• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная татарско-русская школа №71 с углубленным изучением отдельных предметов" Ново-Савиновского района города Казани Казан шәһәре Яңа Савин районының "Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 71нче татар-рус урта гомуми белем мәктәбе" гомуми белем бюджет муниципаль учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420044, г. Казань, ул. Волгоградская,39А
Телефон: +7(843) 561-15-85;+7(843) 564-37-61
E-Mail: sch81@yandex.ru, S71.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Школа № 71"
Руководитель: Григорьева Юлия Павловна
Год основания учреждения: 1970
У нас учатся: 813, из них 38 мигранта
У нас учат: 51

Новости школы №71

Экскурсия в Древний Булгар

Опубликовано: 12.10.2015

9нчы октябрь көнне коллективыбыз белән Болгарда - борынгы бөек Болгар иле мәркәзенә-тарихи-архитектур тыюлыкта булу бәхетенә ирештек.  Без күп кенә истәлекле урыннарда булдык: Истәлек билгесе, Төньяк төрбә,  Ак мәчет, Успения чиркәве, Хан сарае һәм башка шундый җирләрдә, шул исәптән Икмәк музеенда да. Бу борынгы шәһәр буенча сәяхәт иткәндә, без тылсымлы архитектур гүзәллеккә чумдык. Һәрберебез, шушында кичергән хис-тойгыларны хәтердә калдырырга теләп, шушы тарихның  кечкенә генә өлешен булса да үзебез белән алу ниятеннән, истәлекле сувенирлар сатып алдык.

Борынгы Болгар дәүләте хәзерге татар, чуваш һәм болгар халкының борынгы бабалары тарафыннан X гасырда нигезләнгән була. Борынгы Болгар, Идел буе Болгары дәүләтенең, Идел һәм Кама буендагы иң эре, үсеш алган шәһәре булып торган. Күп кенә тарихи чыганакларга караганда, Борынгы Болгар XIII гасыр башында монгол гаскәрләре килүе белән яндырырлган. Шәһәр Алтын Урданың мәркәзе дә булып торган, һәм ахыр чиктә бик күпкә үскән, зурайган. Борынгы Болгар үз тарихында тагын бер тапкыр яндырыла һәм яңадан төзелә. Соңгы тапкыр шәһәр Василий II тарафыннан җимерелә һәм яңадан торгызылмый.

2010нчы елда Татарстанның беренче президенты М.Шәймиев инициативасы буенча, Борынгы Болгар реконструкцияләнә һәм барлык төрки халыклар өчен мөһим булган туристик үзәккә әверелә.

2011нче елда төзелгән мәчеттә дөньядагы иң зур басма Коръән китабы саклана. Аның озынлыгы 2 метр, ә авырлыгы 800кг. Бу Борынгы Болгар өчен Италия осталарыннан бүләк.



К списку новостей