МБДОУ- «Бигенеевский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422087, Республика Татарстан, Сабинский район, д Аккуль Бигеней ул.М .Джалиля,д.24 |
| Телефон: | +7(843)-624-85-01 |
| E-Mail: | Bigeney.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- "Бигенеевский детский сад "Ромашка" |
| Руководитель: | Гайнуллина Рафиса Нурлыгаяновна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 9 воспитанников |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
МБДОУ- «Бигенеевский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Хуш киләсең, Яңа ел!" 27.12.2025

Бездә бүген Чыршы бәйрәме булды. Төрле җәнлекләр булып киенгән балалар Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә рәхәтләнеп биеп-җырлап күңел ачтылар.
-
Яңа елга әзерлек 23.12.2025

Яңа елны матур иеп каршылау максатыннан, бакчабыз тирәсендә менә шундый матур сыннар ясап урнаштырдык. Бу эштә безгә булышкан әти-әниләргә бик зур рәхмәт!
-
"Яңа ел крокодилы" 17.12.2025

Бүген тәрбичебез Юнусова Г.В. Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында уздырылган семинарда катнашты. Ул анда "Яңа ел крокодилы" дип аталган уен-пантомима күрсәтте.
-
Кыш бабай ясыйбыз. 11.12.2025

Кыш-елның яхшы һәм тылсымлы вакыты. Елның бу матур вакытында могҗизалар була. Бүген безнең балалар Яңа елның төп могҗизасын - Кыш бабайны үз куллары белән ясадылар.
-
Әнием-алтыным! 27.11.2025

Әниләрнең көне бүген. Бәйрәм.
Ә бит һәр көн алар көне ул.
Әни безнең өчен бөтен дөнья:
Суы да ул, җире, күге ул!
Бакчабызда Әниләр көнен билгеләп үттек.
-
Әкиятләр илендә 19.11.2025

-
Дидактик уеннар 11.11.2025

Дидактик уеннар-кече яшьтәге балаларны мәктәпкәчә белем бирү һәм үстерү өчен куәтле корал ул. Алар төрле күнекмәләрне үстерергә булышалар, укыту процессын мавыктыргыч һәм нәтиҗәле итәләр. Шуны истә тотарга кирәк: һәр уен балаларның яшенә һәм үсеш дәрәҗәсенә яраклаштырылган булырга тиеш. Белем бирү процессына дидактик уеннарны кертү белем формалаштыруга гына түгел, һәр баланың шәхесен үстерүгә дә ярдәм итә.
-
Халыклар бердәмлеге көне 03.11.2025

4 нче ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне .
Бу көнне балалар кечкенәдән белеп үсәргә тиеш.
Бәйрәм уңаеннан балалар бакчасында “Бердәмлектә - безнең көч!” исемле патриотик тәрбия чарасы үткәрелде. Балалар дәүләтебезнең никадәр зур, матур һәм бай булуын белделәр. Дәүләт символлары турында белемнәрен ныгыттылар, халыкларның үзара ничек дус яшәүләре турында сөйләделәр, фикер алыштылар.Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. -
Туган көн бәйрәме 28.10.2025

Туган көн-ул, мөгаен, иң гаҗәеп бәйрәмдер. Ә балалар өчен бу бәйрәм күптән көтелгән һәм матур бәйрәм.
Балалар бакчасында туган көнен бәйрәм итү традициягә әверелә — ай саен диярлек төркемдә Күңелле «Ак калач»җыры яңгырый.Бүген тагын шундый шатлыклы көн. Ризванның туган көнен бәйрәм иттеләр. Балалар Ризванны туган көне белән котладылар
-
Көзге-кышкы чорда су объектларында куркынычсызлык атналыгы 21.10.2025

Мәктәпкәчә белем бирүнең норматив-хокукый базасы балаларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау, аларның имин тормыш эшчәнлеген оештыру – мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булуын күрсәтә.
Бигәнәй "Ромашка" балалар бакчасында «көзге-кышкы чорда су объектларында куркынычсызлык атналыгы»үткәрелде.
Максаты: көзге-кышкы чорда суда үз-үзеңне куркынычсыз тоту мәсьәләләре буенча тәрбияләнүчеләрнең һәм ата-аналарның белемнәрен арттыру; тормышка һәм сәламәтлеккә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.








