МБДОУ «Большеарташский детский сад «Карлыгач» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ,ул.Центральная д33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | B.artash.Sad@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Большеарташский детский сад"Карлыгач" |
| Руководитель: | Сайфуллина Айназ Венировна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 15 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Большеарташский детский сад «Карлыгач» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Көрәш ярышлары. 17.03.2014

17нче март көнне Олы Арташ төп мәктәбендә якташыбыз Фәләхов Рифат истәлегенә район күләмендә көрәш ярышлары булып үтте.Без дә балалар белән абыйларының ничек итеп көрәшүләрен карарга кердек,аларга көч,дәрт биреп тордык.
-
8 Март бәйрәме белән! 07.03.2014

Әни! Әни! Синнән башка тагын
Кем бар шундый бала бәгырьле!
Кояш җиргә берәү булган кебек,
Син дә безгә шулай кадерле.
Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә якты йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык! -
Минем кадерлеләрем! 07.03.2014

7 нче март көнне бакчабызда ,,Минем кадерлеләрем! " дип аталган балалар иртәсе үткәрдек. Бәйрәмгә әбиләрне чакырдык. Үзләренең оныкларын күрергә аларның матур җырларын шигырьләрен тыңларга дип әбиләребез бик теләп бакчабызга җыелды. Балалар да әбиләре килгәнгә бик сөенделәр. Җырладылар .биеделәр,әбиләрен котладылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Әбиләр белән бергә. 07.03.2014

-
Безнең уңышлар. 01.03.2014

Гаянов Илүс һәм Мөхәммәтҗанов Камилләр Бөтенроссия күләменә үткәрелгән ,,Минем яраткан мультфильмым" рәсем конкурсында катнаштылар.Мөхәммәтҗанов Камил 2 нче урынга лаек булды,ә Гаянов Илүс актив катнашканы өчен грамоталар белән бүләкләнделәр.Без аларга иҗади уңышлар башка конкурсларда да актив катнашуларын телибез.
-
Ватанны саклаучылар көне. 22.02.2014

Безнең бакчабызда 22 нче февраль көнне ,,Без әтиләр белән көчле!" дип аталган бәйрәм кичә үткәрелде. Балалар җырладылар,биеделәр ,әтиләре белән бергә уйнадылар,әтиләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр.Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Бәйрәм белән әтиләр! 22.02.2014

Ил сакчылары көне ул
Әти өчен зур бәйрәм.
Әтиемә атна буе,
Әзерләдем мин бүләк.
-
Рус халык биюе. 22.02.2014

-
Мари халык биюе. 22.02.2014

Самигуллин Илнар һәм Хуҗина Язгөлләр мари биюен башкаралар.
-
Теремкәй әкияте. 22.02.2014

Балалар әтиләренә ,,Теремкәй" әкиятен дә сәхнәләштереп күрсәттеләр.







