Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | SKurman.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 27/Бездә укыйлар 27 |
| У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
КЫҢГЫРАУНЫҢ ЧЫҢЛАВЫ, ХУШЫГЫЗ, МӘКТӘП ЕЛЛАРЫ 22.05.2015

-
ХУШ, БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘП! 21.05.2015

-
Помоги своей школе 16.05.2015

-
ҖИҢҮ КИЛДЕ ҖИРНЕ НУРГА КҮМЕП... 08.05.2015

-
"ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК" САФТА 08.05.2015

-
#ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН И #МЫ ВМЕСТЕ 25.04.2015

Бүген 8 нче сыйныф укучылары авылыбызда Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен чистарттылар. Алар башкарган игелекле эш Республикабызда игълан ителгән Чисталык икеайлыгы һәм шулай ук "Язгы игелек атнасы" ның матур бер чагылышы булды. Укучыларыбызга игелекле эшләрендә уңышлар һәм матур нәтиҗәләр телибез, афәрин!
-
Бөек шагыйребез туган көненә багышланаган чаралар 25.04.2015

Беренче сыйныф укучыларының "Әлифба бәйрәм"нәрен Г.Тукай туган көн алдыннан уздырулары матур гадәткә керде. Туган телебезнең матурлыгын, мөмкинлекләрен әлифба ярдәмендә аңлаган нәни дусларыбыз киләчәктә милләтебез данын төрле өлкәләрдә лаеклы яклый алыр. Бүген алар үзләренең матур биюләре, дәртле җырлары, сәхнәләштергән күренешләре белән барлык тамашачыларны, кунакка килгән әти-әниләрне кабат 1 нче сыйныфларның үзенчәлекле һәм кызыклы көнкүрешенә кайтарды. Бәйрәм һәркем өчен истә калырлык итеп уздырылды, сыйныф җитәкчесе Ганиева Иркәнур Исламнур кызына ата-аналар һәм мәктәп җитәкчелеге исеменнән зур рәхмәт җиткерәбез.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 24.04.2015

Язгы каникул чорында мәктәп укучылары сугыш һәм тыл ветераннарына тимурчлык ярдәме күрсәттеләр, ветераннарны юбилей медальләре алу белән тәбрикләделәр.
6 нчы сыйныф укучылары Җамалетдинова Хәдичә апа янында
-
Бөек шагыйребез туган көнгә без үзебез яздык әсәрләр... 24.04.2015

Мәктәбебез укучылары әдәби иҗат белән даими шөгыльләнәләр, "Көмеш кыңгырау" балалар һәм яшүсмерләр гәҗите белән хезмәттәшлектә торалар һәм әсәрләрен төрле бәйгеләргә тәкъдим итәләр. Бүген 7 нче сыйныфтан Динмөхәммәтова Алсу (Ганиева Г.Ф. җитәкчелегендә); Ганиев Фәдис (Ганиева И.И. җитәкчелегендә); Колмөхәммәтов Зөлфәт, 6 нчы сыйныфтан Колмөхәммәтов Илсаф, Әхмәтова Ләйлә (җитәкчеләре татар теле һәм әдәбияты укытучысы Колмөхәммәтова З.Э.) Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР мәгариф һә фән министрлыгы, "Сәләт" я иҗтимагый фонды һәм "Сәләт" яшьләр үзәге тарафыннан уздырылган Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына һәм Г.Тукай туган көнгә багышланган "Сәләткә нур булган йолдызлар" Республикакүләм ачык әдәби ярышның бүләкләү тантанасында катнашып кайттылар. Барысы да ярышта катнашучы таныклыгына ия булды, укучыларга иҗади эшләрендә уңышлар телибез, киләчәктә яңа үрләр яулауда җиңеллекләр насыйп булсын. Тукаебыз варислары әле киләчәктә татар әдәбиятында үз урыннарын табарлар дип өметләнәбез.
-
#ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН И #МЫ ВМЕСТЕ 23.04.2015

"Язгы игелек атнасы"ның бүгенге көне "День доброго слова" девизы астында узды. 6 нчы сыйныф укучылары -бүгенге көннең оештыручылары . Алар тарафыннан Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына Республикабыз Президенты Р.Н. Миңнеханов исеменнән котлау открыткалары язылды һәм хуҗаларына тәмле сүзләр, изге теләкләр белән тапшырылды.. Кизләү авылында бүген 26 кеше шундый котлау открыткалары алып сөенде. Ил-көннәребезгә тынычлык насыйп булсын, укучыларыбыз тарафыннан кылынган игелекле гамәлләр үзләренә дә изгелек булып кайтсын иде.






