Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды 26.04.2016

Бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган чараларда укучыларыбыз актив катнашты. Казан федераль университеты уздырган "Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды" Бөтенроссия сәнгатьле сөйләм бәйгесенә Гафиятова Илзия (укытучы Гафиятова Ә.Ф.), Сафина Сөмбелә (укытучы Сафина С.З.), Каримова Рузинә (укытучы Измайлова Г.М.), Шайхеразиева Зөлфинә (укытучы Сайфеева Р.В.) чыгышлары тәкъдим ителде. Шайхеразиева Зөлфинә әлеге бәйгенең җиңүчесе булып танылды һәм КФУда узган бәйрәм тантанасында катнашты.
-
"Обелиск" акциясе 25.04.2016

Мәктәбебезнең тимурчылык отряды үзенең эшен дәвам итә.Алар ялгыз әби-бабайларга булышалар,чишмәләр чистарталар. "Язгы игелек атнасы" кысаларында бер төркем укучылар Төбәк авылында урнашкан һәйкәл-обелиск янын тәртипкә китерделәр.
-
Безнең уен 23.04.2016

Сафина Сиринә З. Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан 5-7 сыйныф укучылары арасында "Безнең уен" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрде.Уен "Г.Тукайның тормыш юлы", " Тукай иҗаты","Тукай сәнгатьтә", "Шигырьне таны" кебек бүлекләрне үз эченә алган иде.Уен барышында укучылар барысы да активлык күрсәттеләр,ә җиңүне 6 нчы сыйныф укучылары яулады.
-
Курчаклар "Су анасы" н уйный 22.04.2016

"Күңелле сәхнә" түгәрәгенә йөрүче укучыларның чыгышы-һәр бәйрәмнең бизәге. Бүген алар Г.Тукайның "Су анасы" әсәрен курчак театры спектакле буларак тәкъдим итте.
-
Халыкара олимпиада 22.04.2016

Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Юзеева Нәркизә (укытучысы Гафиятова Әнисә Фәнил кызы)19-22 көннәрендә Казан шәһәрендә үткән татар теле һәм татар әдәбиятыннан халыкара олимпиадада катнашты.Уңышлы чыгыш ясап,I дәрәҗәдәге Дипломга ия булды. Нәркизәгә планшет һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.Укучыбызны һәм укытучысын зур җиңүләре белән котлыйбыз! Афәрин! Уңышлар сезгә!
-
Сәләтле балачак-өметле киләчәк 22.04.2016

"Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче 3нче сыйныф укучысы Харисова Диләрә (укытучысы Шакирова Ләлә) Г."Сәләтле балачак-өметле киләчәк" конкурсында катнашып декоратив- гамәли сәнгать номинациясендә "Туган ягым" дигән эшен тәкъдим итте һәм призёр булды.Котлыйбыз!
-
Сәләтле балачак-өметле киләчәк 22.04.2016

"Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче 6нчы сыйныф укучысы Давлиев Сәйдәш (укытучысы Вильданов Наил М.) "Сәләтле балачак-өметле киләчәк" конкурсында катнашып декоратив- гамәли сәнгать номинациясендә " Мультфильмнарның тылсымлы дөньясы" дигән эшен тәкъдим итте һәм призер булды.Котлыйбыз!
-
Сәләтле балачак-өметле киләчәк 22.04.2016

"Тылсымлы карандаш" түгәрәгенә йөрүче 8 нче сыйныф укучысы Шакирова Гөлназ (укытучысы Шакирова Ләлә Г.) "Сәләтле балачак-өметле киләчәк" конкурсында катнашып рәсем номинациясендә" Туган ягым киңлекләре" дигән эшен тәкъдим итте һәм җиңүче булды. Котлыйбыз!
-
Без-табигать балалары 22.04.2016

22 апрель- Җир көне. Шул уңайдан бүген 4-7 класс укучылары катнашында "Без-табигать балалары" дип исемләнгән кичә узды. Әлеге чара ике команда арасында бәйге формасында оештырылды. Укучылар викторина сорауларына җавап биреп, кроссворд чишеп, карта буенча биремнәр үтәп, үзләренең белемнәрен сынадылар. Кичәне география укытучысы Сафина С.З. уздырды.
-
Тукай әсәрләре- сәхнәдә 22.04.2016

22 апрель көнне башлангыч класс укучылары Г.Туай әсәрләрен сәхнәләштерделәр. 1 класс "Бала белән Күбәләк" шигырен, 2 класс "Кәҗә белән Сарык" әкиятен, 3 класс "Кызыклы шәкерт" шигырен сәхнәдә уйнап күрсәтте. Ә 4 класс укучылары Гәрәй Рәхимнең Тукайга ияреп иҗат ителгән "Кәҗә белән Сарык" әкиятен тәкъдим итте. Укучылар чыгышы "Күбәләк" ясле-бакчасында тәрбияләнүчеләргә дә бик ошады.








