Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | SKurman.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 27/Бездә укыйлар 27 |
| У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Китапханәгә керми калмагыз! 15.02.2017

Мәктәп китапханәсендә укучылар өчен Әфган сугышы турында мәгълүматлар алмаш тактага беркетелде. Укучылар, укымый калмагыз!
-
Рус теле атналыгының 3 нче көне 15.02.2017

Рус теле һәм әдәбияты атналыгының 3 нче көне герой -шагыйрь, татар халкының каһарманы Муса Мостафа улы Җәлиловның тоткынлыктагы иҗатына, аның батырлыгына, рух ныклыгына багышланган батырлык сәгате буларак узды. Аның беренче өлешен - Җәлилнең тоткынлыктагы иҗаты һәм гражданлык батырлыгын рус телендә өлкән варислар презентацияләде; икенче өлеше исә каһарман шагыйрьнең "Моабит дәфтәре" циклыннан рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләрне сәнгатьле уку конкурсы буларак узды.
Конкурста барлыгы 10 укучының чыгышы тыңланды. Нәтиҗәләр рус теле атналыгын йомгаклау кичәсендә билгеле булачак. -
Рус теле һәм әдәбияты атналыгының 2 нче көне 14.02.2017

Рус теле һәм әдәбияты атналыгының хәрби-патриотик айлык белән тәңгәл килүендә тирән мәгънә тоеп, бүген мәктәптә батырлык темасына (отрывок из произведения "Живые нити" Р.Мустафина ) мәктәпкүләм диктант язу оештырылды. Диктантлар тикшерелеп, мәктәбебезнең иң белемле укучысы ачыкланачак һәм уңай билге алган диктантлардан алдагы көннәрдә күргәзмә оештырылачак. Хәзергә исә диктанталар тикшерү уза, ә диктант язучылар, дулкынланып, эш нәтиҗәләрен көтәләр. Аларның барысына да уңышлар телибез
-
"Президентские состязания" ярышларында 2 нче урын безнеке! 14.02.2017

Бүген 5 нче сыйныф укучылары "Президентские состязания" ярышларының куст этабында 2 нче урынга лаек булды. Ярыш рухы, җиңү дәрте алырны киләчәктә тагын да зуррак уңышларга рухландырсын. Котлыйбыз!
Команда җитәкчесе-физик тәрбия укытучысы: Кәбиров Ә.З.
-
Туган ил каян башлана? 14.02.2017

Хәрби-патриотик айлык кысаларында 7 нче сыйныф укучылары "Безнең гаилә традицияләре" темасына минипроектлар башкарды. Туган ил каян башлана дигәндә, һәркем аның бала дөньяга килгән гаиләдән һәм анда хөкем сөрүче гаилә традицияләреннән икәнен ачык белергә тиеш. Мәктәбебезнең барлык укучыларын әлеге проектка кушылырга чакырабыз! Иҗади эшләр, стена газеталары хуплана!
-
Татарстан балалары- Сирия балаларына 13.02.2017

Мәктәбебезнең "Шатлык"СМС балалар отряды яңа составта үзенең эшен башлап җибәрде. Бүген әлеге отряд мәктәп укучыларын Кызыл байраклы Үзәк хәрби округ тарафыннан ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы белән берлектә уздырылучы "Татарстан балалары -Сирия балаларына" дигән гуманитар акциясен үткәрде. Гуманитар ярдәм йөзеннән канцелярия товарлары, иң мөһим көндәлек кирәк-ярак товарлары кабул ителде. Мәктәбебезнең бер укытучысы да әлеге игелекле гамәлдән читтә калмады.
-
Рус теле һәм әдәбияты атналыгына старт бирелде 13.02.2017

Агымдагы атна рус теле һәм әдәбияты атналыгы дип игълан ителде. Бүген атналык лексик уен белән башланып китте. Уеныбыз катнашучылары- 2-7 нче сыйныф укучылары 8-9 нчы сыйныфлар оештырган уенда бик теләп катнаштылар. Тел дәрьясының иң кызыклы өлкәләреннән берсен мәктәп белән искә төшердек! Белемнәрне яңарттык!
Ә иртәгә барыбызны да мәктәпкүләм диктант көтә.
-
Татарстан балалары- Сирия балаларына
09.02.2017
Мәктәбебезнең "Шатлык"СМС балалар отряды яңа составта үзенең эшен башлап җибәрә һәм мәктәп укучыларын Кызыл байраклы Үзәк хәрби округ тарафыннан ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы белән берлектә уздырылучы "Татарстан балалары -Сирия балаларына" дигән гуманитар акциядә катнашырга чакыра. Гуманитар ярдәм йөзеннән канцелярия товарлары, кулдан ясалган уенчыклар һәм иң мөһим көндәлек кирәк-ярак товарлары кабул ителә.
"Игелек җирдә ятмас",-ди халык. Авыр хәлдә калган яшьтәшләребезгә булышуда актив булырсыз дип ышанабыз. Ярдәм йөзеннән алып килгән товарларны "Шатлык" отряды активы- 8 нче сыйныф укучыларына тапшыруыгыз сорала!
-
Бездә Парламент дәресе 08.02.2017

Бүген мәктәптә "2030 нчы ел. Минем Татарстан киләчәгенә кертемем" темасына Парламен дәресе узды. Кемнәр алар депутатлар? Мин депутат була аламмы? Ниһаять, 18 яше тулган һәрсемнең сайлауларда катнашуыннан нәрсә дә булса үзгәрәме? Дәрес вакытында шушы сорауларга җавап 8-9 нчы сыйныф укучылары катнашында дебат рәвешендә эзләнде.
Без- Татарстан яшьләре,
Без аның киләчәге!
Һәрбер тавыш мөһимлеген
Раслар өчен яшәрбез!
-
"Без бергә" концерт-фестиваленең мәктәп туры 06.02.2017

Бүген "Без бергә" концерт-фестиваленең мәктәп туры узды.. Укучылар нәфис сүз, халык уены, халык җыры номинацияләрендә чыгыш ясады. Жюри әгъзалары һәр чыгыш төре буенча җиңүчеләрне билгели. Чыгыш ясаучы укучыларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга рәхмәт белдерәбез.






