Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
| Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
| E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
| Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
| Год основания учреждения: | 1935 |
| У нас учатся: | 472 обучающихся |
| У нас учат: | 50 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан шагыйрә белән очрашу 28.01.2021

28 нче гыйнвар көнне 5 нче в һәм 7 нче а сыйныфы укучылары үзәк китапханәдә шагыйрә Лилия Садриева белән очрашуда катнашты. Укучылар шагыйрәгә иҗаты буенча соралар яудырдылар. Лилия Яссировна үзенең матур шигырьләрен бүләк итте. Алар туган телне, туган якны, табигатьне яратырга, әти-әнинең кадерен белергә, хөрмәт итәргә өйрәтә. Әңгәмәдә иң актив катнашкан укучылар автографлы китапларга ия булды.
-
Блокада икмәге акциясе
27.01.2021
18 гыйнвардан 30 нчы гыйнварга кадәр “Блокада икмәге акциясе бара. “Мизгел” ЯҮ белгечләре “Мөслим туган як музее” белән берлектә Г. Тукай исемендәге урта белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен тарих сэгате уткәрделәр. Әлеге чарада һәр вакыйганың ничек башлануы һәм кешеләрнең блокаданың авыр көннәрендәге тормышы турында мәгълүмат җиткерелде, блокада Ленинградында булган балаларның истәлекләреннән мини кинофильм күрсәтелде.
Икенче интерактив өлешендә балалар Ленинград блокадасының бер көне атмосферассына керә алдылар. Балаларга 125 грамм икмәк таратылды, аннары командаларга бүленеп, алар Азбука Морзе сигналларын язып, йөк юлламасын ачыклый алдылар.
Өченче өлештә укучылар “Батырлар йортына” эксурсиягә бардылар. Аларга Тимкин Равиль Ленинград блокадысы турында эчтәлекле лекция сөйләде -
Брейнг-ринг
25.01.2021
22 гыйнвар көнне узган интеллектауль бәйге "Брейн-ринг" "Тукай ялкыны" командасы чыгыш ясады. Хафизова Зөлфия 29.01.21 узачак финал ярышларында катнашачак
-
Уңышыбыз
25.01.2021
Башкортстан Республикасы Туймазы районында узган волейбол ярышында катнашып мәктәбебез командасы 1 урынны яулады.
-
Хокук бозуларны кисәтү айлыгы
23.01.2021
Хокук бозуларны кисәтү айлыгы кысаларында Әтиләр Советы укучыларыбызның тәнәфестә үз-үзләрен тотуны күзәттеләр, вакытны файдалы уздыру турында сөйләштеләр, ял почмагындагы уен мәйданчыкларын ныгыттылар
-
Тормышны саклыйк
23.01.2021
"Тормышны саклыйк" декадасы кысаларында мәктәп психологы Халиуллина Л.М. тарафыннан тренинг алымнарын кулланып "Стрессыз имтихан" исеме астында шөгыль үткәрде.
-
Әтиләр советы
22.01.2021
Әтиләр советы укучыларыбызның ашханәдә туклануын күзәтте
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы 22.01.2021

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде. Укучылар Татарстан Президенты Миннеханов Р.Н. Указы белән таныштылар, видеопрезентация карадылар, шигырьләр сөйләделәр, “Бәйрәм” вокаль ансамбле (Җитәкчесе - Ибраһимова Э.И.) кичәбезне халык моңнары белән бизәде.
-
"Җырлыйк әле" 21.01.2021

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап, мәктәбебездә “Җырлыйк әле” исемле җырлы тамаша үтте. Бәйгедә татар халык җырлары яңгырады. Иң күп көйне танып белүчеләр булып 6 нчы а сыйныфы укучылары Мингазова Илнара, Ибраһимова Сөмбел, 2 нче а сыйныфыннан Әхмәтҗанова Зәйнәп, 4 нче сыйныфтан Ногманов Фәрхәт, Закиров Рөстәм, Ибраһимов Раязлар танылды. Укучылар музыка укытучысы Ибраһимова Э.И. кулыннан бүләкләр дә алды.
-
Шефлык
20.01.2021
Мәктәбебез укучылары сугыш ветераны Зиннуров Мансур бабайның кызы Ләйсәниянең ихатасын кардан арындырдылар










