ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Нижний Табын, ул.Школьная, 40а |
| Телефон: | +7(855)-563-96-06 |
| E-Mail: | stoy.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат" |
| Руководитель: | Сайфуллина Гульназ Фирдавесовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 64 |
| У нас учат: | 18 учителей и 5 воспитателей |
ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Укучыларыбыз аттестат алдылар! 17.06.2021

Парталар атында калдылар
Калдылар балачак еллары.
Аттестат-кулларда
Зур тормыш чакыра,
Сезне зур,җаваплы юлларга.
Юлларыгыз уң булсын! -
ДОЛ "Шифа" 15.06.2021

ДОЛ "Шифа"
Бүген, 15 нче июнь көнне, интернат мәктәптә оештырылган «Шифа» сәламәтләндерү лагеры үз эшен башлап җибәрде. Лагерьга 1-9 нчы сыйныфлардан 50 бала йөри. Алар 3 отрядка берләштеләр. «Непоседы», «Авокадо», «Pop-it» отрядлары инде дуслашып та өлгерделәр. «Уйныйбыз да, жырлыйбыз, укуга көч туплыйбыз!» дигән девиз белэн көн дәвамында кызыклы чаралар уткәрелә, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйныйлар, шулай ук мавыктыргыч экскурсияләр оештырылачак. Әле лагерьның беренче көне генә, алда тагы да кызыклы һәм күңелле булачак…Отрядларда иртәгәсе көнгә әзерлек бара, җыр-биюләр өйрәнәләр. Балаларның күңелләре бик шат, ашханәдә 5 мәртәбә җылы ризык белән тукланалар. -
Covid-19 10.06.2021

Һәркем үз сәламәтлеген кайгыртып яшәргә тиешле. Мөслим район үзәк хастәханәсе баш табибы урынбасары Рәйханә Рәшит кызы интернат коллективы каршында Covid-19 вакцинациясен ясатуның кирәклеге турында лекция укыды, аңлату эшләре алып барды.
-
Кагыйдәләрне синдә бел 07.06.2021

Балаларның җәйге яллары вакытында куркынычсызлыгын тәэмин итү, аларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен өйрәтү безнең, өлкәннәр бурычы.
-
Безнең җиңүләр. 02.06.2021

Мөслим сәңгать мәктәбе "Кояшлы Ык" дип исемләнгән региональ рәсемнәр конкурсы игълан иткән иде. Барлык килгән эшләргә бәя бирелеп, жюри әгъзалары жиңүчеләр исемлеген атады. Безнең укучыларыбызны да әлеге конкурста лаеклы урыннар яулавы белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
-
Бәхетле балачак 01.06.2021

«Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре һәм «Игелек уят» волонтерлары Халыкара балаларны яклау көне кысаларында «Бәхетле балачак» дип исемләнгән балалар бәйрәме оештырдылар.
-
Профориентационная работа 28.05.2021

Бүген һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Азнакай политехника техникумы вәкилләре мәктәптә булдылар, анда чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары һәм 8-9 сыйныф укучылары белән очрашу оештырдылар. Техникум укытучылары балаларны керү шартлары белән таныштырдылар, укучыларны әзерли торган белгечлекләр турында сөйләделәр. Шулай ук техникумның белем бирү һәм дәрестән тыш программасы белән таныштырдылар, чит шәһәрләрдән килгән студентларның яшәү шартлары, туклану режимы һәм стипендияләр алу турында сөйләделәр. Балалар алдында укыту - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мифтахова З.Б. чыгыш ясады, ул кирәкле һөнәрләр турында сөйләде һәм яшьләрне туган республикада калырга, производствода үз хезмәтләре белән файда китерергә чакырды.
-
“Туган ягым” темасына чара узды 26.05.2021

Туган телләр һәм бердәмлек елы кысаларында 26 нчы май көнне “Туган ягым” темасына чара узды. Бу чарада туган якның матур урыннары, күренекле шәхесләре турында мәгълүмат бирелде, туган якка багышланган презентация каралды, китаплар каралып әңгәмә корылды.
-
Беренче имтиханнары. 24.05.2021

Бүген 9 сыйныф укучыларының беренче имтиханнары үтте. Авыл хуҗалыгы хезмәте фәне буенча белемнәр тикшерелде
-
Соңгы кыңгырау 21.05.2021

Соңгы кыңгырау – дәресләр, күңелле тәнәфесләр һәм укытучыларның биргән белеме һәм тормыш күнекмәләре белән үрелеп баручы балачак белән хушлашу символы. Нәкъ менә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме безнең күңелләребездә укытучылар, сыйныфташлар һәм мәктәп еллары турында якты хәтирә булып сакланып калучы бәйрәм. Түбән Табын интернат мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлаучы ике кыз һәм унбер егет өчен 21 нче май көнендә соңгы кыңгырау чыңлады. Әлеге вакыйгага багышланган линейка бик җылы бәйрәм рухында үтте, чөнки чыгарылыш сыйныф укучыларын бу кыңгырау соңгы тапкыр дәрескә чакырды. Алда әле имтиханнар көтелүгә карамастан, соңгы кыңгырау – озак елларга хәтердә сакланып калачак олы тормышка аяк басуның беренче адымы. Тантаналы бәйрәмгә укучылар һәм аларның әти-әниләре, укытучылар, 1 нче сыйныф укучылары һәм шулай ук мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесе Бадретдинов Аяз Камил улы, Мөслим һәм Сарман районнарының Росреестр бүлеге җитәкчесе Багауов Марс Рәис улы да чакырулы иде.Бадретдинов А.К. ел дәверендә төрле конкурс конференцияләрдә уңыш яулаган укучыларны тәбрикләп, грамоталар белән бүләкләде.







