Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 116 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Конституция көне 06.11.2025

6 ноябрь -Татарстан Республикасы Конституциясе көне! Бу бәйрәм безнең бәйсезлегебезне, хокукларыбызны һәм ирегебезне, шулай ук халкыбызның бердәмлеген һәм күптөрлелеген символлаштыра. Барыгызны да Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрик итәбез.Эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез. Туачак һәр көн җиребезгә аяз күк йөзе һәм тынычлык алып килсен!
-
04.11.2025

3 нче нояберь көнне Котлы Букәш мәктәбендә авылдашыбыз Акмалетдинов Ильгиз истәлегенә багышланган балалар арасында көрәш ярышы үтте. Район мәктәпләреннән яшь көрәшчеләр килде. Шушы ярышны оештыручыларга, финанс ярдәм күрсәтүчеләргә бик зур рәхмәт. Бу чара 15 нче тапкыр үтте. Дәвамлы булыр дигән өметтә калабыз.
Ярышта авыллардан 8 команда, 55 көрәшче катнашты.
1 урын ДЮСША, 2 урын Котлы Букәш, 3 урын Күгәрчен. -
01.11.2025

31 октября учащиеся МБОу «Кутлу-Букашская СОШ» участвовали в XI Международной научно-исследовательской конференции проектных работ обучающихся и педагогов «Хузиахметовские чтения. Основные направления совершенствования средств и методов обучения и воспитания» посвященной Году защитника Отечества и 80-летия Великой Победы, который прошел который прошел на базе МБОУ «СОШ им. П.Е.Воробьева с. Нижняя Русь» Кукморского района. На этой конференции учащиеся 5 класса Шириазданова А. и Минниханова А. (руководитель Шакирова Г.М.) защитили свою проектно-исследовательскую работу «Живой хлеб» и были награждены дипломом победителя и медалью. Учащиеся начальных классов участвовали в номинации «Живая классика», где Гимадиев И. (руководитель Закирова Л.М.) занял 1 место, Шакирова С. (руководитель Шамсевалиева Г.М.) - 2 место. Преподаватели Шакирова Г.М. и Шамсевалиева Г.М. на секции «Актуальные проблемы обучения и воспитания подрастающего поколения в школе и вузе в контексте исследований, и педагогической деятельности А. Н. Хузиахметова» обобщили опыт своей педагогической деятельности. Желаем нашим учащимся и педагогам дальнейших успехов!
-
29.10.2025

28 октябрь көнне Балык Бистәсе район үзәк мәчетендә "Туган телем-күңел көзгем" дип исемләнгән укучылар милли фестивале узды. Фестиваль Бөтендөнья татар конгрессы Балык Бистәсе җирле оешмасы, "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, Балык Бистәсе районы мәгариф бүлеге, район мөхтәсибәте ярдәме белән оештырылды. Чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 1-11 сыйныф укучылары көч сынашты. Әлеге чарада безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. "Җырдай моңлы татар теле" номинациясендә 14, "Бәетләрдә халкым тарихы" номинациясендә 3, "Туган телдә әдәби мирас" номинациясендә 1 укучы катнашты. 4 нче сыйныф укучысы Гимадиев Ильяз һәм Сабиров Булатлар 3,4 нче урыннарга лаек булсалар, 11 нче сыйныф укучысы Шамарданова Зилә беренче урынны алды. Фестиваль бик уңышлы, югары дәрәҗәдә узды.
-
Ашагыз,кошкайларым! 25.10.2025

"Көзге изге эшләр атналыгы" кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өйләрендә әти-әниләр ярдәме белән җимлекләр ясап, аларны бакча һәм өйләре янындагы агачларга элеп куйдылар. Балалар һәр көнне җимлекләргә көнбагыш, кабак орлыклары, ипи валчыклары сала. Билгеле булганча, игелек кечкенә генә гамәлдән башлана. Шуңа күрә бәләкәйдән экологик кагыйдәләргә, дүрт аяклы һәм канатлы дусларыбызны кайгыртырга өйрәтү зарур. Дуслар, әгәр кошларга җимлекләр ясамаган булсагыз, хәзер нәкъ менә вакыты.
-
Репрессия корбаннарын искә алу. 24.10.2025

30 октябрь-сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне.
Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. “Халык дошманы”, “Халык дошманы баласы” дигән тамга аларга тыныч яшәргә ирек бирмәгән, һәркөнне җәберләүләргә дучар итеп торган. Нахакка гаепләүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән, күпмесенең йөрәген, җанын әрнеткән, әби-бабалары нигезен, туфрагын соңгы сулышларына кадәр сагындырып яшәткән.
Шушы уңайдан, тарих һәм җәмгыть белеме атналыгы кысаларында тарих укытучысы Степанова Л.В. белән берлектә, 10 нчы сыйныфлар өчен гаепсезгә корбан ителгән Шәрифуллин Әгъзәмулла Шәрифулловичның оныгы – Булат Асгарович Каюмов катнашында очрашу-дәрес үткәрделәр.
-
24.10.2025

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан башлангыч сыныф укытучылары укучылар белән "Сәламәтлек-зур байлык" исемле физкультминутка үткәрделәр.
В целях пропаганды здорового образа жизни учителя начальных классов провели с учащимися физкультминутку "здоровье-большое богатство".
-
Историческая игра о династии Рюриковичей. 23.10.2025

В рамках Школьной недели истории состоялась увлекательная игра, посвящённая роли династии Рюриковичей в становлении русского государства. Это был настоящий интеллектуальный марафон для 7классников, посвящённый одному из самых значимых периодов русской истории! Участники продемонстрировали знания о Киевской Руси и роли династии Рюриковичей в её становлении и развитии. В ходе мероприятия ребята не только расширили свои знания об истории Древней Руси, но и развили навыки командной работы, логического мышления и публичных выступлений. Мероприятие способствовало формированию чувства национальной гордости и патриотизма, позволяя по-новому взглянуть на историю нашей страны и роль её великих правителей. Мы надеемся, что игра стала не просто развлечением, а вкладом в формирование глубокого понимания исторического наследия России
-
Солдатка хат 23.10.2025

"Көзге изге эшләр атналыгы кысаларында" мәктәбебез укучылары махсус хәрби операциядәге солдатларыбызга хатлар яздылар.
-
Интеллектуальный конкурс знатоков права 22.10.2025

В рамках недели истории и обществознания 21 октября для учащихся 11а ,б классов был организован интеллектуальный конкурс знатоков права. Вопросы конкурса развивали у обучающихся логическое мышление, умение анализировать правовые ситуации, навыки правомерного поведения.












