Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 221 222 223 ( 224 ) 225 226 227 228 229 230 >>
-
Парламент дәресе 28.04.2013

27 апрель көнне мәктәбебездә Парламент дәресе узды. Дәүләт символларын искә төшерү, алар турындагы белемнәрне ныгыту максатыннан оештырылган дәресне тарих укытучысы Каримова Л.Р.уздырды.
-
Укучыларның 9нчы спартакиадасы 26.04.2013

22-24 апрель көннәрендә Алабуга шәһәрендә укучыларның 9нчы спартакиадасы кысаларында узган бадминтон ярышларында безнең укучылар Ибатова Эьмира һәм Хадиев Ирек катнашты. Ирек һәм Эльмира гомуми команда зачетында 2нче урын, парлы категориядә 2нче урын,катнаш категориядә шулай ук 2нче урын яуладылар. Бу укучыларыбызга алга таба да уңышлар телибез!
-
Күңелләрдә син, Тукай! 26.04.2013

Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулды. Шул уңайдан мәктәбебездә "Күңелләрдә син, Тукай!" дигән Шигырь бәйрәме узды. "Бәйрәм бүген" җыры белән башланып киткән кичә, укучыларның Г.Тукай шигырьләрен сәнгатьле сөйләү белән дәвам итте. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын чагылдырган презентация күрсәтелде. Бәйрәм "Туган тел" җырын бергәләп җырлау белән тәмамланды.
-
"Аҗаган" хәрби-спорт уенының район этабында 26.04.2013

Бүген (26.04.2013) "Аҗаган" хәрби-спорт уенының район этабы узды.Көчне, җитезлек һәм төгәллекне сынаучы бу бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, безнең мәктәп командасы 3нче урын яулады. Җитәкче-ХХН укытучысы Сафин А.К..
-
Чернобыль фаҗигасе
26.04.2013
Бүген Чернобыль атом электростанциясендә булган авария турында искә төшерү максатыннан мәктәпкүләм класс сәгате узды. 1986 нчы елның 26 нчы апрелендә Чернобыль атом электростанциясенең 4 блогында шартлау булуы, нәтиҗәдә 30 км радиуслы зонадан кешеләрне эвакуацияләргә туры килүе, Украинада кеше яши торган 7247 пункттан кешеләрне яңа җиргә күчерүләре, Украинаның 12 өлкәсендәге 3 млн га җирнең радиоактив цезий белән зарарлануы, бу фаҗиганең никадәр зур зыян китерүе турында сөйләнде.
-
Балалар куркынычсызлыгын кайгыртып
26.04.2013
Балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан мәктәбебездә планлы эш алып барыла. Ата-аналар комитеты беләр берлектә кечкенә яшьтәге һәр укучыга югары классларда укучы берәр бала яки әти-әнисе җаваплы кеше итеп беркетелеп, әти-әниләр әлеге исемлек белән таныштырылды. Укучыларның дәрескә йөрүләре даими контрольдә тотыла, йөреш буенча көндәлек отчет мәктәп директорына тапшырып, анализлана. Дәрес калдырган очракта, һәр укучы медицина белешмәсе яки дәрес калдыруның сәбәбе күрсәтелеп, ата-ана тарафыннан язылган гариза алып килеп класс җитәкчесенә тапшыра. Һәр атнаның шимбәсендә кичке рейдлар оештырылган. Укучыларны гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, таныш булмаган кешеләр белән үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлату өчен һәр класста әңгәмәләр узды. Балалар куркынычсызлыгы өчен әти-әниләр дә, укытучылар да, укучылар үзләре дә зур җаваплылык тоярга тиешләр.
-
Конкурста уңышларыбыз 25.04.2013

13нче районкүләм "Сәләтле балачак-өметле киләчәк" балалар иҗаты фестиваль-конкурсында катнашкан барлык эшләребез дә призлы урыннар белән бәяләнүе мәктәбебез өчен зур куаныч булды."Агачта һәм пыялада" эшләү номинациясендә Сабирова Гөлназның эше 1нче, "Рәсем" номинациясендә Юзеева Сиринәнең эше 1нче урынга (җитәкчеләре-Вилданов Н.М.), "Рәсем" номинациясендә Шакирова Гөлназның эше 3нче, Халиуллин Әмирнең эше 3нче урынга (җитәкчеләре-Шакирова Л.Г.) лаек булды.
-
Җиңел атлетика буенча ярышлар 23.04.2013

Бүген җиңел атлетика буенча ярышларда безнең мәктәп укучылары да актив катнашты һәм яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр: Марданова Гөлчәчәк сөңге ыргыту буенча 1нче, диск ыргыту буенча 3нче, Губаева Руфинә диск ыргыту буенча 1нче, сөңге ыргыту буенча 3нче, Сабирова Гөлназ сөңге ыргыту буенча 2нче, диск ыргыту буенча 2нче, 1500 м.га йөгерү буенча 3нче урын яулады. Тренерлары-физик тәрбия укытучысы Раил Рашитович. Котлыйбыз!!!
-
"Сәләтле балачак-өметле киләчәк" 22.04.2013

22 нче апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә “Сәләтле балачак - өметле киләчәк” конкурс – фестиваленең “Хореография” һәм “Остаз” номинацияләре үткәрелде. Безнең мәктәпнең бию коллективы "Хореография" номинациясендә чыгыш ясап, 1-4 класс укучылары арасында 3нче урын яулады. Җитәкчеләре-өстәмә белем бирү педагогы Шафикова Г.Р.
-
Чисталык айлыгы дәвам итә 19.04.2013

Татарстан республикасында чисталык икеайлыгы дәвам итә. Бүген мәктәбебездә мәктәп тирәсен һәм юл буйларын чистарту буенча өмә узды.








