Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Полилингвальная гимназия «Адымнар - Нижнекамск» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, город Нижнекамск, проспект Строителей, дом 66А |
| Телефон: | +7(855)-535-05-35 |
| E-Mail: | adymnar.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Адымнар - Нижнекамск» НМР РТ |
| Руководитель: | Хабибуллин Ильнур Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 2022 |
| У нас учатся: | 1018 обучающихся, в том числе 3 обучающихся - имеют иностранное гражданство |
| У нас учат: | 56 учителей |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Конференция «Актуальные вопросы гуманитарного общества в контексте проблем ХХ века» 18.04.2024

Бүген гимназистларыбыз МДЭУның Түбән Кама филиалы базасында уздырылган «ХХ гасыр проблемалары контекстында гуманитар җәмгыятьнең актуаль мәсьәләләре» дип аталган фәнни-гамәли конференциядә катнашып кайттылар.
7А сыйныфы укучысы Щербина Эмиль , 6Б сыйныфы укучысы Голякова Виктория 3 урынны яуладылар. Укучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз!
Җитәкчеләре К.С. Пушкаревага, Л.Ш.Булатовага зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Сегодня ученики МБОУ «Адымнар-Нижнекамск» приняли участие в научно-практической конференции «Актуальные вопросы гуманитарного общества в контексте проблем ХХ века» на базе Нижнекамского филиала МГЭУ. Ученик 7А класса Щербина Эмиль ( руководитель Булатова Л.Ш.) и ученица 6Б класса Голякова Виктория (руководитель -Пушкарева К.С.) заняли 3 место. -
«Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» 17.04.2024

Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф мәктәбендә уздырылган Габдулла Тукайның Туган көненә багышланган «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» дигән республикакүләм фәнни-иҗади бәйгедә катнашып, Моисеева Аделина (укытучысы Зәйдуллина Э.Ф.), Кәримова Азалия (укытучысы Унверен Э.А.) беренче урынга, Фәзуллина Илина, Викторова Ирина (укытучылары Ялалова З.Ф.)икенче урынга лаек булдылар. Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз! Тагын да зуррак үрләргә ирешүләрен телибез
-
Итоги интеллектуальной игры “Абака” 17.04.2024

Адымлылар, бүген, "Абака" төбәк математик уен - бәйгесендә катнаштылар.
Математика укытучысы Алсу Тәлгать кызы Һәлиуллина җитәкчелегендәге "Интеграл" командасы, Илназ Илүс улы Дәүләтов җитәкчелегендәге "Мастера" командасы бәйгедә 3нче урынны яуладылар.
Яшь математикларны һәм аларның укытучыларын тәбрик итәбез! Алга таба да уңышлар телибез!
Наши гимназисты сегодня приняли участие в Региональной математической игре - конкурсе "Абака". Команда" Интеграл " (руководитель Халиуллина А.Т.), команда "Мастера" (руководитель Даулетов И.И.) заняли в турнире 3 место.
Поздравляем юных математиков и их учителей! Желаем дальнейших успехов! -
Акция «Сдай макулатуру-спаси дерево» 16.04.2024

Адымнар-Түбән Кама» күптелле белем бирү гимназиясендә «Агачка тормыш бүләк ит!» акциясе узды. Бу көннәрне укучылар һәм аларның әти-әниләре бик теләп мәктәпкә иске китаплар, газеталар, журналлар алып килделәр.
В МБОУ "Адымнар-Нижнекамск" прошла экологическая акция «Подари жизнь дереву!». Цель акции- вовлечение школьников в практическую деятельность по сохранению окружающей среды. -
Итоги Татарской лиги КВН «Әйдә ШаяРТ» 15.04.2024

Гимназиябезнең "Каймак" КВН командасы Түбән Камада узган уенда иң-иңе дип табылды!
3 көн дәвамында "Ковер" яшьләр үзәгендә шәһәр КВН командалары , Татарстанның әйдәп баручы укытучылары белән берлектә, КВН уенының теориясен, практикасын һәм барлык нигезләрен өйрәнделәр. Яшьләр өчен махсус уку-укыту программасы төзелгән иде.
Ике татар командасы – “Адымнар-Түбән Кама” һәм Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназия тапкырлыкта көч сынаштылар.
«Каймак» КВН командасы 1/4 финал уенында бик яхшы чыгыш ясап, Гран-Прига лаек булды!
Алда Казанда ярымфинал! Адымнар командасына уңышлар телибез.
Татарская лига КВН «Әйдә ШаяРТ» организовал школу КВН в Нижнекамске. Мероприятие прошло в МЦИ «Ковер» с 11 по 13 апреля, после чего состоялся отборочный этап.
Команда КВН “Каймак” МБОУ “Адымнар-Нижнекамск” стала победителем отборочного этапа. Наша команда поедет на фестиваль в Казань. -
Итоги шахматного турнира, посвященного памяти Гульнары Рашитовой. 15.04.2024

13, 14 апрельдә Түбән Камада тиз шахмат буенча турнир узды. "Балалар һәм ветераннар - буыннар бәйләнеше" дип аталган бәйге Гөлнара Рәшитова истәлегенә багышланган иде. Адымлылар яхшы чыгыш ясадылар һәм призлы урыннарга лаек булдылар.
Нуриева Әмина (1 В сыйныфы) - 2 урын
Гиниятуллин Аскар (1 В сыйныфы) - 2 урын
Гадиев Айдар (4 А сыйныфы) - 2 урын
Гимназиябезнең шахмат түгәрәге җитәкчесе Әхмәтгалиев Габдулла абый 3 урынны яулады.
Афәрин!
С 13 по 14 апреля 2024г. в Нижнекамске состоялся турнир по быстрым шахматам «Дети и ветераны - связь поколений», посвященный памяти Гульнары Рашитовой.
Поздравляем наших шахматистов: Нуриева Амина ( 1 В класс)-2 место, Гиниятуллин Аскар (1 В класс) -2 место, Гадиев Айдар (4 А класс)- 2 место, тренер Ахматгалеев Г.-3 место. -
Семинар «Организация работы по профилактике социально-негативных явлений. Взаимодействие с субъектами профилактики» 15.04.2024

Бүген безнең гимназиядә "Социаль-тискәре күренешләрнең профилактикасы буенча эшне оештыру. Профилактика субъектлары белән хезмәттәшлек итү" дигән зур семинар узды.
Чарада Түбән Кама районы мәктәпләреннән тәрбия эше буенча директорлар урынбасарлары, балалар иҗтимагый берләшмәләре белән эш алып баручы директорлар киңәшчеләре, социаль педагоглар һәм психологлар, белем бирү оешмаларының сыйныф җитәкчеләре катнашты.
Семинарның максаты: Түбән Кама муниципаль районында балигъ булмаганнарның социаль-тискәре күренешләрен кисәтүгә юнәлтелгән профилактика субъектларының хәрәкәтләрен координацияләү.
Сегодня в нашей гимназии состоялся межведомственный семинар на тему «Организация работы по профилактике социально-негативных явлений. Взаимодействие с субъектами профилактики».
На мероприятии присутствовали заместители директоров по воспитательной работе, советники директоров по воспитанию и взаимодействию с детскими общественными объединениями, социальные педагоги и педагоги психологи, классные руководители образовательных организаций НМР.
Цель семинара: координация действий субъектов профилактики, направленных на профилактику социально-негативных явлений несовершеннолетних в Нижнекамском муниципальном районе. -
V межрегиональная научно-практическая конференция, посвященная 175-летию со дня рождения великого чувашского просветителя Ивана Яковлева. 13.04.2024

12 нче апрельдә безнең укучыларыбыз 34 нче гимназиядә үткән "Яковлев укулары" дип аталган фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясадылар.
12 апреля в нижнекамской гимназии-интернате № 34 состоялась V межрегиональная научно-практическая конференция, посвященная 175-летию со дня рождения великого чувашского просветителя Ивана Яковлева.
Целью конференции является выявление и развитие творческого интереса школьников научным исследованиям, а также ознакомление обучающихся с творческим наследием, биографией и трудами выдающегося чувашского просветителя.
Дипломом 2 степени награждена Сатенаева П.(научный руководитель Гилазтдинова М. Т.), сертификат участника получила Миличевич А.( научный руководитель Унверен Э. А.).
Поздравляем наших юных ученых! -
День космонавтики 12.04.2024

Ел саен 12 апрельдә бөтен дөнья Космонавтика көнен билгеләп үтә. Бу дата совет космонавты Юрий Алексеевич Гагаринның беренчеләрдән булып космоска очу уңаеннан билгеләнеп үтелә. Бу истәлекле дата хөрмәтенә гимназиябездә “Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр”, интеллектуаль уеннар, викториналар үткәрелде. Укучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, кояш системасы планеталары һәм космоска очу турында белемнәрен киңәйттеләр.
Ежегодно 12 апреля весь мир отмечает День космонавтики. Эта праздничная дата была установлена в ознаменование первого космического полёта, совершённого советским космонавтом Юрием Алексеевичем Гагариным, на космическом корабле «Восток-1».
В честь этой знаменательной даты в нашей гимназии прошли следующие мероприятия: «Разговоры о важном» на тему «Я вижу Землю! Это так красиво!» интеллектуальные игры, викторины.
Обучающиеся своими руками сделали тематические поделки из бросового материала. Расширили свои знания о космосе, об учёных, стоявших у истоков развития космонавтики, о планетах -
Оперативно-профилактическая операция"Чистое поколение-2024" 11.04.2024

“Чиста буын-2024» оператив-профилактик операция кысаларында, социаль педагог Эльвира Рөстәм кызы Җәләлова 7нче сыйныф укучылары арасында хокукый аң һәм законга буйсынучан тәртип формалаштыруга юнәлдерелгән чара уздырды.
Җитди дәреснең исеме «Без үз гамәлләребез өчен җаваплы» дип атала иде. Балалар үзләренең тәртипләрен һәм яшәү рәвешләрен сайлау мәсьәләләре турында фикер алыштылар, тормыш кыйммәтләрен формалаштыруга нәрсә йогынты ясый икәне турында әңгәмә алып бардылар.
В рамках оперативно-профилактической операции "Чистое поколение-2024" .Социальный педагог Залялова Эльвира Рустямовна провела мероприятие, направленное на формирование правосознания и законопослушного поведения учащихся 7 классов. Название серьезного урока - "Мы несем ответственность за свои действия". Дети обсуждали вопросы выбора своего поведения и образа жизни, вели беседы о том, что влияет на формирование жизненных ценностей.










