Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 816 учащихся |
| У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Сәләтлеләр парады" 21.05.2025

Уку елы ахырында гимназиядә, традиция буенча, "Сәләтлеләр парады" узды. Укуда , иҗатта, спортта, гимназия чараларында, түгәрәкләрдә югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларга аерым хөрмәт күрсәтелде.
Фотогалерея
-
Очрашу 20.05.2025

Уку елының соңгы көннәрендә мәктәпләрдә еш кына экскурсияләр планлаштырыла. Гимназиянең 5 нче Б сыйныф укучылары укытучылары Энҗе Нурисламова белән Яр Чаллы шәһәре Язучылар берлеге урнашкан бинага- Факил абый Сафин янына юл тоттылар. Баруның төп максаты : сыйныф белән бергәләп укыган "Канатлар ныгыганда" китабының авторы Әлфия апа Ситдикова белән танышу, аның белән әңгәмә кору, төбәк язучылары иҗаты белән якыннан танышу иде. Алдан укучылар Яр Чаллы әдипләренең иҗатларын өйрәнделәр, үзләренә ошаган шигырьләрне ятладылар. Укучыларны Факил абый Сафин, Әлфия апа Ситдикова, Валентина апа Ибраһимова, Айрат абый Шәйхетдинов якты йөз, тәмле сүз белән каршы алдылар, эчтәлекле экскурсия уздырдылар. Укучылар белән кызыклы әңгәмә кордылар, ятлаган шигырьләрен тыңладылар. Сыйныфлары белән бергәләп укыган китапның авторы Әлфия апа Ситдикова әсәр геройларының прототиплары булган оныкларын да очрашуга чакырган иде, алар белән дә таныштылар. Кыскасы, безгә күңелле дә, файдалы да булды. Шәһәребез талантларга бай, күңел күзең белән карый гына белергә кирәк. Экскурсия безгә бик ошады!
Фото1, Фото2, Фото3, Фото4, Фото5 -
Җиңү көне алдыннан 06.05.2025

Бүген гимназия ашханәсендә укучылар өчен солдат боткасы әзерләделәр. Көн дәвамында тәнәфестә яңгыраган сугыш чоры җырлары, атрибутика, солдат боткасы- болар барысы да укучылар Яшәү кыйммәтен, Җиңү кыйммәтен аңласын өчен тудырылган шартлар.
Фото1, фото2
-
"Занимательная химия" 03.05.2025

Пришкольный лагерь «Гульбакча» уже 7 дней радует своих учащихся интересными мероприятиями! Сегодня, для ребят было увлекательное мероприятие «Занимательная химия". Маленькие гости лаборатории узнали, что такое опыты, и смогли посмотреть, как происходят различные реакции.
-
Очрашу 26.04.2025

Укучыларга язын-җәен сулыкларда сак булу хакында МЧС хезмәткәре Мостафин Зиннур Хәзинур улы суга бату очракларын кисәтү буенча лекция-әңгәмәләр уздырды. Лектор көн дәвамында гимназиянең барлык укучылары белән аралашты.
Фото
-
"Татар малае- 2025" 26.04.2025

Апрель аенда 1-4 һәм 5-8 нче сыйныф укучылары арасында "Татар малае- 2025" бәйгеләре узды. Әлеге чараларда гимназиянең 1 нче сыйныф укучысы Галәвиев Ильяр-3 урынга, 6 нчы сыйныф укучысы Насифуллин Кәрим - 1 урынга лаек булдылар! Афәрин! Укучыларны бәйгегә әзерләгән укучыларның гаиләләренә, сыйныф җитәкчеләре Ясирә Газизовага, Нәзлия Фатиховага, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Нурисламовага, актерлык дәресләре биргән Энҗе Шиһаповага, иҗади чыгышта фон ясаган укучыларга,җанатарлар төркеменә - барысына да зур рәхмәт!
Фотогалерея
-
Ата-аналар җыелышы 25.04.2025

Гимназиядә "Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан гаиләдә бала белән ни хакында сөйләшергә?" дигән темага ата-аналар җыелышы узды. Ата-аналар алдында җәмгыять белеме фәне укытучысы Гүзәлия Габделвәлиева , тарих фәне укытучысы Ринат Каюмов, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Нурисламова чыгыш ясады. Бөек Ватан сугышы тарихы турында ничек дөрес мәгълүмат табарга, хәбәрсез югалган туганнар турында информацияне нинди сайтлардан эзләргә, гаилә белән бергәләп нинди нәфис һәм документаль фильмнар карарга мөмкинлеген Гүзәлия Габделвәлиева бик яхшы итеп аңлатты. Ринат Каюмов Бөек Ватан сугышы турында тарихи фактларны чит илләр ничек үзләренә файдалы рәвештә ялган формада җиткерүләрен дәлилләп аңлатты, бу информацион наданлыкта ялгышмас өчен, ата-аналарга балалары белән аңлату эшләре алып баруларын сорады. Энҗе Нурисламова гимназиядә ел дәвамында укучылар белән гражданлык һәм патриотик юнәлештә башкарылган эшләр хакында җентекләп сөйләде.Җыелыш ахырында тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Алия Мухаметова ата-аналардан анкета алды. Ата-аналар хозурына "Татар малае-2025" шәһәркүләм бәйгесе призеры Гәләвиев Ильяр гаиләләре "Бөек Ватан сугышы кайтавазы" темасына чыгыш, "Биюче гаилә" шәһәркүләм бәйге җиңүчеләре булган әниле-кызлы Кәримова Алсу-Ясминә "Әтине көткәндә" биюен тәкъдим иттеләр. Ата-аналар җыелышның мәгълүмати яктан әһәмиятле, файдалы, кызыклы булуы хакында үз фикерләрен әйттеләр.
Фото1, фото2
-
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы 24.04.2025

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан , гимназия укучылары әфганчы чик сакчылары, СВО хәрбиләре белән очраштылар. Укучылар белән очрашуга "ДШМГБарс"запастагы чик сакчылары регион оешмасы председателе Нисафетдинов Айрат үзенең оешма вәкилләре Нусратов Тимур, Вертей Константин , СВО дан гаиләсе янына отпуск ялына кайткан Харисов Наил килгән иде. Кунаклар хәрби хезмәтнең җаваплылыгы, Ватан каршында вазифа үтәүнең әһәмияте хакында сөйләделәр. Шул форсаттан файдаланып, 7 нче сыйныф укучылары кунакларга хәрби сафта йөрү осталыкларын күрсәттеләр, яшь армияче значоклары белән бүләкләнделәр. Очрашу бик матур узды. укучылар, бергәләп,тарих битләренә күз салдылар. Укучылар бигрәк тә Наил Харисовка күп сораулар бирделәр. Солдат абыйлары:"Тырышып укыгыз, кыю булыгыз. Дөньялар имин булсын", - диде. Очрашуда Әлфия Зәйнуллина җитәкләгән "Бәхетле балачак"студиясе яшь артистлары: Чертков Данил-"Письмо солдату", Назипова Амелия - "Вызываю я их на бессмертие", Чертков Данил - "За того парня", "Әллүки" җыр студиясе "Солдатлар" җырларын башкардылар.
Фотогалерея
-
"Папа, мама и я"-танцующая семья-25" 15.04.2025

12апрель көнне ДШХ3 уздырылган "Папа, мама и я"-танцующая семья-25" конкурсында 2 А сыйныфыннан Каримова Алсу һәм Ясминә катнашып 1 урынны алдылар! Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Җиңү көне алдыннан
09.04.2025
#Акция #Обними героя
1) Җиңү көне алдыннан 4А сыйныфы укучысы Абдулхаков Кәрим М.Җәлилнең "Бүреләр" шигырен сөйли. Рәхим итеп тыңлагыз. Видео
2) Мин 2 «В» сыйныфы укучысы Нурлыев Раян. Соңгы вакытта мине Бөек Ватан сугышы турында хикәяләр – кинолар бик кызыксындыра. Әнием белән Бөек җиңүнең 80 еллыгына багышлап, проект эшен башкарырга уйладык. Классташларымны да сугыш батырлары турында үзем укыган хикәяләр белән таныштырып үтәсем килде. Бу эшемне башкарганда мин батырлык турында бик күп мәкальләр белән дә таныштым, бу темага кагылышлы сүзлек тупладым. Эшемнең аерым бер игътибарга лаеклы өлеше - тарихта үзләренең эзен калдырган кечкенә герой-пионерлар турында белешмәләр. Болар барысы да дусларым өчен әзерләгән күрсәтмә материалда урын алдылар. Бөек Ватан сугышы һәр гаиләдә диярлек үз эзен – ярасын калдырган. Арабызда инде ул дәһшәтле елларны үз күзләре белән күргән ветераннарыбыз да бик сирәгәйде. Шунлыктан Бөек Ватан сугышының бар ачысын, аның тарихтагы эзен әдәби әсәрләрдән – повесть-хикәяләрдән, шигырьләрдән укып өйрәнсәк, әби-бабаларыбызның җиңү өчен нинди бәя түләгәннәрен яхшы аңларбыз! Авыр сугышны җиңеп, дөньяны зур афәттән коткарып, туган илебез бәхетле тормышка кайтарган әби-бабаларыбызга мәңге рәхмәтле булырбыз! Фото1, фото2
3) Ученики и их родители 2 Б класса Гимназии 2 под руководством классного руководителя Кадировой Алсу Хамитовны активно участвуют в акциях и мероприятиях , посвященных празднованию 80- летию Победы в Великой Отечественной Войне. Готовят видеоролики, презентации, рисунки, посвященные жизни их прадедов в период Великой Отечественной войны и выкладывают в социальные сети. Создают открытки для ветеранов войны, готовят поздравления в разных техниках: рисунки, аппликации, коллаж. В акциях «Окна Победы», «Звезда героя», «Обними героя» активно участвовали Амирова Марьям, Сагирова Мадина, Нуретдинова Марьям , Харисов Расуль , Ильясова Сылу, Сафина Алсу. Харисов Расуль. Смотреть тут
4) 3А сыйныфы видео
5) Голубь белый - мир небесный! Песня в облака летит! Славный день и миг чудесный, Победитель - знаменит! В память о почтовых голубях... Во 2в классе гимназии 2 им.М.Вахитова прошла беседа о роли белых почтовых голубях в годы Великой Отечественной войны. После беседы ученики нарисовали рисунки. В своих работах они показали то, как голуби невидимыми нитями связывали солдат с родными. В годы Великой Отечественной войны почтовых голубей применяли разведывательные отделы армии и партизанские отряды для оперативной передачи сообщений. В отличие от радиосвязи или телефонных линий, голубеграммы исключают радиоперехват или прослушивание и, соответственно, исключают утечку информации. Фото1, Фото2
6) Годы уходят, но память о подвиге наших героев не меркнет. Наша Победа не ушла в прошлое. Это живая Победа, обращённая в настоящее и будущее! Мы искренне благодарим наших Героев и говорим им: «Спасибо за Победу! Видео
7) "Обними героя", 2 А класс, видео
8) В честь празднования 80-й годовщины Победы в Великой Отечественной войне 1 А класс гимназии 2 имени Мулланура Вахитова принял актиивное участие во Всероссийской акции "Звезда Героя 2025". Спасибо, великим героям! видео
9) Видео
10) В честь празднования 80-й годовщины Победы в Великой Отечественной войне 1 А класс гимназии 2 имени Мулланура Вахитова принял актиивное участие во Всероссийской акции "Окна победы". видео
11) Учащийся 1 В класса Хасанова Язиля вместе со своей мамой Лилией и бабушкой Фаридой участвует в акции "Песня Победы". В этом году мы отмечаем знаменательную дату – 80-летие Победы в Великой Отечественной войне. Для нашего поколения это не просто очередная годовщина, это священный праздник, который навсегда останется в наших сердцах. видео
12) Учащийся 1 В класса Хасанова Язиля вместе со своей мамой Лилией и бабушкой Фаридой участвует в акции "Песня Победы". В этом году мы отмечаем знаменательную дату – 80-летие Победы в Великой Отечественной войне. Для нашего поколения это не просто очередная годовщина, это священный праздник, который навсегда останется в наших сердцах.видео
13) Марданов Ильнур 4 Б сыйныф укучысы видео














