Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Большекибячинский детский сад «Кубэлэк» Сабинского муниципального района РеспубликиТатарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Кибячи, ул Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(917)-227-40-42 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-"Большекибячинский детский сад"Күбәләк" |
| Руководитель: | Шакирова Рузия Шайхлсламовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 24 |
| У нас учат: | 3 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Большекибячинский детский сад «Кубэлэк» Сабинского муниципального района РеспубликиТатарстан» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
"Халыкара китап яратучылар көне" 09.08.2022

9 август -"Халыкара китап яратучылар көне" уңаеннан балалар белән мәктәп китапханәсендә кунакта булдык. Балалар кечкенәләр өчен чыгарылган китап, журналлар белән таныштылар. Китапларны сак тоту, ертмау буенча китапханәче апаның киңәшләрен тыңладылар. Өйдә яратып укый торган әкиятләр турында сөйләделәр.
-
"Бөтендөнья песиләр көне" 08.08.2022

8 август - "Бөтендөнья песиләр көне" уңаеннан бакчабызга йөрүче балалар белән песиләр турында әңгәмә кордык. Аларның төрләре белән таныштык. "Ак песи" исемле әкият тыңладык. Ахырдан балалар үзләренең яраткан песиләрен ясадылар һәм төсле карандашлар белән буядылар.
-
"Карта һәм глобус көне" 04.08.2022

"Карта һәм глобус көне" уңаеннан бакчабызга йөрүче балалар белән карта, глобус төшенчәләре белән таныштык. Картадан төрле илләр, диңгезләр, материклар таптык. Росииянең кайда урнашканлыгын белдек.
-
"Буягыч рәсемнәр көне" 03.08.2022

3 август- "Буягыч рәсемнәр көне" уңаеннан балалар бик теләп, рәсемнәрне үзләре теләгән төсләр белән буядылар.
-
" Музыка уен кораллары" 29.07.2022

"Музыкаль атналык" кысаларында бакчабызга йөрүче балалар музыка уен кораллары белән таныштылар, җырлар җырладылар, уеннарда катнаштылар. Атна ахырында буягыч рәсемнәрне буяп, белемнәрен ныгыттылар.
-
" Табигать кочагында" 23.07.2022

"Әйләнә-тирәне саклау" атналыгы уңаеннан, балаларда әйләнә- тирәгә карата кызыксыну хисләре уяту, хөрмәт тәрбияләү, аны сакларга кирәклеген төшендерү максатыннан, атна дәвамында бакчабызга йөрүче балалар белән төрле чаралар үтте.Безнең як табигатендә яшәүче хайваннар, җәнлекләр турында әңгәмә үткәрелде. Табигать турында җырлар, шигырьләр искә төшерелде.Анда үзеңне тота белү кагыйдәләре белән танышылды. Атна ахырында балалар табигатькә сәяхәткә чыктылар.Басуларда үсүче игеннәр, агачлар белән танышып, белемнәрен киңәйттеләр.
-
"Шахмат көне" 20.07.2022

20 июль- Халыкара шахмат көне уңаеннан бакчабыздагы балалар шахматның ничек барлыкка килүе, шахматта уйналына торган фигуралар , уйнау тәртибе белән таныштылар. Үзара ярышып шахмат уены уйнап карадылар.
-
"Су патшалыгы" 16.07.2022

Бу атнада бакчага йөрүче балалар суның мөһимлеге турында белделәр. Су белән эскпериментлар уздырдылар,уеннар уйнадылар
-
" Сак җәяүле" 07.07.2022

"Сак җәяүле атналыгы" дәвамында юл билгеләрен өйрәндек, ЮЙК уеннары уйнадык,кагыйдәләрне искә төшердек, рәсемнәр ясадык.
-
"Бөтендөнья фотоаппарат" көне 29.06.2022

"Бөтендөнья фотоаппарат" көне уңаеннан , балаларны фотоаппаратның барлыкка килүе аның төрләре белән таныштырдык. Рәсемнәр буяп, үзләре теләгәнчә фотоларга тошердек.







