Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Полилингвальная гимназия «Адымнар - Нижнекамск» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, город Нижнекамск, проспект Строителей, дом 66А |
| Телефон: | +7(855)-535-05-35 |
| E-Mail: | adymnar.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Адымнар - Нижнекамск» НМР РТ |
| Руководитель: | Хабибуллин Ильнур Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 2022 |
| У нас учатся: | 1018 обучающихся, в том числе 3 обучающихся - имеют иностранное гражданство |
| У нас учат: | 56 учителей |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Сдай батарейку – спаси планету! 10.04.2024

Гимназиябездә «Эковесна-2024» акциясе кысаларында,кулланылган батареяларны җыю игълан ителде. Бу атнада социаль-экологик проектка хәтта безнең гимназия укытучылары да кушылдылар.
Искәртеп үтәбез: батарейкаларда кургаш, литий, кадмий һәм терекөмөш кебек авыр металллар бар. Алар әйләнә-тирә мөһитне пычраталар һәм кешелек сәламәтлегенә төзәтеп булмый торган зыян китерәләр. Бер ташланган батарея ким дигәндә 20 квадрат метр туфракны яки 400 литр җир асты суларын авыр металллар белән пычрата. Шуңа күрә мондый энергия элементлары махсус утильләштерүгә мохтаҗ.
В рамках акции «Эковесна-2024» в нашей гимназии проводится сбор использованных батареек. На этой неделе присоединились к социально-экологическому проекту и сдали батарейки даже учителя нашей гимназии.
Для тех, кто не знает, батарейки содержат в себе тяжелые металлы, такие как свинец, литий, кадмий и ртуть. Именно они загрязняют окружающую среду и наносят непоправимый вред здоровью всего человечества. Одна выброшенная батарейка загрязняет тяжелыми металлами как минимум 20 квадратных метров почвы или 400 литров грунтовых вод. Поэтому такие элементы питания нуждаются в специальной утилизации. -
«Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» 09.04.2024

Шакирова Чулпан (1 урын), Шакирова Айсылу (финалист грамотасы), Хәнипова Әминә (3 урын), татар теле укытучысы Эльвина Айратовна (1 урын). «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» конкурсында катнашып кайттылар. Укытучылары - Унверен Э.А., Зайдуллина Э.Ф., Ахмадиева Г.И. Афәрин, адымлылар!
-
Еженедельная линейка 08.04.2024

Бүген, гимназиябездә, чираттагы турытаяк узды. Узган атнага йомгак ясадык. Конкурс һәм ярышларда уңышлы чыгыш ясаган адымлыларны котладык.Тантаналы чараны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миләүшә Рәшит кызы Нәбиева уздырды.
Чарага ЮХИДИ бүлеге инспекторы Ландыш Дамир кызы Фәрхетдинова чакырылды. Ул велосипед һәм самокат сезоны башлануы хакында сөйләде. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында искәртте.
Социаль педагог Эльвира Рөстәм кызы Җәләлова укучыларны "Чиста буын - 2024" оператив-профилактик акциясе кысаларында узачак чаралар белән таныштырды, тәртип, эчке кагыйдәләр турында сөйләде.
Сегодня в нашей гимназии прошла очередная линейка. Подведены итоги прошедшей недели. Поздравили всех, кто успешно выступил на конкурсах и соревнованиях. Торжественное мероприятие провела заместитель директора по воспитательной работе Милеуша Рашитовна Набиева.
На линейке присутствовала инспектор отдела пропаганды ГИБДД Фархутдинова Ландыш Дамировна. Она рассказала о начале велосипедного и самокатного сезона. Вместе с тем, гимназистам напомнили о мерах предосторожности.
Далее социальный педагог Эльвира Рустямовна Залялова ознакомила учащихся с планом мероприятий оперативно - профилактической акции "Чистое поколение-2024", напомнила о дисциплине в гимназии. -
“Россия -здоровая держава” 01.04.2024

Бүгенге дүшәмбе гимназиябездә"Мөһим әйберләр турында сөйләшүдән” башланып китте. Сыйныф җитәкчеләре, укучылар белән мөһим мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Сыйныф сәгатенең темасы – “Россия - сәламәт держава!”
Сегодняшняя неделя началась с “Разговоров о важном”. Тема классного часа -“Россия -здоровая держава”. -
Первенство Приволжского федерального округа по хоккею 30.03.2024

4Б һәм 4В сыйныфы укучылары "Нефтехимик-2013" командасы составында, "Ак Барс" командасын 4:3 исәбе белән җиңеп финалга чыктылар.
Финалда алар "Волна" (Казан) командасы белән көрәштеләр. Безнең егетләр, җиңүдән бераз гына калып - оттырдылар.
Укучыларыбыз 25 команда арасында Идел буе федераль округы беренчелегенең көмеш призерлары булдылар.
Ученики 4 Б и 4 В МБОУ “Адымнар-Нижнекамск”, в составе команды "Нефтехимик-2013", вышли в финал, обыграв команду "Ак Барс" со счётом 4:3. В финале они боролись с командой Волна (Казань), но увы уступили со счётом 3:4.
Наши мальчишки стали серебряными призерами первенства Приволжского федерального округа среди 25 команд! Гордимся вами! Молодцы! -
Экскурсия в Иннополис 27.03.2024

Каникул вакытында 4В,6А, 6В, 5 В, 5 Г, 5 И сыйныфы укучылары Казан һәм Иннополис шәһәрләренә сәяхәткә барып кайттылар.
Башкалабызның күренекле урыннары, тарихы белән якыннан танышып, истәлеккә сувенирлар алып, фотога төшкәннән соң, Иннополис шәһәренә юл тоттылар.
Иннополис - үзе бер зур дөнья икән! Ул - Россиянең иң яшь шәһәре генә түгел, ә шәһәр халкының уртача яше буенча иң яшь кала, заманча архитектура мисалы. Монда пилотсыз таксида йөрергә, ризык ташый торган роботларның эшен күзәтергә, бик кызыклы һөнәрләр үзләштерергә мөмкин.
Халыкта шундый әйтем бар: "Йөз кат ишеткәнче, бер кат үзең күр", - диләр. Үз милләтеңнең тарихын белү, архитектура һәйкәлләре белән кызыксыну бик кирәкле гамәл. Адымлылар сәяхәттән күтәренке кәеф белән кайттылар.
Во время каникул учащиеся 4В, 6А, 6В 5В, 5 Г, 5И совершили поездку в Казань и в Иннополис. Познакомившись поближе с достопримечательностями столицы, историей, купив сувениры на память, сфотографировавшись,гимназисты отправились в город Иннополис.
Иннополис-это огромный мир! Это не только самый молодой город России, но и самый молодой по среднему возрасту населения город, пример современной архитектуры. Здесь можно покататься на беспилотном такси, понаблюдать за работой роботов, перевозящих еду, освоить множество интересных профессий. Адымнарвцы вернулись из поездки с приподнятым настроением, им поездка очень понравилась.
-
Гимназиябездә Нәүрүз бәйрәме 21.03.2024

Нәүрүз - халыкның кышны озату, язны каршылау бәйрәме. Бу бәйрәм борынгыдан үк килгән. Әлеге бәйрәм һәзер дә бәйрәм ителә, бу көнне балалар йорттан йортка кереп, Нәүрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләгәннәр. Хуҗалар исә, ботка өчен ярма, йомырка, май биргән. Безнең мәктәптә дә бу бәйрәм ел саен үткәрелә. 21 март көнне мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме гөрләп үтте.Укучылар төрле уеннар уйнадылар, кыш бабай, Нәүрүзбикә белән бергәләп, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Ә иң көтеп алганы, мөгаен, коймак белән самавырдан чәй эчү булгандыр
-
ЦИРК! ЦИРК! ЦИРК! 20.03.2024

Безнең гимназиябездә күңелле чаралар еш кына үткәрелә. Мәсәлән, бүген адымлылар цирк карадылар.
Клоун белән кызыклы уеннар уйнадылар, акробатларның көчле һәм батыр йөрәкле икәннәрен күрделәр, хәтта Төньяк полюстан килгән ак аюлар белән танышып бергә биеделәр. Озын сүзнең кыскасы - шәп һәм искиткеч күңелле чара булды!
В нашей гимназии часто проводятся разные мероприятия. Например, сегодня учащиеся посмотрели цирковое представление. С клоуном играли в веселые игры, видели сильных и бесстрашных акробатов и даже танцевали вместе с белыми медведями, пришедшими с Северного полюса.
Одним словом, это было замечательное и невероятно веселое мероприятие!
-
Культпоход в драмтеатр 20.03.2024

20 мартта 8нче сыйныф укучылары Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында спектакль карадылар.
Пьеса Федор Достоевскийның "Сакаллы сабый"драмасы буенча куелган иде.
Сегодня учащиеся 8-х классов посетили Нижнекамский татарский драматический театр им. Т. А. Миннуллина. Пьеса поставлена по одноименному роману Федора Достоевского "Идиот". Билеты были приобретены по “Пушкинской карте”.
-
Скоро каникулы! 18.03.2024

Каникул алды линейкасы дәүләт флагларын кертүдән, Рәсәй һәм Татарстан гимннарын башкарудан башланды.
Линейканы башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары М.М.Гыймранова дәвам итте. Ул олимпиадаларда катнашкан укучыларны котлады, грамоталар таратты. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары М.Р.Нәбиева конференцияләрдә, спорт ярышларында җиңгән, призлы урыннар яулаган укучыларны дипломнар белән бүләкләде. Уку- укыту эшләре буенча директор урынбасары Г.И.Садриева инглиз теле атналыгына йомгак ясап, иң актив сыйныфларга , иң актив укучыларга дипломнар тапшырды.
Линейканы дәвам итеп, Түбән Кама профилактика бүлеге инспекторы Л.Д.Фәрхетдинова юл йөрү кагыйдәләренә багышланган әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында язгы юлларда җәяүлеләрнең иминлеге турында сөйләнелде .Укучылар юллардагы хокук бозулар статистикасы белән таныштылар.
Шулай ук линейкада социаль педагог Э.Р.Залялова чыгыш ясады. Урамда, өйдә, табигатьтә нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген укучыларның тагын бер кат хәтерләренә төшерде.
Имин каникуллар телибез!
Линейка понедельника началась с поднятия государственных флагов и исполнения гимнов России и Татарстана. Заместители директора М.М.Гимранова, М.Р.Набиева, Г.И.Садриева поздравили победителей, призеров различных олимпиад , конкурсов, соревнований, раздали грамоты и дипломы. Далее на линейке выступила Инспектор Нижнекамского отделения профилактики БДД Фархутдинова Ландыш Дамировна. Перед весенними каникулами провела беседу, посвященную правилам дорожного движения. Далее выступила социальный педагог Э.Р.Залялова. Напомнила учащимся о необходимости соблюдения ТБ на улице, дома и на природе.
Безопасных и счастливых каникул, ребята!










