Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | SKurman.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 27/Бездә укыйлар 27 |
| У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Сталинград сугышында совет гаскәрләре җиңүенә 74 ел 02.02.2017

Бүген мәктәптә Сталинград сугышында җиңү көненә багышланган тематик сыйныф сәгатьләре узды. Авылыбыздан Сталинград сугышында катнашкан бабайлар искә алынды. Хәтер яңарту, хәрби ныклык үрнәгенә соклану, укучыларның дөньяны күзаллауларын киңәйтүгә багышланган чаралар бер минутлык тынлык белән тәмамланды.
Безнең кебек оныклары булу-зур сөенеч
Шәһит киткән һәрбер солдатка.
Хәтерләрдә һәрчак яшәр алар,
Соклануыбыз күренер карашта.
Сурәттә: Сталинград сугышында катнашкан авылдашыбыз Садретдинов Й.Г. турындагы слайд, презентациядән
-
Авыл китапханәсенә экскурсия 28.01.2017

Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында мәктәптә төрле чаралар үткәрү дәвам итә.
Укучылар авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Биредә алар күренекле татар композиторы Сара Садыйкованың һәм балалар язучысы Айдар Хәлимнең иҗаты белән таныштылар.
-
Җиңүчеләрне бүләкләү 28.01.2017

Мәктәбебез укучылары Бердәм Россия партиясе үткәргән кул эшләре конкурсында катнаштылар Бүген җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
-
Табышмаклар кичәсе 27.01.2017

Мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары үз тапкырлыкларын табышмаклар кичәсендә сынады. Дөрес җавап биргән саен, кулларында йолдызлар артты аларның. Оештыручыларга да иң тапкырларны билгеләү җиңел булмады! "Барлык укучыларыбызның да зирәк, тапкыр икәннәрен күрү тагын да күңелле,"- диләр алар.
-
Всероссийская встреча с родителями по вопросам ОГЭ и ЕГЭ -2017 25.01.2017
15 февраля 2017 года глава Рособрнадзора проводит Всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения оценочных процедур15 февраля 2017 года руководитель Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки Сергей Кравцов в Ситуационно-информационном центре ведомства проведет всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения государственной итоговой аттестации по программам основного общего и среднего общего образования в 2017 году.Руководитель и специалисты Рособрнадзора ответят на вопросы родителей, касающиеся:- организации и проведения в 2017 году ЕГЭ и ГИА-9;- содержания контрольных измерительных материалов ГИА-11 и ГИА-9;- особенностей проведения государственной итоговой аттестации для выпускников школ с ограниченными возможностями здоровья;- минимального количества баллов ЕГЭ для получения аттестата и поступления в вузы.В настоящее время уже принимаются вопросы:- по электронной почте ege@obrnadzor.gov.ru;- на странице Рособрнадзора в социальных сетях.Начало мероприятия: 11:00.Во время мероприятия на официальном канале Youtube(https://www.youtube.com/user/RosObrNadzor) Рособрнадзора из Ситуационно-информационного центра будет вестись on-line трансляция. -
Башлангыч сыйныфлар атналыгы 24.01.2017

Мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары атналыгы бара. Бүген 3 нче сыйныф укытучысы Ганиева И.И. тарафыннан “Әкияттә кунакта” темасына чара үткәрелде. Укучылар бик теләп укытучының сорауларына җавап бирделәр, әкиятләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр.
-
Конкурс "Дус сыйныф серлэре" 24.01.2017
Игътибар!!!5-9 сыйныфларының әти-әниләр комитетлары арасында «Дус сыйныф серләре” республика конкурсының мәктәп этабы игълан ителә!Конкурс этаплары:1. Сыйныф портфолиосы.2. “Дус сыйныф серләре” темасына фотоальбом.3. Әти-әниләр комитеты тарафыннан төзелгән мероприятия эшкәртмәсе.4. Интернет-ресурсның булуы.5. “Безнең шаян дус сыйныф!” темасына визит карточка. -
Бөтенрәсәй тыюлыклар дәресе 19.01.2017

Бүген мәктәбебез Рәсәй мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә "Бөтенрәсәй тыюлык дәресе"нә кушылды. Дәрес барышында укучылар илебездәге тыюлыклар, сакланучы җәнлекләр, табигый бергәлекләр,төрле халыклар йолалары турында мәгълүмат алдылар. Гамәли күнегүләр башкардылар. Әлеге дәрес укучыларда зур кызыксыну уятты.
-
Бездә кызык! Бездә рәхәт! 22.12.2016

Бүген мәктәбебез укучылары "Ышаныч" ППМС үзәге психологлары белән очрашты. Алар тарафыннан оештырылган тренингларда катнашты. Дуслык һәм бердәмлекнең көче, һәркем холкындагы уңай сыйфатлар, 9нчы сыйныф укучыларының киләчәккә сайлаган һөнәрләренең мөмкинлекләренә туры килү-килмәве тагын бер кат ассызыкланды. Укучылар үзләрен борчыган сорауларга җаваплар да алды. Гомумән, бүгенге көннән мәктәптәге һәркем бик канәгать калды.
-
Әтәч- 2017 нче ел символы 22.12.2016

Эзтабарларыбыз "Бердәм Россия"нең Нурлат районы бүлекчәсе тарафыннан уздырылучы Яңа ел символы конкурсында катнаша. Укучылар тарафыннан якынлашып килүче ел хуҗасы Әтәч нинди генә алымнар белән ясалмаган: чигү, ябыштыру, сәйлән тезү, тегү, оригами һ.б. Мәктәп эчендәге узган конкурста җиңүчеләрнең эшләре конкурсның финал турына җибәрелде.






