Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 794 учащихся |
| У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 02.02.2022

Татар әдәбиятыннан республикакүләм олимпиадада ПРИЗЕР булган 10Б сыйныф укучысы Демашина Диананы чын күңелдән котлыйбыз! Укучыны олимпиадага әзерләгән Вәлиева Суфия Василовнага зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 01.02.2022

ТАТАР ТЕЛЕННӘН республикакүләм олимпиадада ҖИҢҮЧЕ булган 9В сыйныф укучысы ИШАЛИНА АЙСЫЛУНЫ чын күңелдән котлыйбыз!
Укучыны олимпиадага әзерләгән укытучы Нурисламова Энҗе Әзһәм кызына зур рәхмәт белдерелә!!!
-
Юбилярны котлап... 28.01.2022

Кичә шәһәребезнең Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрында Татарстанның атказанган артисткасы, Дамир Сираҗиев исемендәге республика бүләге лауреаты Шиһапова Энҗе Фрунзевнаның юбилей кичәсе булып узды. Юбилейда актрисаның хезмәттәшләре, Республиканың танылган башка театр режиссерлары, актерлары аның 30 еллык хезмәтенә югары бәя бирделәр. Кичәнең 1 нче өлеше Энҗе Фрунзевна башкаруында тамашачы күңеленә кереп калган образлар тезмәсе форматында, юбилярның эчке кичерешләре белән баетылып төзелгән иде. 2 нче өлешендә исә, аны котлап килгән кунакларга сүз бирелде.
Мулланур Вахитов исемендәге гимназиядә 4 нче ел рәттән “Тылсым” театр студиясен җитәкләгән Энҗе Фрунзевнаны тәбрикләргә гимназия укытучылары һәм укучылары да килде. 2 нче гимназиядә озак еллар дәвамында тәрбия эшләре буенча завуч булып эшләгән Харисова Энҗе Мирзанур кызы һәм хәзерге вакытта әлеге вазыйфаны башкаручы Нурисламова Энҗе Әзһәм кызы Энҗе Фрунзе кызына, гимназия укучыларында театр сәнгатенә карата мәхәббәт уятуы, куйган хезмәте өчен рәхмәтле булуларын җиткерделәр. Киләчәктә дә зурдан – зур уңышларга ирешүен теләделәр.
Юбилей кичәсе онытылмаслык матур хатирә булып истә калды.
-
"Блокада икмәге" 27.01.2022

27 нче гыйнвар көнне безнең гимназия “Блокада икмәге” Бөтенрәсәй акциясендә катнашты. 1-11 класс укучылары өчен класс сәгатьләре уздырылды. 6В сыйныф укучылары әлеге истәлекле датага багышланган чара күрсәттеләр. Тарих укытучысы Каюмов Ренат Габдрахманович Ленинград блокадасына багышланган дәресләр уздырды.
872 көнгә сузылган Ленинград блокадасын, ул көннең аянычлы тарихын, бер сынык икмәкнең кадере хакында беркемнең дә онытырга хакы юк! Әлеге тарихи дата гимназия укучыларын битараф калдырмады. Ленинград блокадасына багышланган стенд – күргәзмә белән укучылар озаклап таныштылар.
Бары тик рухи яктан көчле булган, гаделлекнең җиңүенә ышанган совет кешесе генә әлеге авырлыкларны җиңеп чыга алган. Илебез , күгебез һәрчак аяз булсын, сугыш афәтләрен күрергә язмасын!
-
Пермь кунаклары 27.01.2022

27 нче гыйнар көнне гимназиядә “Туган телдә белем һәм тәрбия бирү: бүгенгесе һәм киләчәге” дигән темага региональ семинар узды. Әлеге семинарда Пермь төбәгеннән килгән методистлар һәм татар теле укытучылары катнашты. Килгән кунаклар “Ике яр”, “Техник модельләштерү”, “Журналистика”, “Милли көрәш”, “Тхэквондо”, “Музей”, түгәрәкләрендә шөгыльләнүче укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеге белән таныштылар. Физика кабинетының, спортзал һәм китапханәнең техник яктан югары дәрәҗәдә җиһазландырылуын билгеләп үттеләр. Пермьлеләр “Икенче гимназиядә милли рух сизелеп тора. Шушылай тырышып эшләгәндә генә туган телне үстерегә мөмкин” -, дип гимназия коллективы эшчәнлегенә югары бәя биреп киттеләр.
-
"Демокрит – стелит"
27.01.2022
27 нче гыйнвар «Шатлык» Яшьләр үзәгендә шәһәребез укучылары арасында КВН командаларының ярымфинал ярышы уздырылды. Гимназиябезнең “Демокрит – стелит” КВН командасы да бу ярышка ныклап әзерләнде. Гимназия Спикеры Нотфуллина Мәликә җитәкләгән КВН командасы 3 нче урында калды. Әлеге команданы җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә зур уңышлар телибез.
-
"Ак Ладья" 23.01.2022

Гимназиябез командасы шәһәрнең мәктәпләре арасындагы "Ак Ладья" исемле турнирда 3нче урынны яулады һәм 25нче февральдә башланачак Татарстан беренчелегенә катнашу хакы яулады!
Гимназиябез командасы уенчылары:1. Әхмәдишин Илхан
2. Хөснуллин Тимерхан
3. Хәмитов Самир
4. Харисова Нәҗибә
Команданың уңышыннан тыш, Әхмәдишин Илхан , беренче тактада 2нче урынны алып, шәхси зачётта да приз яулады!
Афэрин, Рамиль Таhиржанович! Уз эшен яратып башкарган укытучы, укучыларын рухландырып, жинучелэр тэрбияли.
-
Выпускникам прошлых лет 21.01.2022

Уважаемые выпускники прошлых лет!
Прием заявлений на сдачу ЕГЭ в 2022 году продлится до 1 февраля 2022 года.
Место приема заявлений: 334 кабинет управления образования (здание Мэрии города. Адрес: пр.Х.Туфана, д.23). За один день необходимо заказывать пропуск по номеру телефона: 30-55-60
График приема заявлений: вторник, четверг (9-17.00 часов).
Перечень документов:
1) оригинал паспорта
2) копия паспорта (стр.с фотографией, стр.с пропиской)
3) копия СНИЛС
4) копия аттестата об окончании 11 класса или копия диплома колледжа/техникума
5) копия справки об инвалидности (при наличии)
Студенты учреждений среднего профессионального образования (колледжей, техникумов) подают заявление в образовательном учреждении.
Номер телефона для справок: 30-59-34.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 18.01.2022

2021 елның 10 ноябреннән 22 декабренә кадәр укучыларның бөтенроссия һәм республика фән олимпиадаларының муниципаль этабы үткәрелде. Гимназия укучылары олимпиадаларның муниципаль турында актив катнаштылар. Барлыгы 112 укучы катнашты, 6 укучы - җиңүче, 21 укучы - призер булды.Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны чын күңелдән котлыйбыз! Укучыларны олимпиадага әзерләгән укытучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез! -
Көрәшләрдә батыр сынала 16.01.2022

16 нчы гыйнвар Мөслимдә көрәшче, дәрәҗәле судья - Корбанов Фәрит Камил улы истәлегенә V нче Республикакүләм көрәш бәйгесе уздырылды. Бу бәйгедә Әлмәт, Саба, Алабуга, Актаныш, Мөслим, Сарман, Тукай, Әгерҗе, Азнакай, Кукмара, Яр Чаллы шәһәр-районнарыннан, Башортостан Республикасыннан - барлыгы 200 дән артык көрәшче катнашты. Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге гимназия укучылары да читтә калмады. 36 килограммлы үлчәүдә гимназиябезнең 7В сыйныфы укучысы Мухаметов Рамазан 1 нче урынны яулады. Әлбәттә бу җиңүләр җиңел генә бирелми. Һәрдаим күнекмәләргә йөрү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, дөрес туклану - тренер куйган таләпләр. Яшь көрәшчеләрне Татарстанның Атказанган физик культура хезмәткәре, Бөтенрәсәй категорияле судья, югары категорияле тренер - Шәмсевәлиев Илгиз Вәгыйз улы тәрбияли. Бу җиңүләр тынгысыз җанлы тренерның тырышлык нәтиҗәсе. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: Илгиз Вәгыйзович 2021 елда "Ел тренеры" исеменә лаек булган. Афәрин, Илгиз Вәгыйзович! Киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз.














