Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
Уңыш җыелды 14.09.2015

Бүген мәктәбебездә укучылар,укытучылар һәм техник хезмәткәрләр көче белән җәй буе тәрбияләп үстергән бәрәңге уңышы җыеп алынды.Бу эштә укучыларның әтиләре дә бик теләп транспорт белән булышты. Уңыш бик мулдан булу барыбызны да сөендерде.
-
"Көзге игелек атнасы" 11.09.2015

"Көзге игелек атнасы"акциясендә безнең укучыларыбыз да катнашты. Олы Кибәче ,Төбәк авылында урнашкан һәйкәл-обелисклар,мәктәп тирәләре чистартылды.
-
Яшә, чишмә! 10.09.2015

Укучыларга экологик тәрбия бирү, аларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү-мәктәпнең төп бурычларыннан берсе. "Яшә, чишмә!" акциясендә безнең укучылар да теләп катнашты. Авылыбызның бизәге булган "Зөлхиҗҗә чишмәләре", Зиятдин чишмәсе, Галим чишмәсе территорияләре укучылар көче белән тәртипкә китерелде.
-
Балалар куркынычсызлыгы айлыгы дәвам итә 09.09.2015

Бүген мәктәбебездә эвакуация уздырылды.Укучыларның гадәттән тыш хәлләргә әзерлекләре барланды.Эвакуациядә Икшермә янгын сүндерү бүлеге начальнигы Салахиев Ф.Ф катнашты.Барлык укучылар да, тиешле таләпләрне үтәп, мәктәп янына җыелдылар. Гомумән, эвакуация канәгатьләнерлек дип бәяләнде.
-
Очрашу 08.09.2015

"Бурдан кала, уттан калмый" дигән татар халык мәкален һәркем белә. Ләкин бар кеше дә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәми. Әлеге күнекмәләр кече яшьтән үк булдырылырга тиеш. Бүген укучылар Икшермә янгын сүндерү бүлеге начальнигы Салахиев Ф.Ф. белән очраштылар. Ул укучыларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды.
-
Парклар һәм скверлар елы
08.09.2015
Парклар һәм скверлар елы уңаеннан мәктәбебездә рәсемнәр бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә җиңеп чыккан эшләр районга җибәрелде. Бәйгедә 6 нчы сыйныф укучысы Мухаметова Алиянең һәм 8 сыйныф укучысы Шакирова Гөлназның эшләре I урынга ,үз яшьтәшләре арасында 1 нче сыйныф укучысы Башаров Даниярның эше II урынга, Газизова Ландышның эше Сертификатка лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз!
-
Эвакуация 07.09.2015

Куркынычсызлык айлыгы дәвам итә. 7 сентябрьдә, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, эвакуация узды. Укучыларга янгын хәвефе булган очракта үтәлергә тиешле кагыйдәләр турында аңлатылды.
-
Парк һәм скверлар көне 05.09.2015

Парк һәм скверлар көне уңаеннан педагог-оештыручы Багманова Р.Н 5,6 сыйныф укучылары белән кызыклы әңгәмә оештырды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сораулар буенча фикер алыштылар.
-
Финанс грамоталылыгы көне 05.09.2015

Бүген мәктәбебездә "Финанс грамоталылыгы көне" Бөтенроссия акциясе кысаларында "Росгосстрах" компаниясе агенты Яруллина Чулпан Вагизовна белән очрашу узды. Чулпан Вагизовна югары класс укучыларына иминиятләштерү компаниясенең эш юнәлешләре ; үзеңне, йорт-җиреңне, милкеңне иминиятләштерүнең зарурлыгы турында сөйләде.
-
Экстремизмга-Юк! 03.09.2015

ген дигән темага бердәм дәрес узды. Әлеге дәреснең төп максаты – җәмгыятебездә милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, террорлык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау. Укучыларга моның өчен үзара аңлашып яшәү, бер-береңә карата түземле булу, башка милләт һәм дин вәкилләренә, аларның традицияләренә хөрмәт белән карау мөһим икәнлеге аңлатылды. 8-11 классларда әлеге дәресне Исмагилова Ч.Р., калган классларда класс җитәкчеләре уздырды.








