Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 794 учащихся |
| У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Язгы каникул кызыклы һәм файдалы оештырылды 30.03.2022

М. Вахитов исемендәге 2 гимназиянең Мәктәп тарихы музеенда язгы каникул вакытында 1-4 класс укучылары өчен “Безнең якта мамонтлар яшә-гәнме?” дигән күргәзмә оештырылды. Музейдагы КамАЗ төзелеше елларында безнең җирлектә табылган мамонт сөякләре, алар турында кызыклы мәгълүматлар укучыларда кызыксыну уятты. Балалар мамонтлар тарихы буенча видиофильм карадылар, соңыннан күп сораулар бирделәр.
7-11 класс укучылары өчен каникулда “Әфганстан – аналарның йөрәк ярасы” дип аталган чара күп мәгълүматлы, тәрбияви һәм файдалы булды. Укучылар Әфганстанда хезмәт иткән Чаллы һәм Тукай районы солдатлары батырлыгы, аларның фаҗигале язмышлары белән таныштылар. Әфганстанда һәлак булган 2 мәктәп укучысы Валерий Дмитриевны, сугышта катнашкан укытучы һәм укучыларыбызны хөрмәт белән искә алдылар.
Чараларда 2б ,4а, 4б, 4в, 11б, 7а, 7в классы укучылары актив һәм күмәк катнашты – класс җитәкчеләре Газизова Я.Г., Гыйниятуллина И.С., Закирова С. М., Абдуллина Г.Р., Матвеева Л.Ф., Ризванова Г.Ф., Старовайтова С.В. Чараларны музей җитәкчесе, Татарстанның атказанган укытучысы Харисова Э.М. оештырды.
-
Сәламәт тәндә- сәламәт рух! 30.03.2022

Каникул көннәрендә кая барырга белмисезме? Җавап әзер: спортзалга килегез! Нәсфәт Ашрафуллович Хайруллин һәм Илнур Рафаэлевич Хәбибуллин сезнең белән кызыклы эстафеталар, бәйгеләр уздырырга сезне көтеп калалар.
-
«Быть услышанным, это просто?» 29.03.2022

Учащиеся 10 б класса посмотрели спектакль «Быть услышанным, это просто?». Спектакль по пьесе «Март и Слива» Екатерины Бизяевой. Одновременно три поколения героев этого спектакля постоянно не понимают друг друга. Бабушка погружена в советскую вечность, папа называет сына недоумком, а мама критикует ребенка за то, что он не соответствует ее представлениям. В центре сюжета – 14 летний парень. Одинокий юноша находит в интернете друга и пытается свести счеты с жизнью. В последний момент его спасает любовь матери. Спектакль направлен на то, чтобы дети и родители поняли, что любые проблемы можно решить и лучше вместе!
Сложный для восприятия , но реальный сюжет, душераздирающие моменты, проблема молодежи и причины суецида не оставили зрителей равнодушными.
-
Юлларда имин булыйк! 29.03.2022

1а, 1в сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Хаматова Л.Б. һәм Нафикова Л.Х. белән берлектә ел дәвамында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнеп шәһәркүләм уен программасында чыгыш ясап килделәр. Каникулның беренче көне әлеге сыйныф укучылары өчен тагын нәтиҗәле булды!
-
Безнең сезнең белән горуранабыз! 28.03.2022

2004-2008 елгы ир балалар һәм 2006-2007 елгы кыз балалар өчен армрестлинг буенча шәһәркүләм бәйгедә Хабибуллин Илнур Рафаэлевич җитәкләгән команда беренче урын яулады. Шаехов Райнур, Хаертдинов Рамил, Ясабиева Розалина, Муллаяров Нияз, Габидуллин Адел – әлеге көчле командада чыгыш ясаучы укучылар. Афәрин, гимназиянең көчле спортсменнары!
-
Солдатка хат 25.03.2022

Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы хәрби комиссары С.Н. Погодинның мәгълүмати хаты нигезендә “Солдатка хат” акциясе оештырылды. Акция нигезендә гимназиянең 200 дән артык укучысы җылы эчтәлекле хатлар язды. Әлеге хатлар өчпочмак формасында ясалып, тышына Россия Федерациясе солдатына” дип адресланды, хәрби комиссариатка илтеп тапшырылды.
-
Информация о профилях обучения в 10-х классах 24.03.2022

№ ОУ Количество
классов
Количество
учащихся
Профиль Профильные
предметы
2 2 25 Социально-экономический Математика, право, экономика 25 Естественно-научный Математика, химия, биология -
Тимур - татар малае 23.03.2022

Шәһәребездә “Татар малае - 2022“ титулына ия булу өчен көрәш дәвам итә. 15 нче март көнне 14 нче санлы балалар һәм яшүсмерләр иҗат йортында, 5-8 нче сыйныф укучылары арасыннан, сайлап алу турының икенче этабы булып узды. Бәйгегә шәһәрнең 13 мәктәбеннән җыелган укучы малайлар катнашты. Мулланур Вахитов исемендәге гимназия данын яклап 6б сыйныфы укучысы Мөслимов Тимур (сыйныф җитәкчесе Валеева Суфия Василовна) чыгыш ясады. Ул, конкурс таләпләренә туры килерлек итеп әзерләнгәнлектән, апрель аенда узачак финал ярышында катнашу хокукына ия булды. Тимурга үзенең командасы белән зур җиңүләр яулавын теләп калабыз.
Фотогалерея -
Кызык кызганнан кыза 22.03.2022

Шәһәребездә мәзәк, уен – көлке яратучылар өчен «Шаяннар һәм тапкырлар клубы” (ШТК) уеннары уздырыла. Аны 14нче санлы балалар һәм яшүсмерләр үзәге оештыра. Егерме беренче март көнне “Шатлык” Яшьләр үзәгендә ШТК ның өченче ярымфинал уены булып узды. Мулланур Вахитов исемендәге гимназия укучылары бу уенга зур дулкынлану белән әзерләнделәр.
Жюри составында шәһәребездә билгеле шәхесләр белән беррәттән мәгариф идарәсенән дә вәкил бар иде. Нотфуллина Мәликә җитәкчелегендәге “Замба” ШТК (“Замана балалары”) командасы бу уенда, башка көндәшләренә караганда, өстенрәк булып чыкты. Алар 1 нче дәрәҗә грамота белән бүләкләнделәр. Татар халкында: “Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә” дигән әйтем бар. “Замба” командасы узган ел ахырында Казан шәһәрендә булып узган “Әйдә, шаяРТ ТВ” фестивалендә катнашып, шактый шомарганнар. Шуңа күрә дә жюри әгъзалары уңай һәм кимчелекле якларны санаганда финалга тагын да ныклабрак әзерләнергә кирәклегенә басым ясады. Кызыклы уен дәвам итә. Финал уенында да “Замба”га уңышлар телибез.P.S. Сүз уңаеннан: “Замба” һәм “Демокрит- стелит” КВН командаларында уйнаучы егет-кызларга, әти-әниләренә гимназия администрациясе тарафыннан зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә!
-
Информация для участников межрегиональной научно-практической конференции имени М. Вахитова 19.03.2022

В связи с эпидемиологической ситуацией в стране II этап межрегиональной научно-практической конференции имени М. Вахитова пройдет в заочном режиме, то есть экспертная комиссия оценит исследовательские и проектные работы учащихся, прошедшие в I тур и выявит победителей конференции.
Итоги II тура межрегиональной научно-практической конференции имени М. Вахитова будут опубликованы на сайте МБОУ «Гимназия №2 имени М. Вахитова» не позднее 11 апреля 2022 года. Дипломы и сертификаты для участников конференции будут отправлены на личную электронную почту научного руководителя не позднее 30 апреля 2022 года.














