Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | SKurman.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 27/Бездә укыйлар 27 |
| У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#НУРЛАТ#КУРМАНАЕВСКАЯООШ#ЗдорОвоЖивем 17.04.2016

"Мәрхәмәтле Татарстан -2016" проектының 2 көне сәламәт яшәү рәвешенә багышланды. Яман гадәтләрне кисәтү, озак яшәү серенә төшенү, өлкән яшьтәге авылдашларга ярдәм, әби-бабайларның хәлләрен белү, очраган кешеләр белән исәнләшү (исәнләшкән саен сәламәтлегең арта, ди әби-бабайлар!) - болар барысы да көн кадагында.
Бүген исә бездә минифутбол буенча мәктәп командалары арасында ярыш узды. Спорт-сәламәтлек нигезе икәнен бервакытта да онытырга ярамый. Сәламәт яшисе килгән һәркем спорт белән дус булырга тиеш. Без үз организмыбызга игелекле булсак, киләчәктә сәламәт һәм бәхетле булырбыз!
Сәламәтлек-бәхет юлдашы! Үз бәхетебез- үз кулыбызда! Әйдәгез, бергә, сәламәтлек иленә, куанычлы тормыш язсын гомер-гомергә!
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#НУРЛАТ#КУРМАНАЕВСКАЯООШ#Маршдобра 16.04.2016

Бүген мәктәбебез укучылары "Мәрхәмәтле Татарстан" проектына кушылды. ОППН "Форпост"-"Молния" утырышыннан соң, отряд әгъзалары проектның расписаниесен һәм көн хэштегларын чагылдырып, авылдашларны проектта катнашырга чакырып "Игелек кылырга вакыт" девизы астында белдерү ясады.
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#НУРЛАТ#КУРМАНАЕВСКАЯООШ#Маршдобра 16.04.2016

Мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары һәм урта сыйныф укучылары өчен "Игелекле идеяләр ярминкәсе" дигән психологик тренинг узды. Тренинг "Корабль" профилактик программасына нигезләп оештырылды. Катнашучыларга, бигрәк тә, "Минем кәефем нинди төстә?", "Мин игелекне ... (Нәрсәгә?)ошатам, чөнки ул..." һәм ассоциатив күнегүләр ошады. Тренингларны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Колмөхәммәтова З.Э. уздырды
Өстәмә фотоматериаллар белән тулырак мәктәбебезнең "Алмаш" балалар оешмасының ВК дагы битендә түбәндәге сылтама аша таныша аласыз https://vk.com/id355832826
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#НУРЛАТ#КУРМАНАЕВСКАЯООШ#Маршдобра 16.04.2016

Киекле авыл җирлеге җитәкчелеге безнең игелекле башлангычыбызда безгә теләктәшлек күрсәтте. Алар ярдәме белән авыл клубында автор-башкаручы Нияз Җәләлов концерты оештырылды.Татарстаныбыздагы матур башлангычта без барыбыз бергә! Укучылар авыл халкына белдерү белән мөрәҗәгать иттеләр, игелекле эшләрдә бердәмлеккә чакырдылар.
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#НУРЛАТ#КУРМАНАЕВСКАЯООШ#Маршдобра 16.04.2016

Игелек иртәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен Игелек иленә сәяхәттән башланды. Авыр хәлдә калган әкият геройларына укучылар бик теләп булышты.
Башкаларга изге гамәл кылу өчен,
Мәрхәмәтле йөрәк кирәк, беләбез.
Игелеккә, мәрхәмәткә йөрәкләр бай,
Авыр чакта без ярдәмгә киләбез.
Без - ФГОС балалары,
План төзеп эшлибез.
Алдан крта ясап куйгач,
нәтиҗәле эшебез!
-
Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылап 15.04.2016

Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылау мәктәптә алдан кабул ителгән план нигезендә бара. Эш төрле юнәлешләрдә тормышка ашырыла: документаль һәм нәфис фильмнардан өзекләр карау, тематик сыйныф сәгатьләре, экологик десант, сугыш һәм тыл ветераннарына тимурчылык ярдәме, эзләнү эшләре, музей экспонатлары белән танышу, "Үлемсез полк" сафларын ишәйтү, иҗади эшчәнлек.
Бүген 5 нче сыйныф укучылары сыйныф сәгатендә Советлар Союзы геройлары белән танышты.
Илләре турында уйлап, үзләрен аямаган Ватан геройлары бүген дә сафта. Батырларга дан!
-
4 нче сыйныф укучыларының саубуллашу кичәсе 14.04.2016

Бүген 4 нче сыйныф укучылары башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсен уздырды. Дулкынландыргыч бу бәйрәмдә Киекле авыл җирлеге һәм мәктәп җитәкчелеге, укучыларның әти-әниләре, әби-бабайлары да катнашты.
-Кай арада, сиздермичә,
Дүрт ел үткән.
Аскы катта инде
Без хуҗалар түгел бүтән,- дигән сүзләр белән укучылар эстафетаны мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче нәни дусларына тапшырды.Әти-әниләр укучыларга киләчәктә зур уңышлар теләде, сыйныф җитәкчесе Ганиева Г.Ф. җылы рәхмәт хисләрен җиткерде. Без исә укучыларга 4 нче сыйныфны яхшы билгеләренә тәмамлауларын, алда төрле фәннәрдән көткән тикшерү эшләрен уңышлы узуларын телибез.
Сурәттә: ТР НМР Киекле Башкарма комитеты җитәкчесе, Киекле авыл җирлеге башлыгы Ганиев Р.Г. укучыларга котлау сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерә.
-
Методик атналык 09.04.2016

4 нче чирекнең беренче ун көне мәктәптә методик атналык дип игълан ителде. 1-10.04 кадәр төрле фән укытучылары ачык дәресләр күрсәтте. Мондый тәҗрибә уртаклашуның укытучы хезмәте өчен әһәмияте зур. Яңа алымнар, төп гомуми белем бирү системасында ФДБС -ң тормышка ашырылуы, сыйныфның үзенчәлеге , укучыларның өлгереше һәм, ниһаять, укытучының һөнәри осталыгы- болар барысы да дәресләргә анализ вакытында билгеләп үтелде.
Барлык укытучыларга игелекле эшләрендә уңышлар насыйп булсын!
Сурәттә: 5 нче сыйныф укучылары рус теле дәресендә картиналы диктант яза
-
Ә сез ГТО тапшырырга әзерме? 07.04.2016

Бөтендөнья сәламәтлек көне сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, ГТО нормаларын тапшыруга багышланды.
Бүгенге көн мәктәпкүләм иртәнге зарядкадан башланды. Тематик сыйныф сәгатьләре, дәресләр һәм көннең икенче яртысында "Без ГТО нормаларын тапшырырга әзер!" девизы астында спорт чарасы. Әлеге чара безнең районда ГТО нормаларын кабул итү пунктлары, әлеге нормаларны тапшыруның өстенлекле яклары турында физик тәрбия укытучысы Кәбиров Ә.З. кереш сүзе белән башланды. Чара барышында 1-9 сыйныф укучылары үз теләкләре буенча кыска аралыкка йөгерү (эстафета), урыннан ералыкка һәм скакалкада сикерү, тартылу, пресс, отжимание кебек спорт төрләрендә үзләрен сынап, күрсәткечләрен ГТО нормативлары белән чагыштырып карый алды.
54 катнашучының 49 ы үзен сынап карады.
Сурәттә: Кәбиров Ә.З-ң кереш сүзе.
-
"Будь готов! Скажи нет!" 07.04.2016

Бүген мәктәбебезнең СМС балалар "Шатлык" отряды авылда "Будь готов! Скажи нет!" антинаркотик акциясен уздырды. Чара барышында 35 имза җыелды. Дөрес, әлеге сан зур түгел, әмма авыл җире өчен без аны игътибарга лаек дип саныйбыз. Сораштыруда күпчлекне хатын-кызлар тәшкил итте, алар наркотикларны саклау, тарату кебек хокук бозулар өчен Закон тарафыннан каралган җаваплылктан хәбәрдар. Барыбыз да яман гадәтләргә "ЮК!" дияргә әзер булыйк! Яшәү ямен тоеп, сау-сәламәт яшик!






