Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
- Каникуллар дәвам итә. 04.01.2016 Укучыларның кышкы каникуллары дәвам итә. Мәктәпләрдә яңа ел бәйрәмнәре, төрле кичәләр, бәйгеләр, спорт уеннары үтә,Лесхозга боз сараена, Район Башлыгы ёлкасына, Югары Симет мәктәбенә көрәшкә бару оештырылачак. Мөхәммәтҗанов Рәис һәм Салихов Рүзәл район күләмендә оештырылган республика олимпиадасына әзерлек дәресләренә, ә 9нчы сыйныф укучылары мәктәпкә консультациягә йөриләр.
-
Яңа ел белән! 28.12.2015

Кадерле укытучылар,мәктәп хезмәткәрләре,укучылар! Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа 2016 нчы ел белән котлыйбыз. Яңа елда саулык-сәламәтлек, гаиләгездә татулык һәм тынычлык, тормышыгызда һәм эшегездә, укуыгызда яңа уңышларга ирешүегезне телибез. Яңа елны, туган һәр яңа көнне елмаеп, зур өметләр һәм хыяллар белән каршы алыгыз! Күңелегез саф, хисләрегез эчкерсез, хыялларыгыз якты һәм матур булсын.
-
Бүген мәктәптә Яңа ел бәйрәме. 27.12.2015

27 нче декабрь көнне мәктәбебездә укучыларыбыз тарафыннан әзерләнгән Яңа ел тамашалары булып үтте. Тамашага әти – әниләр, әбиләр килгән иде. Бәйрәм бик күңелле үтте. Һәр класс узенчәлекле костюмнар һәм чыгышлар әзерләделәр, бик матур концерт номерлары да тәкъдим иттеләр. Яңа ел бәйрәме һәркем күңелендә кызыклы тамашалары белән истә калды. Соңыннан һәр балага бүләкләр тапшырылды. Алар исеменә мәктәп директоры тарафыннан җылы сүзләр әйтелде.
-
Яңа елга әзерлек. 25.12.2015

Тиздән барлык балаларның да көтеп алган бәйрәме - Яңа ел. Һәркем Яңа елда ниндидер могҗиза көтә: Кыш бабай нинди бүләкләр бирер, бәйрәмгә кемнәр килер - менә шул әлеге бәйрәмне тылсымлы итә дә инде. Олы Арташ төп мәктәбендә Яңа елга әзерлек эшләре дәвам итә. Һәр сыйныф иҗади эшли, һәркемнең үз чыгышын иң яхшысы итеп күрәсе килә. Укучылар арасында рәсем конкурсы да игълан ителде. Эшләргә йомгак бәйрәмдә ясалачак һәм иң яхшы эшләргә махсус бүләкләр каралган.
-
Педагогик киңәшмә. 25.12.2015

25нче декабрь көнне 2 нче чирек нәтиҗәләренә багышланган педагогик киңәшмә узды.Киңәшмәдә класс җитәкчеләре чыгыш ясады, һәр сыйныфның өлгереш һәм уку сыйфаты билгеләнде. Укыту-тәрбия өлкәсендә туган мәсьәләләр буенча фикер алышулар үткәрелде. Киңәшмәнең икенче өлешендә информатика укытучысы Гайбадуллин И.Б. укытучыларны интернет челтәрендә мәгълүмати объектлар белән эшләү алымнарын өйрәтте.
- Әти-әниләр җыелышы. 24.12.2015 Бүген 2 нче чирек нәтиҗәләре буенча әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Валиева Э.М. "Балага әхлак тәрбичсе бирү"дигән темага эчтәлекле чыгыш ясады. Мәктәп директоры Гөлнур Вакыйф кызы әти-әниләрне мәктәп эшчәнлеге, 9нчы сыйныф укучыларының ОГЭга әзерлек мәсьәләләре белән таныштырды. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Дәүләтова Л.А. олимпиада, 2нче чирек,муниципаль контроль эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гаянова В.Н. укучылар катнашкан конкурслар, тәрбия чаралары буенча чыгыш ясады. Җыелыш классларда дәвам итте, әти-әниләр белән берлектә укыту-тәрбия мәсьәләләре каралды.
-
Көрәшче Нияз. 21.12.2015

Арташ яклары элек-электән көрәшчеләре белән дан тота. 7нче сыйныф укучысы Каюмов Нияз да көрәш түгәрәгенә яратып йөри, бик күп ярышларда катнаша. Бу көннәрдә Сабада узган көрәштә катнашып 1нче, Теләчедә булган көрәштә катнашып 3нче урынны яулады. Уңышларың белән,Нияз1
-
Шәфкатьлелек дәресләре. 21.12.2015

Бүгенге тәрбия сәгатьләре "Шәфкатьлелек" темасына багышланды. Һәр сыйныф җитәкчесе эчтәлекле, балалар өчен әһәмиятле дәресләр күрсәтте.
-
Хуш киләсең,Маймыл елы! 19.12.2015

-
Кар сыннары ясау. 19.12.2015












