Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
| Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
| E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
| Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
| Год основания учреждения: | 1935 |
| У нас учатся: | 472 обучающихся |
| У нас учат: | 50 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
Фәиз Рашитов 16.02.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, хәрби патриотик айлык кысаларында мәктәбебезне тәмамлаган капитан Фәиз Рашитовның батырлыгы белән без бик горурланабыз. Аның каберенә эзне суытмыйбыз.
-
Муса Җәлил туган көн
15.02.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, М.Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен татар теле укытучысы Җәлилова Г.И. тарафыннан оештырылган киносеанста укучылар "Мосфильм" ның "Моабитская тетрадь" нәфис фильмын карадылар, кабер тарихи фактларга аңлатмалар алдылар
-
Сәләмәт укытучы
13.02.2021
Сәләмәт укытучы” муниципаль проекты һәм “Сәләмәт булу-бәхет” мәктәп проекты кысаларында һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Г.Тукай ис.Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы “ Чаңгы юлы 2021” катнашты.
-
Семинар 12.02.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, "Ләйсән" балалар бакчасы белән дәвамчанлык эш планы нигезендә, мәктәп психологы Л.М. Хәлиуллина "Ләйсән" балалар бакчасы базасында бакча мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләр өчен уздырылган семинарда мастер-класс күрсәтте.
-
Татарстан уртак йортыбыз 10.02.2021

9 февраль көнне мәктәбебезнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Җәлилова Г.И тарих, җәмгыять белеме һәм хокук, туган тел укытучылары өчен Дәүләт Советында уздырылган семинарда катнашты.
-
Туган телләр елы. Парламент дәресләренә әзерләнәбез 09.02.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 15-20 нче февраль көннәрендә мәктәпләрдә "Татарстан - уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәниятләр һәм телләр төрлелеге - республиканың төп байлыгы" темасы астында парламент дәресләре узачак.
Бүген мәктәбебезнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Җәлилова Г.И. тарих, җәмгыять белеме һәм хокук, туган тел укытучылары өчен Дәүләт Советында уздырылган семинарда катнашты. Анда дәресләрне дәресләрне үткәрү тематикасы һәм методикасы турында фикер алышынды.
Мөгаллимнәр алдында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәгариф һәм фән министры И.Хадиуллин, мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Адгамова, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департамының милли сәясәтне гамәлгә ашыру адарәсе башлыгы Д.Мостафин, тәҗрибәле укытучылар чыгыш ясады, бәйге җиңүчеләре бүләкләнде, Дәүләт Советы бинасы буйлап экскурсия оештырылды.
-
Туклануны контрольдә тотабыз 06.02.2021

Әти-әниләр укучыларның мәктәп ашханәсендә туклануын һәрдаим контрольдә тоталар. Шундый контрольләрнең берсе бүген әниләр тарафыннан үткәрелде.
-
Ел укучысы - 2021 05.02.2021

Лицей базасында "Ел укучысы - 2021" конкурсының финал туры узды. 4 а сыйныфы укучысы Мөхәммәтова Р. 1 урынга лаек булды. Уңышлары белән котлыйбыз
-
Брейн-ринг 05.02.2021

Брейн-ринг уеннарының финал турында укучыларыбыз Хафизова З. һәм Мурзаханов И. катнашып, мәктәптән тыш эшләр үзәгенең грамоталары һәм истәлекле бүләкләрен алдылар
-
Ватаным - ул мин 05.02.2021

10 а сыйныфында "Ватаным - ул мин" темасына тәрбия сәгате үтте. Укучылар белән Ватан төшенчәсенә нәрсәләр керүе хакында әңгәмә уздырылды. "Мәктәбем - тарих битләрендә" дигән тема буенча кызыклы сөйләшү булды.










