МБОУ «Рыбно-Слободская средняя общеобразовательная школа №2» Рыбно-Слободского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы “ Балык Бистәсе 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422650, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, пгт. Рыбная Слобода, ул. 60-лет Октября, д. 9/Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогы, Октябрьнең 60 еллыгы урамы, 9 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-35-09 (+7(843)-612-35-08) |
| E-Mail: | S.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Рыбно-Слободская СОШ №2" |
| Руководитель: | Захарова Лариса Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 392 учащихся / 392 укучы, из них иностранных граждан: 3 человека |
| У нас учат: | 51 педагогов \ 51 укытучы |
-
«Трудом и ратным подвигом Отечество мы славим!» / «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!»
02.03.2026
Февраль аенда мәктәбебездә «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» дигән гомуми тема астында Парламент сәгатьләре узды. Тәкъдим ителгән темаларга сөйләшү барлык сыйныфларда да даими алып барыла. Махсус әзерлек белән үткәрелгән дәресләр 6б, 6в, 7а, 7б, 10 сыйныфларда узды. Укытучылары Мөхәммәтшина Алинә Рәфкать кызы һәм Гаврилова Надежда Александр кызы бу дәресләрне төрле формаларда үткәрделәр.
6нчы сыныфлар “Идеяләр түгәрәге” ысулын кулланып тыл геройлары һәм тыныч тормыштагы геройлар турында сөйләшеп уздылар. Бөек Ватан сугышы геройлары турында да сөйләштеләр.
7нче сыйныфлар дебатлар ысулын куллануны кулай дип тапканнар. “Җиңү өчен нәрсә әһәмиятле? Тыл һәм сугыш геройлары” темаларын өйрәнгәннәр. Кызыклы гына аралашу килеп чыккан.
10нчы сыйныфтагы укучылар “Түгәрәк өстәл”гә җыелган. Фән һәм башка өлкәләрдә хезмәт куючыларның эшчәнлеге турында сөйләшү алып барганнар.
В феврале месяце учащиеся стали участниками Парламентского часа на тему «Трудом и ратным подвигом Отечество мы славим!» Данный круг вопросов с учащимися обсуждается периодически на классных часах и «Разговорах о важном». Специально подготовленные занятия провели учителя истории и обществознания Мухаметшина А.Р. и Гаврилова Н.А. в 6б,6в, 7аи 7б, 10 классах.
6 классы говорили о героях тыла и героях мирного времени, не забыли и о героях Великой Отечественной войны, организовав «Круг идей».
Дебаты малого формата устроили 7 классы, обсудив вопросы «Что важно для победы? Герои войны и тыла»
10 класс собрался за круглым столом для обсуждения вопроса подвига в труде представителей разных профессий.






-
21нче февраль - туган телләр көне! / День родного языка
23.02.2026
21нче февраль - туган телләр көне! Мәктәбебездә бу көнне иртәдән Россиядә яшәүче халыкларга багышланган мультфильмнар, татар халкы тарыхы һәм татар телен өйрәнүнең үзенчәлекләре турында фильмнар тәнәфес саен укучылар хозурына тәкъдим ителде. Мәктәп радиосы аша 9нчы А сыйныфлары үткәргән тапшыруда укучыларга татар һәм рус телләрендә “Туган телләр көненең” мәгънәсе һәм әһәмияте турында сөйләделәр: татар, рус, таҗик, инглиз телләре белән таныштырдылар. Татар телендә туган телгә багышланган шигырьләр укылды. Пәнҗешәмбе көнне 9нчы сыйныфлар Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган чарада да актив катнаштылар.
В день родного языка учащиеся школы каждую перемену имели возможность посмотреть мультфильмы, посвященные народам, проживающим в России; фильмы об истории татар и особенностях изучения татарского языка. Учащиеся 9А класса провели радиопередачу, где рассказали о народах и их языках, с кем сопроикасаются учащиеся нашей школы. После были прочитаны стихи о любви к своему родному языку на татарском языке. В четверг 9 классы активно участвовали в мероприятии организованном Центральной библиотекой.




-
18нче февральдә мәктәбебездә туган(татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары булып узды.
19.02.2026
18нче февральдә мәктәбебездә туган(татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары булып узды. Укытучыларыбыз Раушания Минневакыйф кызы, Гөлүсә Хәлил кызы, Раушания Галимулла кызы, Лилия Рәхмәтулла кызы, Рәсимә Миңнулла кызы, Рәзилә Нурмый кызы, Эльвира Ильяс кызы 2б, 2а, 4а, 5а, 6б сыйныфлары белән дәресләр күрсәттеләр. Соңыннан 1 кабинетта Һади Такташка(125 еллыгы), 25 кабинетта Гомәр Бәшировка(125 еллыгы), 28 кабинетта Габдулла Тукайга(140 еллыгы), 33 кабинетта Муса Җәлилгә(120 еллыгы), 34 кабинетта Фатыйх Әмирханга (140 еллыгы) багышланган әдәби- музыкаль чыгышлар булды. Әдипләрнең китап күргәзмәсе, фотолары, әсәрләренә рәсемнәр, алар заманында булган әйберләр белән бизәлгән иде бу әдәби салоннар.
18 февраля в нашей школе был районный семинар учителей родного(татарского) языка и литературы. Наши учителя провели открытые уроки в 2а,2б,4а,5а,6б классах. А потом всех наших гостей провели по импровизированным литературным салонам, посвященным творчеству поэтов и писателей Х.Такташу, Г.Баширову, Г.Тукаю, М.Джалилю, Ф.Амирхану, в честь их юбилеев. Ребята рассказали о творчестве, читали стихи, ставили сценки. Там же можно было ознакомиться с предметами быта времен молодости этих личностей, увидеть их книги и фотографии, иллюстрации к произведениям.












