Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 221 222 223 224 ( 225 ) 226 227 228 229 230 >>
-
"Аҗаган" хәрби-спорт уены 17.04.2013

Бүген мәктәбебездә "Аҗаган" хәрби-спорт уенының зона этабы узды. Ярышларда 5 мәктәп катнашты. АК сүтеп-җыю буенча Гыйлаҗев Булат 1нче урын, Давлиева Айзилә 2нче урын, турникта күтәрелү буенча Давлиев Булат 2нче урын, ОЗК кию буенча Давлиева Айзилә 1нче урын, Фазылов Илнар 1нче урын, Зиннуров Аяз 3нче урын, гәүдә күтәрү буенча Сабирова Гөлназ 2нче урын яуладылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча Олы Кибәче мәктәбе 1нче, кадет мәктәп-интернаты 2нче, Икшермә һәм Шытсу урта мәктәпләре 3нче, Сатыш урта мәктәбе 4нче урында булды.
-
11 класста ата-аналар җыелышы
17.04.2013
17 апрельдә 11 класста ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта репетицион, Интернет тестирование, мәктәптә уздырылган тестирование нәтиҗәләре анализланды. Барлык ата-аналар да катнашты.
-
9 класста ата-аналар җыелышы 16.04.2013

16 апрельдә 9 класста ата-аналар җыелышы узды. Әти-әниләр репетицион, Интернет тестирование,мәктәптә уздырылган тестирование нәтиҗәләре белән таныштырылды. Җыелышта мәктәп директоры Мухаметзянов Р.Р. ГИАга әзерлекнең югары дәрәҗәдә булырга тиешлегенә басым ясады. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Габделхаева Р.Р. 16, 17 апрель көннәрендә КФУ тарафыннан ЕГЭ һәм ГИАга әзерләү турында Интернет-форум уздырылуы турында белдереп, әти-әниләр форумда үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Җыелышта предмет укытучылары һәр укучының ГИАга әзерләнүе турында тулы анализ ясадылар, кимчелекләрне күрсәттеләр, әти-әниләрне балаларын даими контрольдә тотарга чакырдылар.
-
Бадминтон буенча алдынгылыкны бирмибез
15.04.2013
13, 14 апрель көннәрендә бадминтон буенча төньяк-көнбатыш лигасы ярышларында укучыларыбыз катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр: одиночный разрядта 7 класс укучысы Ибатова Эльмира 1нче урын, 6 класс укучысы Матзянова Гөлинә 2нче урын, парный разрядта Ибатова Эльмира 2нче урын, Матзянова Гөлинә 3нче урын, Давлиев Ильяс 2,3нче урыннар, Юзеева Нәркизә 2,3нче урыннар яуладылар.
-
Начар гадәтләрне юлдаш итмик 12.04.2013

Начар гадәтләрне кисәтү, спиртлы эчемлекләрнең организмга, җәмгыятькә китергән зыяны белән таныштыру максатыннан бүген (12.04.2013) 9-11 класс укучылары өчен "Технология спаивания" фильмын карау оештырылды.Әлеге фильмда алкоголизмның үзеңә, синең балаларыңа никадәр зыян китерүе, исерткеч эчемлекләр куллануның гаиләне генә түгел, тулы бер буынны җимерүе мисаллар белән аңлатылды. Алкоголизмның Россиягә килеп керү һәм таралу тарихы белән таныштырылды.15, 16 апрель көннәрендә укучыларның алкоголизмга булган мөнәсәбәтләрен ачыклау өчен анкета уздыру планлаштырыла.
-
Сәламәтлек дәресләре 09.04.2013

Бүген һәр класста Сәламәтлек дәресләре узды. "Сәламәтлек чыганаклары" (1 класс), "Бу синең үзеңнән тора" (2 класс), "Сәламәт булыйм дисәң..." (3 класс), "Саулык-зур байлык" (4 класс), "Дөрес туклану-сәламәт булу" (5 класс), "Саулык-зур байлык" (6 класс), "Сәламәтлегебез үз кулыбызда" (7 класс), "Начар гадәтләргә юл куйма!" (8 класс), "Сәламәтлек-тормыш нигезе" (9 класс), "Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" (10 класс), "Сәламәтлек кадерен беләсеңме?" (11 класс) дигән темаларга узган әңгәмәләрдә укучылар сәламәтлек, аның кыйммәте, үз сәламәтлегеңне саклау мөһимлеге турында сөйләштеләр.
-
Бадминтон буенча уңышларыбыз 08.04.2013

6нчы апрельдә Килдебәк урта мәктәбендә узган бадминтон ярышларында укучыларыбыз актив катнашты. Гыйлметдинов Айдар (9 класс)-1 урын, Ибатова Эльмира ( 7 класс)-3 урын, Юзеева Нәркизә (6 класс)-3 урын, Бикмиев Илфир (9 класс)-3 урын яуладылар.
-
Күңелле стартлар 08.04.2013

7 апрель- Бөтендөнья сәламәтлек көне. Мәктәбебездә һәр көн иртәнге гимнастика ясаудан башланып китә. Бүген дә укучылар иртәнге гимнастика ясадылар. Ә дәресләрдән соң 4-6 класс укучылары арасында "Күңелле стартлар" узды.
-
Бадминтон ярышлары 04.04.2013

4нче апрельдә Килдебәк урта мәктәбендә 1997-1999нчы елгы укучылар арасында бадминтон буенча узган ярышларда 7 класс укучысы Ибатова Эльмира 1нче урын һәм 8нче класс укучысы Хадиев Ирек 1 нче урын яуладылар. Алар әлеге җиңүләре белән Республика күләмендә уздырылучы 9нчы Спартакиадада катнашу хокукына ирештеләр. Котлыйбыз!
-
Рус теленнән Интернет-тестирование 02.04.2013

2нче апрель көнне 11 класс укучылары Мәгариф һәм фән министрлыгының № 1037/13 боерыгы нигезендә on-iain режимда рус теленнән Интернет тестированиедә катнаштылар.








