре белән дәвам итте. Дилбәр Мустафинаны тәбрик итәргә Сабаның "күрше" бакчаларындагы коллегалары - музыка җитәкчеләре килгән иде. Алар бүләк иткән сюрприз мизгелләр бәйрәмне тагы да күңелле итеп, юбилярның рухын тагы да күтәрде.
-
Котлыйбыз! 22.01.2013

Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.
Дилбәр Фатыйховна ул безнең бакчабызның нуры, кояшы дисәк тә була. Балаларны яратып, алар белән даими шөгелләнеп, алар белән төрледән-төрле чаралар үткәреп әти-әниләрнең дә, сабыйларның да куанычларын арттыра ул. Дилбәр фатыйховнаның гомер башы Буа якларыннан башлана. Кечкенәдән музыкага гашыйк булуын аңлап, балаларын белемле итү теләге белән гаиләдә бишенче булып туган Дилбәрне әтисе Казанга – консерватория каршындагы музыка...
-
"Чисталык дәресе" 17.01.2013

16 нчы гыйнвар көнне Татарстан Республикасы күләмендә табигатьне саклау буенча экологик акция үткәрелде. Бу чарада безнең "Шатлык" балалар бакчасы да катнашты һәм бердәм белем эшчәнлекләре экология темасына багышланды. Барлык төркемнәр дә бу теманы төрлечә яктыртты. Мәсәлән, уртанчылар төркемендә "Туган ягым" , зурлар төркемендә "Урманыбыз чиста булсын", мәктәпкә хэзерлек төркемендә " Табигатне саклыйк" темасы астында күңелле, җанлы әнгәмәләр оештырылды.Эшчәнлек ахырында, нәтиҗә ясап балалар бик теләп үз фикерләрен, теләкләрен рәсемгә төшерделәр.
-
"Чисталык дәресе" 17.01.2013

-
Цирк, цирк, цирк! 15.01.2013

Бу көннәрдә бердәм белем бирү эшчәнлекләрендә цирк темасы урын алды. Балалар бик теләп цирк, андагы артистлар, төрле трюклар күрсәтүче хайваннар, аларның тормышы турында өйрәнделәр, мультфильмнар карадылар. Күргәннәреннән, ишеткәннәреннән чыгып балалар рәсемнәр ясадылар, кубиклардан монежлар төзеп анда хайваннарны куеп күзалладылар.
-
Чангыда шуабыз! 14.01.2013

Балалар мәш киләләр
"Шатлык" ишекалдында
Күрегезче, тезелешеп
Чангы шуалар анда!
-
Кышкы каникуллар 12.01.2013

Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп,
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез дуслар моңаеп."Шатлык" балалар бакчасында искечә Яңа ел каршылау уңаеннан балалар янә тагын бер кат чыршы тирәсенә җыелдылар. Кыш бабайга багышланган шигырьләр, җырлар, биюләр балаларда яңа ел рухын кабат яңартты.
-
Кышкы каникуллар 11.01.2013

Праздник спортивный гордо
вступает в свои права
Солнцем улыбки доброй
Встречает его детвора












