Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 816 учащихся |
| У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Көзге каникул 05.11.2025

Көзге каникул чорында 2"Б" сыйныфы "Шаги добра' тимурчылар отряды ЯһБИҮ оештырылган, Яр Чаллы шәһәренең 400 еллыгына багышланган "Будущее начинается здесь" кысаларында уен программасында уңышлы чыгыш ясады.
Фото
Көзге каникуллар вакытында 2 нче гимназиянең 2 нче В сыйныфы укучылары "Мастеровые " Рус драма театрында танылган әкият мотивлары буенча оригиналь куелыш карады. Анда агач малай Буратино, күп буыннарның яраткан әкият герое белән булган гаҗәеп вакыйга сурәтләнә. Шаян Буратино, чибәр Мальвина, тугрылыклы Артемон, көлкеле Дуремар һәм һич тә куркыныч булмаган Карабас белән таныштылар. Спектакльгә килгән яшь тамашачылар көтмәгәндә тылсымлы курчак дөньясына эләктеләр һәм бу мавыктыргыч тарихның катнашучылары булдылар. Матур декорацияләр һәм оста әкият геройларының искиткеч костюмнары бу спектакльне Дисней шедеврларыннан калышмый торган сәхнәләштерелгән тамаша итеп күрсәтте.
Фото
Көзге каникул чорында 5а сыйныф укучылары КАМАЗ автобильләр җыю заводына экскурсиягә бардылар. Укучылар өчен әлеге чара бик кызыклы булды.5а сыйныф җитәкчесе Шәйхаттарова Сәвия Өлфәт кызы 5а сыйныф ата -аналар комитеты белән берлектә оештырды. Укучыларның кече яшьтән һөнәри үзбилгеләнү юлын ачыклауда әлеге чара зур әһәмияткә ия.
Фото
Көзге каникул вакытында 8а сыйныф укучылары "Мастеровые" рус драма театрында спектакль карадылар. Чараны 8а сыйныф җитәкчесе Старовайтова Светлана Владимир кызы, ата -аналар комитеты оештырды. Укучылар өчен әлеге чара бик кызыклы булды. Балаларда сәнгатькә мәхәббәт уятуда әлеге чара зур әһәмияткә ия.
Фото
-
"Профессионаллар" 03.11.2025

Октябрьнең соңгы көнендә "Профессионаллар"төбәкара чемпионытының шәһәр этабы бәйгесенә старт бирелде. Ярышта 5-6 нчы сыйныф укучылары велосипед сүтеп-җыю буенча көч сынаштылар. Бәйгедә икенче гимназиянең 6 нчы сыйныф укучысы Шамсетдинов Азат катнашты, сынау этабын җиренә җиткереп башкарып чыкты. Аны әлеге ярышка гимназия базасында эшләп килүче " J-GET” клубы укытучы-тренеры Гараев Айнур Гафур улы әзерләде. Хәзер барыбыз да бераз дулкынланып нәтиҗәләр көтәбез, Азатка Һәм остазына уңышлар телибез.
Фото
-
Зур этнографик диктант 01.11.2025

Гимназиядә Зур этнографик диктант узды. Әлеге чарада актив катнашучыларның яшь аралыгы 12 яшьтән башлап 16 яшькә кадәр 165 укучы иде . Укучылар өчен каралган 20 сораудан бары берничәсе генә кыенлык тудырды. Сораулар кызыклы, төрле милләтләрнең тарихына, йолаларына, киемнәренә, көнкүрешенә караган иде. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан уздырылган чара Россиядә яшәүче халыкларны берләштерә, бер- берсенә игътибарын арттыра, үзара дуслык җепләре суза. Гимназия укучылары, әлеге чарада берничә ел рәттән катнашып, гражданлык позицияләрен күрсәтәләр.
Фото1, Фото2
-
Профилактика в сфере ИТТ-мошенничества 28.10.2025

Помните! Если вам звонят и тревожным голосом сообщают, что ваш близкий попал в беду, либо вы выиграли приз, либо вам положена какая-то компенсация, не верьте - это МОШЕННИКИ!
Никогда не проходите по ссылкам, присланным с незнакомых номеров!
Никому не сообщайте ПИН-код вашей банковской карты!
Наиболее распространненные схемы телефонного мошенничества - плакат
Как обезопасить свою банковскую карту - плакат
-
Военные сборы 26.10.2025

Завершена 5 смена учебно-методических военных сборов Авангард, в смене приняли участие 70 ребят из Набережных Челнов.
Фото1, Фото2, Фото3, Фото4
-
"Минбар" дини театр коллективы 15.10.2025

Гимназия укучылары Ильяс Халиков җитәкчелегендәге "Минбар" дини театр коллективы әзерләгән "Аклыкка илтә юллар" исемле спектакль карадылар. Спектакльдә буыннар бәйләнеше, әхлакый кыйммәтләр, иманга кайту проблемалары күтәрелә. Зирәк Хәкимҗан бабайның бай тормыш тәҗрибәсе Рома-Рамазанның эчке каршылыгын уңай якка үзгәртүе- яшь буынның өметле булуына ишарә. Кеше туган нигезе, туган теле, тарихы, әби-бабай тәҗрибәсе, ата-ана мәхәббәте, гүзәл холкы белән тормышта җан тынычлыгына ирешә ала. Моның өчен үзеңне сабырлыкка, өлкәннәргә карата хөрмәтле булырга, физик һәм рухи яктан чвныктырырга әзер булырга, үз өстеңдә эшләогә өйрәнергә кирәк. Спектакльдә Ильяс Халиков башкаруындагы җырлар сәхнәдә күтәрелгән проблемаларга җавап булып яңгырый. Укучыларга спектакль бик ошады.
Фото
-
"Мәхәббәт" КВН 10.10.2025

Гимназиянең "Мәхәббәт" КВН командасы яшәрде: Рәсим Шәйхетдинов җитәкчелегендәге зурлар командасы үзләренә алмаш команда оештырдылар һәм, олыларча кайгырту күрсәтеп, беренче чыгышларында алар белән янәшә сәхнәдә чыгыш ясадылар. Бу - дәвамчанлыкның гүзәл үрнәге. Маузер Гыйниятуллин Кубогы уенында катнашып, икенче урын алган гимназиянең КВН командасы тамашачылар мәхәббәтен казандылар, гимназия данын якладылар! Афәрин! Уңышлар!
Фото
-
"Мәктәп- куркынычсызлык һәм сәламәтлек территориясе" 19.09.2025

Гимназиядә "Мәктәп- куркынычсызлык һәм сәламәтлек территориясе" темасына багышланган ата- аналар җыелышы булды. Җыелышта Яр Чаллы педагогия университеты идарә җитәкчесе Галиев Ленар Мирзанур улы яшусмерләрне ничек экстремизм, терроризм, деструктив сайтлар, Интернет челтәрләр аша башкарыла торган җинаятьләрдән саклап калу хакында җентекләп сөйләде. Дүртенче санлы Электротехниклар полиция бүлеге майоры Ләйлә Габитҗанова яшүсмерләр катнашында тәртип бозу очракларын кисәтү хакында чыгыш ясады. Ата-аналарга Татарстан Республикасы Юл иминлеге дәүләт инспекциясе әзерләгән видеороликлар күрсәтелде. Куркынычсызлвк ае кысасында узган җыелыш ата- аналар өчен мәгълүмати, файдалы, кызыклы булды.
Фото1, Фото2
-
"Рәсәй - минем офыкларым" 18.09.2025

Гимназиянең 6 нчы сыйныф укучылары "Рәсәй - минем офыкларым" дәресендә Яр Чаллы шәһәре Федераль салым инспекция хезмәткәрләре белән очраштылар. Салым - нәрсә ул, дәүләт салым акчаларын нинди юнәлештә файдалана, ул һөнәргә ия булу өчен нинди белем һәм холык сыйфатлары кирәклеге хакында белделәр. Кызыклы мультфильм карап, белемнәрен ныгыттылар, кыскасы, кызыклы, файдалы дәрестә булдылар.
Фото1, Фото2
-
"Терроризмга һәм экстремизга - юк!" 16.09.2025

Гимназиянең 8 нче "А"сыйныф укучылары Светлана Старовайтова җитәкчелегендә "Терроризмга һәм экстремизга - юк!" айлыгы кысаларында "Энергетик" мәдәният йорты оештырган "Халыклар дуслыгы- тынычлык нигезе" чарасын тамаша кылып кайттылар. "Артистларның чыгышлары аша укучылар матурлыкка, камиллеккә чик юклыгына һәм тыныч тормыш тудырган рухи кыйммәтләргә ныграк төшенделәр"- , диде сыйныф җитәкчеләре.
Фото1, фото2














