Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад комбинированного вида 64 " НМР РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423357, Республики Татарстан, г. Нижнекамск, пр. Мира, 9 |
| Телефон: | +7(855)-536-53-06 |
| E-Mail: | Dou64.Nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад комбинированного вида №64" НМР РТ |
| Руководитель: | Мирхазова Нурзия Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 156 |
| У нас учат: | 26 |
-
Всемирный день здоровья! 07.04.2026

Всемирный день здоровья и наша зарядка! 
В честь Всемирного дня здоровья, который отмечается ежегодно 7 апреля, наши замечательные воспитанники и педагоги приняли активное участие в видео флешмобе утренней зарядки!

Это было здорово! Вместе с ребятами зарядились позитивом и энергией. Утренняя зарядка – это прекрасная возможность укрепить здоровье, поднять настроение.
-
"Мин-Тукай варисы 2026" бәйгесенә катнашырга чакырабыз! 01.04.2026

Сез туган телебез – Тукай телендә аралашасызмы? Димәк, бу мәгълүмат нәкъ сезнең өчен! Тиздән сөекле шагыйребезнең туган көне җитә. Димәк, Тукай варисларын барлар чак.
Әлбәттә, туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә нигез иң элек гаиләдә салынган кебек, Тукай рухы, Тукай шигърияте белән танышу да ана сөте белән иңдерелә һәм балалар бакчасында дәвам ителә. Шуңа да матур итеп, үзебезчә «Туган телем – Тукай теле» дип саф татарча сөйләшәбез, Тукай иҗатын гаилә тәрбиясендә кулланабыз. Тукай варисларын барлау, бәяләү дә саф татар телендә – туган телебездә башкарылачак. Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге, «Татар гаилә»се фонды белән берлектә оештырылган «Мин – Тукай варисы» дип исемләнгән республикакүләм бәйгенең финалы 24 апрельгә билгеләнгән. Әлегә сездән гаризалар белән бергә видеоязмалар кабул итәбез.
Бәйгенең шартлары белән тулысынча түбәндәге нигезләмәдән таныша аласыз.Нигезләмә - Мин Тукай варисы 2026.
-
Сөйкемле бала 2026 бәйгесе дә гөрләде! 27.03.2026

Бүген, 27 март көнне бакчабызда “Сөйкемле бала – 2026” бәйгесенең финал этабы гөрләп узды. Саф татар телендә уздырылган бәйгедә берсеннән-берсе сәләтле, булдыклы 15 бала катнашты. Барысы да зур әзерлек белән килгәннәр, әти-әниләре, әби-бабайлары, абый-апалары, ягъни гаиләләре белән бергәләшеп көч сынаштылар. Безнең бакчабызның данын Айгөл үзенең әбисе Айсылу Вахит кызы белән яклады. Тулырак мәгълүмат белән газета битләреннән танышырга мөмкин булачак.
Куп еллар дәвамында бәйгебезнең иганәчесе һәм киңәшчесе булып торган Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ганиев Рөстәм Мәҗит улына, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Ибраһим кызы Галиуллинага, Татарстанның халык артисты, «Мунча ташы» эстрада театры җитәкчесе Әсхәдуллин Гамил Габдулла улына бәйгене оештыруда күрсәткән ярдәмнәре, кыйммәтле бүләкләре өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!







