МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Илебез тыныч булсын! 22.02.2018

Бәйрәмнең ахырында илебез тыныч, күгебез аяз, балаларыбыз шат, барчабыз исән-сау булыйк, сәламәт яшик , дип салют аттырдык.
-
Без төз атучылар. 22.02.2018

Балалар белән төз атучылар уенын уйнадык.
-
Бездә бүген семинар. 21.02.2018

Бүген бакчабызда семинар булып утте. Семинарның темасы "ФГОС алымнарын кулланып юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү" темасы чагылдырылды. Семинарда район мәгариф бүлеген әйдәп баручы Алинә Рөстәмовна тәрбия эше буенча методист Фирүзә Илһамовна терәк бакчабызның мөдире Файзрахманова Р.Ф. һәм тәрбиячеләр катнашты. Семинарны бакчабызның мөдире Гөлсинә Хамитовна ачып җибәрде. Тәрбияче Хаҗиева Айгөл "Казан шәһәре буенчы сәяхәт" исемле эшчәнлек күрсәтте. Инглиз теле укытучысы Елена Васильевна шулай ук юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы эшчәнлек күрсәтте.
-
Путешествие в правильный город. 21.02.2018

Инглиз теле укытучысы Елена Васильвна "Путешестивие в правильный город" темасына эшчәнлек күрсәтте. Балалар инглиз телендә транспорт төрләрен һәм дә билгеләрне таный белделәр.
-
Тау шуабыз. 19.02.2018

Рәхәтләнеп тау шуабыз.
-
Күппочмаклы геометрик фигураларны өйрәнәбез. 13.02.2018

Математика эшчәнлегендә күппочмаклы геометрик фигураларны өйрәндек һәм аларны төсләр белән билгеләп буядык.
-
Рәсем эшчәнлеге. 12.02.2018

Бүген рәсем эшчәнлегендә Муса Җәлилнең әсәрләрен искә төшердек һәм кызыл ромашка шигыренә рәсем ясадык.
-
Әкиятләр буенча викторина. 09.02.2018

Әйләнә - тирә дөнья эшчәнлегендә балалар белән викторина үткәрдек балалар әкиятләрне кем язганын, әкиятнең исемен искә төшерделәр.
-
Заманча әкиятләр. 08.02.2018

Балалар белән бүген "Ничек мамонтенок әнисен эзли" дигән мультфильм аша мамонтка дуслар әвәләдек. Яңадан бар кат яраткан әкиятләребезне искә төшердек.
-
Юл билгеләре иленә сәяхәт. 06.02.2018

Бүген бакчабызга ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ягаффарова Гүзәл Назыйфовна килде. Без балалар белән "Юл билгеләре иленә сәяхәт", дигән эшчәнлек күрсәттек. Балалар белән явыз Убырлы сихерләгән билгеләргә, светофорга булышып балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен тагында тирәнәйтек. Гүзәл Назыйфовна балаларга китаплар өләште һәм бакчабызга бүләкләр калдырды.




