МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186
-
Әкияттә кунакта! 12.03.2013

Әнисә Тимерҗановна түгәрәгенә йөрүче укучы балалар бүген "Миләшкәй" балалар бакчасына кунакка керделәр һәм бик эчтәлекле әкият күрсәттеләр. Бу әкият балаларга гаиләңне яратырга , бервакытта да аны ташламаска, бер-береңне ихтирам итеп яшәүне өйрәтте.
"Миләшкәй" балалар бакчасы коллективы һәм балалары укучыларга зур рәхмәтен белдерә. Киләчәктә дә укучыларны бакчабызга көтеп калабыз.
-
Су һәм аның үзенчәлекләре. 11.03.2013

Бакчабызда "Су һәм аның үзенчәлекләре" атналыгы башланып китте. Балалар суның яшәү чыганагы икәнлегенә төшенделәр. Һәм атна дәвамында суга карата сак караш, мәхәббәт тәрбияләү, гади тәҗрибәләр һәм уеннар аша балаларның су үзенчәлекләре турындагы белемнәрен киңәйтү, тирәнәйтү бурычлары куелды.
Шул ук арада киләчәктә агасы "гөрләвекләргә" зурлар төркеме көймәләр дә ясадылар.
-
8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне! 07.03.2013

Март – язның беренче ае. Ул җиргә яшәрү, матурлану, яңару алып килә. Гүзәллек арасында һәрвакыт мәхәббәт яши. Ана һәм бала. Бер – берсе өчен яралган бу җаннар иркә язның беренче таңын хәтерләтә. Кадерле әниләребез, бүген сезне барыгызныда якынлашып килүче 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Тормыш юлларыгыз сикәлтәсез, тигез, гомер күгегез кояшлы, якты һәм җылы булсын. Белгәнебезчә, әниләр балалары өчен утка керергә дә, суга сикерергә дә әзер. Сез ягымлы һәм акыллы, кыю һәм уңган, иркә һәм таләпчән. Сезнең канатларыгыз нык, тормыш тәҗрибәгез зур, шуның белән сез балаларыгызның алыштыргысыз киңәшчесе һәм ярдәмчесе.
Шушындый матур сүзләр белән башланып китте "Иң кадарле-әнием!" дип исемләнгән кичәбез. Кичә барышында балаларда үзләренең чыгышларын күрсәттеләр , әниләр дә читтә каламады. Бергә-бергә күңел ачып, уйнап, көлеп бик күңелле генә үтеп китте кичәбез. Барлык әниләргә кабат исәнлек-саулык, бәхет теләп калабыз. Бәйрәмгә килеп балаларның күңелләрен күреп китүләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне! 07.03.2013

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне –иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан барлык хатын-кызларны, коллегаларны, әниләрне-әбиләрне кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбнызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Сезгә корычтай нык сәламәтлек, ак бәхетләр, шатлык-куанычлар, якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен тоеп, иминлектә, изге эшләрегездә яңадан-яңа уңышлар ирешеп яшәвегезне телибез!
"Миләшкәй" балалар бакчасы коллективы һәм балалар.
-
8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне! 06.03.2013

Зурлар төркеме балалары да әниләрен никадәр яратуларын белдереп , үзләренең әниләренә "Ваза һәм чәчәкләр" ясадылар.
Чәчәк букетлары бүләк итсәк,Чәчәк букетлары корыр ул.Үз кулларыбыз белән ясаганЮгалтмассыз, мәңге торыр ул.Бу шигырь юлларын әниләренә багышлап калалар. -
8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне! 06.03.2013
Йөрәгемнең иң түрендәИң кадерле әнием!Яхшылыкта, ягымлыкта,Әниемә тиң -илем!Бу шигырь юллары әниләргә багышлана. Кечкенәләр дә зурлардан калышмый, алар да әниләренә бүләк ясадылар. -
Юл әлифбасы! 01.03.2013

Тәрбияче Хаҗиева Айгөл балаларга "Юлларда сак булырга кирәк! " әйтеме ярдәмендә балаларга "Юл йөрү билгеләре белән танышу", "Шәһәр урамының нинди куркыныч яклары барлыгын", "Транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" белән таныштыруны дәвам итә. Балалар бу атна эчендә күп кенә үзләренә кирәкле мәгълүматларны алдылар , дип ышанып кала . Әмма "Юл йөрү кагыйдәләрен" бер атна эчендә генә өйрәнеп бетерелә торган эш түгел, шуңа күрә дә даими балаларга аңлатып торуны , режим вакытларында, әти-әниләр ярдәме белән, саф һавага чыккан вакытларда да, төрле уеннар аша, рәсемнәр ярдәмендә һ. б. кирәк дип саный. Балаларга юлларда йөрүе көннән-көн куркыныч һәм эшебезне җиренә җиткереп эшләсәк барсы да уңай якка булыр. Балаларбызда исән-имин булырлар дип ышанасы килә.
-
Юл әлифбасы! 27.02.2013
"Табышмак әйтәм-җавабын тап!"Алмаш-тилмәш өч күз яна:Яшел, сары һәм кызыл.Урамда исән йөрергәбулыша ул көнозын.уены аша балалар , светофорның чаттагы юлны көйләп торыр өчен мөһим икәненә төшенәләр. Светофор сүзен ишеткәннәре булса да, алар яңадан бер кат светофорны әвәләп, үз куллары белән әвәләнгән машиналар ярдәмендә бик телән уеннар уйныйлар.
-
Юл әлифбасы! 26.02.2013

Нихаять кышкы эче салкыннар үтеп килә һәм әкренгә көннәр язга якынлаша. Күп кенә балаларның да күбесе вакытларын саф һавада үткәрергә телиләрдер. Һәм "Миләшкәй" балалар бакчасы балаларның теләкләрен күздә тотып бу атнада "Юл әлифбасы" өйрәнергә булдылар.
Максат: Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен камилләштерү.
Бурычлар:
-Юлда, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту күнекмәләре тәрбияләү;-Балаларның игътибарлыкларын үстерү;-Юл һәм юл хәрәкәтен көйләү турында белемнәрен тирәнәйтү.Зурлар төркеме "Иҗади сәнгать" -рәсем вакыты. Балалар тырышып "Регулировщик" ясыйлар. -
Ватанны саклаучылар көне! 23.02.2013

Менә ниһаять көтеп алган бәйрәмебез әтиләр көне якынлашты. Кадерле әтиләребез, ир-егетләребез! Сезне барыгызныда 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә алдагы көннәрегездә зурдан зур уңышлар, гаилә бәхете, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер, зур бәхет. Барыгызныңда исән-сау булуларын теләп калабыз.
"Миләшкәй" балалар бакчасы коллективы һәм балалар.




