Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №3» г. Набережные Челны/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423800, г. Набережные Челны, пер. Юности, д. 1 (6/16) |
| Телефон: | +7(855)-270-40-37 |
| E-Mail: | S3.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №3" |
| Руководитель: | Хамадеева Альфия Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 697 учащихся |
| У нас учат: | 37 педагогов |
-
Татарча диктант яздык. 14.11.2025

"Татарча диктант" акциясе –Бөтендөнья татар конгрессының уңышлы проектларының берсе, тулы бер хәрәкәт. «Татарча диктант» бик тиз арада халык күңеленә керде. Төрле мәйданнарда, социаль челтәрләрдә, Интернет киңлекләрендә халык акциядә бик теләп катнаша. Әлеге акция халкыбызның бердәмлеген, телебезгә, тамырыбызга булган мөнәсәбәтен күрсәтә. Бу – үз-үзеңә хөрмәт күрсәткече.
Акциянең төп максаты – татар телен популярлаштыру, аңа карата кызыксыну уяту, шул ук вакытта белемне дә тикшерү. Ул быел унынчы мәртәбә уза.
Бүген диктантны Татарстанда яшәүчеләр язды. Без дә, Яр Чаллы шәһәренең 3 нче мәктәп укучылары, укытучылары, ата-аналары , бу акциягә бик теләп кушылдык. Безнең мәйданчыкта барлыгы 603 кеше диктант язды. Әлеге акциядә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,“Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе, 10 лап китап авторы, китапханәче-библиограф Хәмидуллина Роза Галимулла кызы да катнашты. Акция бик оешкан төстә узды.
Диктант нәтиҗәләренә килгәндә, ул кимендә 1 ай тикшереләчәк. Билгене белү өчен, бланкта язылган исем-фамилия, телефон номеры аша diktant.tatar сайтына керергә кирәк булачак.
Ә “Татарча диктант” әле дәвам итә. Иртәгә Россия төбәкләрендә яшәүчеләр Мөхәммәт Мәһдиевның “Җир йөзендә алты кыйтга” әсәреннән өзекне язачак. Иң соңгылары булып, чит илләрдә яшәүчеләр сыналачак. Аларга Каюм Насыйриның “Әбүгалисина” әсәреннән өзек тәкъдим ителәчәк. Аларга уңышларга телибез.
-
“Татарча диктант” акциясендә актив катнашырга чакырабыз 13.11.2025

Дөнья күләмендә уздырылучы “Татарча диктант” акциясе бөтен Җир шарын колачлый. Ул 14 – 16 нчы ноябрь көннәрендә үткәрелә. 14 ноябрьдә диктант – Татарстанда, 15 ноябрьдә – Россия төбәкләрендә, ә 16 ноябрьдә чит илләрдә уздырылачак.
Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итү, дөнья буенча таралып яшәгән татарларны берләштерү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм татар теленә карата мәхәббәт уяту.
Быел «Татарча диктант» акциясе унынчы тапкыр үткәрелә һәм күренекле галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлана. Акция бүгенге көндә Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган мөһим проектларның берсе.
“Татарча диктант” акциясенең трансляциясе 14 – 16 ноябрь көннәрендә “ТНВ-Татарстан”, “ТНВ-Планета” телеканалларында күрсәтеләчәк һәм «Болгар радиосы»нда яңгыраячак. Катнашу форматлары:
• Офлайн — мәктәпләрдә, мәдәният үзәкләрендә, китапханәләрдә, һәм башка мәйданчыкларда;
• Онлайн — рәсми сайт аша diktant.tatar . Моның өчен әлеге сайтта теркәлеп, диктантны мөстәкыйль рәвештә язарга мөмкин.Бу акциягә Яр Чаллы шәһәре 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары, укучылары һәм әти–әниләре дә кушыла. Әлеге акциядә катнашучы өчен, шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсенең баш китапханәчесе, “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрә Хәмидуллина Роза Галимулла кызы да киләчәк. Диктант текстын татар теле һәм әдәбияты укытучылары укыячак.
Диктант язу вакыты 14 нче ноябрь көнне көндезге сәгать 10.00 да башлана. Хөрмәтле укытучылар, укучылар, әти-әниләр! Барыгызны да әлеге акциядә катнашырга чакырабыз. Рәхим итегез!
Диктант нәтиҗәләре белән шулай ук «Татарча диктант» сайтында да танышырга мөмкин, алар ай дәвамында билгеле булачак. Аларны бланктагы код сүзе һәм исем-фамилияләр буенча белеп булачак. Уңышлар телибез.
-
Поздравляем! 31.10.2025

Поздравляем Сыркину Азалию, ученицу 9в класса, ставшую призером муниципального этапа Республиканского конкурса сочинений "Строим будущее без коррупции!"




