Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Большекибячинский детский сад «Кубэлэк» Сабинского муниципального района РеспубликиТатарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Кибячи, ул Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(917)-227-40-42 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-"Большекибячинский детский сад"Күбәләк" |
| Руководитель: | Шакирова Рузия Шайхлсламовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 24 |
| У нас учат: | 3 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Большекибячинский детский сад «Кубэлэк» Сабинского муниципального района РеспубликиТатарстан» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
"Тынычлык күгәрченнәре" 06.05.2022

Без яшибез бергә бу матур дөньяда
Без җырлыйбыз бергә, туган телебездә
Безнең бар хыяллар, бәхетле киләчәк
Бир Ходай син безгә бәхетле киләчәк.
"Күгебез һәрчак аяз, тыныч булсын"дип исемләнгән девиз астында, балалар белән кисеп- ябыштыру эшчәнлегендә тынычлык күгәрченнәре ясадык.
-
"Тукай безнең күңелләрдә" 27.04.2022

Бакчабызда "Тукай безнең күңелләрдә"дип исемләнгән Габдулла Тукайны искә алу кичәсе узды. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, табышмакларга җавап таптылар.
-
" Без табигать балалары" 25.04.2022

"Без табигать балалары"дип исемләнгән тема кысаларында бакчабызда тәрбияләнүче балалар табигатькә сәяхәткэ чыктылар. Аларда табигатькә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү максатыннан саф һавада уеннар, әңгәмә үткәрелде. Балалар яңа чыккан чәчәкләр, оя коручы кошлар белән таныштылар.
-
"Хезмәт төбе хәзинә" 22.04.2022

Бакчабызда "Хезмәт төбе хәзинә"дип исемләнгән атна үтте. Балалар өлкәннәр хезмәте, аларның һөнәрләре белән таныштылар. Атна ахырында " Мин үскәч кем булам"дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе үткәрелде.
-
"Галәм киңлекләре" 16.04.2022

Бакчабызда "Галәм киңлекләре" дип исемләнгән атналык узды. Балаларны беренче очучы Ю.А.Гагарин белән якыннанрак таныштырдык. Галәм турында белемнәребезне системалаштырдык. Планеталарны искә төшердек. Атна дәвамында җырлар өйрәндек, рәсемнәр, пластилиннан фигуралар ясадык. Балаларда тирә-юньне , табигатьне саклау буенча белемнәрне киңәйттек.
-
"Йолдыз апага-60" 09.04.2022

Кече Кибәче авылы китапханәчесе Фатыйхова Гөлүсә Рамазан кызы бакчабызда "Йолдыз апага -60" дип исемләнгән поэзия сәгате үткәрде. Балалар шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты,шигырьләре белән таныштылар. Китапханәчегә сораулар биреп, җавап алдылар. Әдәби чара шагыйрәнең китаплары танышу белән тәмамланды
-
"Урман җиребезнең байлыгы" 06.04.2022

Бакчабызда "Урман җиребезнең байлыгы" дип аталган атна узды.Балаларда игътибарлылык, әйләнә-тирә табигатькә, урманга карата сакчыллык, миһербанлылык сыйфатлары, экологик культура тәрбияләү максатлары куелган иде. Балалар белән урман турында әңгәмә үткәрдек. Әдипләребез әсәрләре белән, агачлар белән таныштык, рәсемнәр ясадык, җырлар өйрәндек. Татарстан җирлегендә үсә торган үсемлекләр турында белемнәребезне камилләштердек.
-
Семинар 25.03.2022

25 март көнне бакчабызда "Заманча алымнар кулланып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның математик күзаллауларын формалаштыру" дип исемләнгән район күләм семинар булып узды.Анда кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Солтанова Рушания Әсгать кызы "Тиеннең туган көне" дип исемләнгән, мәктәпкәчә әзерлек төркеме тәрбиячесе Мөхәммәтшина Диләрә Фоат кызы "Буратинога ярдәмгә" дип аталган математик эшчәнлек күрсәттеләр.Тәрбиячеләрнең эшчәнлекләре югары дәрәҗәдә бәяләнде.
-
"Нәүрүз мөбәрәкбад!" 25.03.2022

Бакчабызда "Нәүруз" бәйрәме дә билгеләп үтелде. Балаларның табигать турында белемнәре ныгытылды. Борынгы гореф-гадәтләр искә төшерелде. Кичә шигырьләр , татарча уеннар, җырлар белән үрелеп барылды.
-
"Уттан саклан" 23.03.2022

Бакчабызда балалар "Ут дус та , дошман да" дип исемләнгән тема белән таныштылар. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре искә төшерелде.Янгын чыгу очрагында үзләрен дөрес тоту күнекмәләре ныгытылды. Янгын темасына багышланган рәсемнәр, плакатлар ясалды.







