Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 794 учащихся |
| У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Без – сәламәтлек яклы. 20.10.2021

Мулланур Вахитов исемендәге 2 гимназиядә әледән – әле төрле кызыклы шәхесләр белән очрашулар булып тора. Ә бүгенге кунак, Әтиләр советы җитәкчесе - Сагиров Илнар Хатипович, “Без сәламәт яшәү яклы” - “Мы за здоровый образ жизни” айлыгы кысаларында чакырылган иде. Ул составында никотин һәм башка күптөрле агулы химкатлардан торган электрон сигарет, снюс, сагыз ише әйберләрнең яшь организмга зарары хакында җиткерде. Видеоязма нигезендә аларның рак һәм башка бик күп төрле куркыныч авырулар китереп чыгаруын дәлилләп күрсәтте. Шулай ук нәселсез калу куркынычы булуын да кисәтте, геннар аша буыннан – буынга күчүче физик, психик авыру балалар тууына да сәбәпче булуы хакында сөйләде.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нурисламова Энҗе Әзһәмовна бу лекциянең һәр укучы өчен файдалы булуын искәртеп үтте. Укучыларга сигаретка үрелгәнче ин элек аек акыл, аек аң белән уйларга кирәклеген, бары тик сәламәт яшәү рәвешен алып бару зарурлыгын әйтте.
Соңыннан укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Илнар Хатип улы уздырган лекция буш сүз генә булып калмасын иде!
-
Cambridge English Exams 11.10.2021

9 октября 2021 года с 10.00 до 18.00 на базе МБОУ "Гимназия №2 им.М.Вахитова" был проведен практический семинар по подготовке учащихся к международным экзаменам Cambridge English Exams. Организатор семинара - сертифицированный центр по подготовке и проведению международных экзаменов Cambridge English Exams «Лингва Лэнд» в лице директора Граф Аллы Васильевны.
10.10 на базе гимназии прошли пробные международные экзамены YLE, KET, PET, IELTS.
-
Ашыгыз тәмле булсын, балалар! 09.10.2021

Ашыгыз тәмле булсын, балалар! 2021 елның 30 нчы сентябрендә әти – әниләр тарафыннан Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясе ашханәсендә укучы балаларның туклану торышы тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәсендә түбәндәгеләр ачыкланды:
-
Өлкәннәр көне 08.10.2021

Октябрь ае - Өлкәннәр көненнән башланып китә. Безнең гимназистлар Өлкәннәр көне уңаеннан, ветеран укытучыларыбызга адреслы котлау оештырдылар. Алдан әзерләгән бүләк - күчтәнәчләрен, кулдан ясалган открыткаларын, концерт номерларын әзерләп, изге уй - теләкләр белән өлкән яшьтәге укытучыларга котларга бардылар. Истәлеккә матур фотоларга да төшеп кайттылар. Гомерләренең алтын чорына җиткән ветераннарыбыз узган гомер юлларын искә алып, укучылар белән булган кызыклы истәлекләр белән уртаклашып, яшьлекләренә кайтып килделәр. 5 нче октябрь көнне уздырылачак бәйрәм концертына чакыру алдылар.
Гимназия укучылары, гимназиябездә укытып лаеклы ялга чыккан, укытучылар белән һәрдаим аралашып яши. Ветеран укытучыларыбызга, гомумән өлкән яшьтәге абый – апаларга ихтирам, хөрмәт беркайчан да кимемәсен иде.
-
Яраткан укытучыбыз! 01.10.2021

Һәр елны сентябрь ае ахырында укытучылар көненә караган конкурс - бәйрәмнәр башланып китә. Быел да иң кызыклы конкурсларның берсе - “Сине аңлаучы укытучы - 2021” - “Понимающий учитель- 2021”бәйгесе. Спикер Нотфуллина Мәликә җитәкчелегендәге гимназия укучылар советы бу бәйгедә барлык укытучыларны да катнаштырды. Тик һәрвакытта җиңүче берәү генә була. Ул 26 ел стажлы, югары категорияле укытучы Хаматова Ләйсәния Барый кызы. “Тырыш, тәвәккәл, искиткеч сәләтле укытучы”, - диләр аның турында хезмәттәшләре. Ышанырга була. Аның мактау грамоталары, дипломнары аның чын мөгаллимә икәнен тагын бер кат раслый.
Беренче карашка кырыс кебек, тик ул шаяртып укучыларның күнелен яулый белә. “Мин бик тик таләпчән укытучы, хезмәтемне яратып башкарам. Укучы миннән белем таләп итеп мәктәпкә килә. Мин биргән белем аңа гомере буе кирәклеген аңлап дәрескә керәм. Укучыларымның уңышларына бик сөенәм. Аларны киләчәктә бары тик чын кеше булы үсүләрен, үз юлларын табуларын телим”, -ди.
Киләчәктә дә уңышлар телибез Ләйсәния Барыевна!!!
-
Хөрмәтле булачак беренче сыйныф әти-әниләре! 24.09.2021

Хөрмәтле булачак беренче сыйныф әти-әниләре!
Без сезне 2 нче гимназиядә булачак ата-аналар җыелышына чакырабыз. Вакыты 05.10. 18.00
Дорогие родители наших будущих первоклассников!
Приглашаем вас на собрание, которое состоится во 2ой гимназии 5 октября в 18 часов 00 минут.
-
Безнең Спикер ! 21.09.2021

Бүген гимназия Спикерын инаугурацияләү танатанасы булды. Белгәнегезчә, 19 нчы сентябрь көнне Спикер сайлаулары булып узган иде. Алар арасыннан 8а сыйныфы укучысы – Нотфуллина Мәликә Руслан кызы 118 тавыш белән җиңеп чыкты (5-11 класслар – 477 укучы).
Укучылар, басып, РФ һәм РТ гимннарын башкардылар. Аннан соң элеккеге Спикер Усманов Фәрит үзенең эшенә нәтиҗә ясап, чыгыш ясады, киңәшләрен бирде. “Спикерлыктан китсәм дә, мин көчемнән килгәнчә булышачакмын , диде ул, чыгышын йомгаклап.
Гимназия директоры Гарифуллин Айдар Хәкмҗан улы яңа Спикерга сайлаучыларның ышанычын акларга кирәклеген әйтте, гимназия тормышында зур уңышларга ирешүен теләде. Спикерны котлап, Спикер таныклыгы, истәлекле бүләк тапшырды.
Сүз, ант бирер өчен, Нотфуллина Мәликәгә бирелде. Ул чыгышында:
- гимназия Уставына тап төшермәскә;
- гимназиянең үрнәк укучысы булырга;
- укытучылыр, укучыларның һәм башка хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртырга:
- укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген укучыларга кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә;
- йөкләнелгән эшне ахырына кадәр җиткерергә;
- сайлау алды программасына тугры калып сайлаучыларның ышанычын акларга.
Котлыйбыз һәм җаваплы эшегездә уңышлар телибез Мәликә!!!
-
Бездә кунаклар! 20.09.2021

Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия кунакларга һәрвакыт шат. Бүген гимназиягә Татарстан Республикасы Мәгариф министры Һадиуллин Илсур Гәрәй улы килде.
Илсур Гәрәевич гимназиябезнең материал - техник базасы, укыту – тәрбия эшчәнлеге, нәтиҗәләре белән танышты, гимназиянең төзеклеген билгеләп узды.
-
Барыбыз да сайлауга! 19.09.2021

Бүген сайлаулар көне. М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия укучылары да билгеләнгән вакытка Гимназия Спикерын сайлауга ашыкты. Быел Спикелыкка 7 кандидат теркәлгән иде. Менә алар: Нотфуллина Мәликә, Латыйпов Әмир - 8а сыйныфы укучылары , Латыйпов Әмир - 8б классы укучысы, Гыйльметдинова Камилә - 8в классы укучысы, Шакирҗанов Эмиль - 10а классы укучысы , Гомәрова Самира, Габидуллина Азалия – 10б классы укучылары. Спикер кем булыр, әлегә анысы билгесез.
Кем генә булса да программасына тугры калып, гимназия тормышында актив катнашучы Спикер булыр дип, ышанып калабыз.
Фотогалерея
-
“Татарстан кроссы – 2021”
11.09.2021
Бүген Республика буенча “Татарстан кроссы – 2021” массакүләм ярышлары булып узды. Анда гимназия укучылары да бик теләп катнашты. Тоташ яңгырлардан соң күк йөзендә балкыган кояш та, йөгерүчеләргә теләктәшлек белдергәндәй булды.
Юкка гына сәламәт тәндә сәламәт акыл, димиләр. Физкультура укытучысы Хайруллин Нәсфәт Әшрәфуллович җитәкчелегендә узган бу ярышта укучылар үзләренең сәламәтлекләрен арттырдылар, яхшы кәеф белән өйләренә таралыштылар.














